Эчтәлек

Кереш
Гасырлар аша
Лашманчылар
Октябрь революциясе
Колхоз төзү
Бөек Ватан сугышы
Икътисад
Ислам дине тарихы
Авылда христиан дине
Мәгариф
Мәдәният һәм сәнгать
Сәламәтлек саклау һәм спорт
Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз
Авылыбызның күренекле шәхесләре
Акъегет мәктәбендә эшләгән укытучылар һәм директорлар
Колхоз һәм Авыл советы хезмәткәрләре

 Кушымталар

Россиядә идарә органнары
Акъегет авылында халык санының үзгәрешен күрсәтүче саннар.
З.Шәфигуллин мәдрәсә-мәктәбендә укыткан шәхесләр
Аңлатмалы сүзлек
Әһәмиятле мәгълүматлар
Төрле мәгълүматлар
Мордвалар турында
Кайбер товар бәяләре
Кайбер кулланылган чыганаклар

 Элемтә

Кунак китабы
e-mail





 
© И.Г.Тимершин, 2001.
© Р.Р.Сәләхиев, текстны нәшер итүгә әзерләү, макет, верстка, 2001.

Кайбер товар бәяләре

1774 ел. 

          1. Бал (1 пот) – 2 сум. 
          2. Чуен казан – 1 сум. 
          3. Чалгы – 40 тиен. 
          4. Балта – 25 тиен. 
          5. Арыш оны (1 пот) – 0,25 сум. 
          6. Ат – 9 сум. 
          7. Сарык ите (1 пот) – 50 тиен.  
          8. Тун (сарык тиресеннән) – 5 сум.

Хезмәт хакы. Воевода – 375 сум.
Тәрҗемәче (переводчик) – 30 сум.
Каравылчы – 18 сум.
Сержант – 15 сум.
Капрал – 11 сум.
Рядовой – 7 сум 50 тиен.

(1910 ел.) Урмардагы мебель фабрикасы кибетендә. 

  1. Шикәр – 1 кадак (400 гр.) – 16 тиен. 
  2. Балык – 1 кадак – 8 тиен. 
  3. Чикләвек – 1 кадак – 20 тиен.
  4. Ак он – 5 кадак – 30 тиен.
  5. Бер шешә аракы – 23 тиен.
  6. Күн итек – 1 пар – 6 сум 65 тиен.
  7. Сыра – 1 стакан – 1 тиен.
  8. Конфет – 1 кадак – 20 тиен.
  9. Ярма – 1 кадак – 4 тиен.
  10. Ситца – 1 аршин (71 см) – 13 тиен.
  11. Керосин – 2 кадак – 7 тиен.
  12. Печән – бер олау – 5 сум 40 тиен.
  13. Алма – 2 кадак – 5 тиен.

Эшчеләрнең уртача хезмәт хакы бер айга 37 сум.
Уртача квалификацияле эшченең – 35–40 сум.
Мастерларның 100 сумга якын булган.
(Лета и лица Урмарской земли. Я.Н.Зайцев. Чебоксары. 1994 г. 99 стр.)

Төрле елларда булган бәяләр. 

  1. 1621 елда безнең якларда тозның бәясе 1 кг якынча 1,5 тиен.
  2. 1797 елда бер татар сәүдәгәре үлгәч суд кәгазләреннән алына:
    • йорт-җир (2 этажлы йорт, амбар, аш өе, мунча) – 940 сум; 
    • арба, чана, повозка – 171 сум; 
    • ике ат (берсе 30, икенчесе 10 сум) – 40 сум; 
    • ат сбруйлары – 7 сум; 
    • ике сыер – 6 сум, бер еллык бозау – 1 сум, барысы – 7 сум; 
    • авылда бер сыер, бер үгез – 6 сум; 
    • бер бозау, 15 тавык, бер әтәч, 3 күркә, барысы – 3 сум.

(Г.Гобәйдуллин. Тарих сәхифәләре ачылганда. Казан. 1989 ел.)

1898–1908 елларда.

  1. Нарат утыны 5 сажин. 3.30 х 5 = 16,50 сум.
  2. Идән щеткасы – 35 тиен.
  3. Агач тәлинкә – 35 тиен.
  4. Себерке, 10 данә – 15 тиен.
  5. Мунчала, ярты пот – 40 тиен.
  6. Лампа пыяласы – 21 тиен.
  7. Агач чиләк – 30 тиен.
  8. Чуен казан – 36 тиен.
  9. Мич калагы – 17 тиен.
  10. Мич капкачы – 45 тиен.
  11. Керосин, 1 кадак (400 гр.) – 1 сум 32 тиен.
  12. Лампа – 18 тиен.
  13. Кружка – 15 тиен.
  14. Идән тактасы, 1 сж.обрезн. – 1 сум 80 тиен.
  15. Ябу тактасы (чыршы), 1 сж. – 1 сум 40 тиен.
  16. Чыршы утыны, 5 сж. – 15 сум 50 тиен.

(Республика Үзәк архивыннан алынды.) 

  1. 1742–1750 елларда арыш онының поты (16 кг) – 10 тиен, соңрак 15 тиенгә күтәрелгән.
  2. Казанда 72 кадак арыш оны сугышка кадәр (1914 ел) бер сум чамасы (Ф.Әмирхан. 4 том, 204–213 битләр).
  3. 1914 елга кадәр (1900–1914 ел) картларның сөйләүләре буенча Мажар базарыннан атны 5–8–10 сумнарга сатып ала торган булганнар. Кәвәл базарында онның поты 15–20 тиеннәр торган. (Укытучыларның хезмәт хакы 240–360 сум (елга) була. Айга 24–36 сум).
  4. 1926–1928 елларда Ашыт базарында сарык итенең бер кадагы 15 тиен була иде, Мари ягында (Бәрәңге районында) 9–10 сумга ат алып кайталар иде.

(Гомәр Бәширов. «Татарстан яшьләре. 21 январь, 1997 ел.)

Ф.Әмирхан көндәлегеннән (1921 ел.) 

7 октябрь, 1921 ел (ачлык елы). Бүген базарда азык-төлек бәясе арта төшкән. Икмәк – 3,7 мең, ит – 5 мең сум. 

8 октябрь, 1921 ел. Бер кием читек һәм ике кием яңа кәвешләрне 100000 сумга саттырдым. ...Өч пот ярым арыш онын 700 мең сумга алдым. (Бер килосы 12500 сум. – И.Т.) 

20 ноябрь, 1921 ел. Хәлвәнең кадагы – 32 мең сум. Икмәкнең – 5,5 мең, итнең кадагы – 6 мең сум, сарык итенең кадагы – 7 мең сум.




Hosted by uCoz