|
© И.Г.Тимершин,
2001.
© Р.Р.Сәләхиев, текстны нәшер итүгә әзерләү, макет, верстка,
2001. |
Сәламәтлек саклау һәм спорт
Һ
әркемгә
билгеле булганча, элек бик озак еллар дәвамында авыру кешеләрне дәвалау
им-том (өшкерү) белән алып барыла. Бу эш белән ишаннар, аерым карчыклар
шөгыльләнгәннәр.
Тормыш
шартлары бик авыр булу, төрле йогышлы авыруларның: тиф, чәчәк, үпкә
авырулары, кызамык, дизентерия һәм башкаларның бик еш халык арасында
таралуы һәм башка сәбәпләр аркасында үлем очраклары күп, кешеләрнең
гомер озынлыгы кыска булган, яшьли үлгәннәр. Үлем очраклары балалар
арасында бигрәк тә күп була.
Озак
еллар дәвамында халыкка медицина ярдәме күрсәтелми. Хастаханәләр һәм
медицина пунктлары авылларда булмый. Югарыда язылганнарны раслаучы
кайбер мәгълүматларны язып үтәм:
1710
елда Тансарова-Урмар авылында 105 хуҗалык булган. Анда 60 яшьтән 70 кә
кадәр 3, 50 яшьтән 60 ка кадәр 9, 40 яшьтән 50 гә кадәр 25, 30 яшьтән
40 ка кадәр 36, 20 яшьтән 30 га кадәр 52, 15 яшьтән 20 гә кадәр 25, 10
яшьтән 15 кә кадәр 15, 5 яшьтән 10 га кадәр 3, бер яшьтән 5 яшькә кадәр
10, бер яшькә кадәр 28 ир бала яшәгән. Бу саннар Урмар авылында булган
хәлне генә күрсәтеп калмый, ә шул елларда барлык авылларда да шулай
булганны хәтергә төшерәләр.
XIX
йөзнең ахырында Чуел өязендә (Чуел шәһәрендә) бер хастаханә (бер врач)
булган. Ул бөтен Чуел өязе халкына хезмәт күрсәткән. 1875 елның 1
гыйнвареннан Чуел өязе ике медицина участогына бүленә. Акъегет волосте
икенче участокка кергән. Соңрак икенче участокның Шихазан авылында 21
урынлы (койкалы) хастаханә, Кәвәл авылында фельдшерлык пункты ачыла (бу
чорда Кәвәл волость үзәге була). 1910 елда Әрәбашы авылында 25 урынлы
(койкалы) хастаханә ачыла, ул Кәвәлдәге амбулатория пунктына да хезмәт
күрсәтә.
Безнең
авыл кешеләре, фельдшерга күренү өчен, Кәвәл авылына баралар иде.
Авылыбыздагы авыр хәлдәге авыруларны дәваланырга салу өчен Әрәбашы
хастаханәсенә алып бару очраклары хәтеремдә калган.
Чуел
өязендә 100 кешегә 1860–1869 елларда үлем 39,6 кеше,
1890–1899 елларда үлем 36,77 кеше, 1910–1914
елларда үлем 34,5 кеше туры килгән.
1930
елларда авылга берничә көнгә Норлаттан фельдшер һәм шәфкать туташлары
килә торган булдылар. Алар авыруларны карыйлар, прививкалар ясыйлар,
трахомага каршы дәвалау үткәрәләр.
Бик
озак еллар дәвамында бала бәбиләтүне аерым карчыклар (кендек әбиләре)
алып бардылар, хатын-кызлар аларны бик хөрмәт итәләр иде. Шулай да бала
таба алмый үлү очраклары хатын-кызлар арасында еш очрый иде.
1937
елда авыл уртасындагы йортта колхоз бала тудыру йорты ачылды. Анда
шәфкать туташы Нурия Борһанова (ире фамилиясе) эшли башлады. Ул берүк
вакытта, барлык авыруларны кабул итеп дәвалый, хезмәт хакын бюджеттан
ала иде.
1956
елда колхозда бала тудыру йорты бетерелде. Ул «медицина
хезмәте күрсәтү пункты» – дип атала башлады. Аның
мөдире итеп фельдшер Сибгатуллин Зәбих билгеләнде, ул пенсиягә
киткәнче, 1982 елга кадәр эшләде. Эшне яхшы оештыручы булды. Гомумән,
авылыбызда эшләгән медицина хезмәткәрләре үз эшләрен яхшы итеп
башкарырга тырыштылар. (Аларның исем-фамилияләре язмам ахырында
теркәлә.)
1987
елда фельдшерлык пунктының яңа бинасы төзелде.
Спорт
белән шөгыльләнү 1930 елның беренче яртысында, мәктәпкә укытырга
Туктаров Гали абый килгәч башланып китте. Укучылар мәктәптәге кичәләрдә
акробатика уеннары, пирамидалар ясыйлар, шул номерлар белән клубта
халык алдына чыгалар. Җәй көннәрендә төп уен булып волейбол уйнауга, ә
кышын чаңгы һәм тимераякта шууга өстенлек бирелде. Ел әйләнәсендә
«Ворошиловский стрелок» значогына нормалар тапшыру
алып барылды.
Авылда
Осоавиахим оешмасы төзелгәч, анда: «ГТО»,
«ПВХО», «Ворошиловский стрелок»
значокларына нормалар тапшыру үткәрелде. Сабантуйларында йөгерү,
сикерү, колгага менү, гер күтәрү ярышлары оештырылды. Колхозның
«Казбек» исемле аты тирә-як авыл сабантуйларында
беренчелекне бирмәде.
1950–1960
елларда Тимершин Ркаел Гәрәй улы һәм Гыйбадуллин Гәшит Нурулла улы
милли көрәштә үзләрен батырлар итеп таныттылар. Күп авылларда батыр
булып калдылар яки призлы урыннар алдылар.
Соңгы
елларда спорт эшләре авылда бары тик мәктәптә генә алып барыла, авылда
яшьләр аз һәм спортка тартылмыйлар, аның белән шөгыльләнүчеләр бөтенләй
юк дип әйтерлек.
М
едицина
хезмәте күрсәтү пунктында эшләүчеләр.
- Борһанова Нурия 1938–1940
- Шәйхуллина Галия 1940–1945
- Мохтәрова Рәхимә 1946–1947
- Сәгыева Равилә 1947–1956
- Сибгатуллин Зәбих 1956–1981
- Мөхәммәтҗанова Фәһимә 1956–1957
- Гаврилова Вера 1958–1960
- Әхмәтова Мөршидә 1961–1970
- Заһидуллина Ләлә 1970–1975
- Мифтахова Рәмзия 1975–1981
- Зарифуллина Динә 1981–1982
- Тимершина Әлфия 1983–1987
- Яруллина Рәминә 1988
- Закирова Гөлназ 1988–1989
- Хәйруллина Мәдинә 1990–1991
- Сәмитова Илсөяр 1992 елдан
- Нотфуллина Рәмзия 1993 елдан
Искәрмә: Югарыда язылган исемлекләрдә кайбер
кешеләрнең эшләгән еллары
төгәл билгеле булмау сәбәпле якынча алынды. (И.Т.)
|