Эчтәлек

Кереш
Гасырлар аша
Лашманчылар
Октябрь революциясе
Колхоз төзү
Бөек Ватан сугышы
Икътисад
Ислам дине тарихы
Авылда христиан дине
Мәгариф
Мәдәният һәм сәнгать
Сәламәтлек саклау һәм спорт
Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз
Авылыбызның күренекле шәхесләре
Акъегет мәктәбендә эшләгән укытучылар һәм директорлар
Колхоз һәм Авыл советы хезмәткәрләре

 Кушымталар

Россиядә идарә органнары
Акъегет авылында халык санының үзгәрешен күрсәтүче саннар.
З.Шәфигуллин мәдрәсә-мәктәбендә укыткан шәхесләр
Аңлатмалы сүзлек
Әһәмиятле мәгълүматлар
Төрле мәгълүматлар
Мордвалар турында
Кайбер товар бәяләре
Кайбер кулланылган чыганаклар

 Элемтә

Кунак китабы
e-mail





 
© И.Г.Тимершин, 2001.
© Р.Р.Сәләхиев, текстны нәшер итүгә әзерләү, макет, верстка, 2001.

Мәдәният һәм сәнгать

К

азан ханлыгы вакытында әдәбият башлыча хан сарае каршында үсә. Ул заманда сәләтле язучылар һәм шагыйрьләр була. Ул әсәрләрнең безнең авылга килеп җитүен төгәл генә әйтүе читен, шулай да кайбер авылдашларыбыз алар белән таныш булганнар дип уйлау ялгыш булмастыр, минемчә.

Халыкның яраткан сәнгате музыка була. Ул вакыт татарлар курай, кубыз уйныйлар, җырлыйлар. Курай, кубыз уйнау әле революциядән соң да авылда сакланып калган иде.

Ислам дине кеше һәм хайван сурәте ясауны тыйган. Шуңа күрә татар халкы геометрик фигуралар һәм үсемлекләр формасындагы орнаментларны оста эшләгән.

Ювелирлык сәнгате дә бик нык алга китә. Татар ювелирларына бизәнү әйберләре ясауның хәзерге алымнары барысы да билгеле була. Безнең авылда алтын һәм көмештән, ә элегрәк бакырдан бизәнү әйберләрен ясаучылар булуы турында алда язылган иде. Аларны «алтынчылар» дип атаганнар. XVIII гасырда халык иҗаты нык үсә. Күп төрле бәетләр, әкиятләр, мәкальләр, әйтемнәр чыгарыла. Мөнәҗәтләр җырлана. Безнең авылда алар зур осталык белән башкарылалар. Әле хәзер дә мөнәҗәтләр җырлаучы олырак яшьтәге хатын-кызларны очратырга мөмкин. Миңа төрле фаҗигале вакыйгалар булганда чыгарылган бәетләрнең булуы билгеле. Яшь вакытымда аларны тыңлаганым һәм укыганым да булды. Хәзерге көннәрдә алар сакланмаганнар.

Авылда кубыз, курай тавышы белән бергә тальян гармун тавышлары яңгырый башлый. Гармун уйнап егетләр кичләрен киндер тукучы кызларның күңелләрен ачалар. Каз, үрдәк өмәләрендә гармун тавышлары һәрчак яңгырап тора. Бу бигрәк тә беренче буржуаз революциядән соң киң колач ала. Егетләр Имани кизләве янына җыйналып бүрәнә өстендә утыралар, гармунга кушылып җырлыйлар, такмаклар әйтәләр һәм матур бизәнеп суга килүче кызларны күзлиләр. Әйе, бу авылның кайбер картларына охшап та бетми, әмма яңалык үзенә юл ача бара.

Соңрак Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури, Галиәсгар Камал, Гафур Коләхметов, Галимҗан Ибраһимов кебек танылган татар язучыларының әсәрләре белән авыл яшьләре танышу мөмкинлеген алалар. Аларның шигырьләре, әсәрләре мәктәпләрдә укыла, сөйләнә.

Шулай да, әле егетләр төннәрен җылы мунчаларда җыйналып җен-пәри, убырлы һәм сихерле карчыклар һәм башка шундый тузга язмаган әкиятләр сөйләгәнне тыңлыйлар, мәкальләр һәм табышмаклар әйтешәләр. Бу күңел ачулар кыр эшләре тәмамлангач, кыш көннәрендә була. Яз җиткәч, искечә беренче мартта, май чабу үткәрәләр.

1914 елда башланган беренче бөтендөнья сугышы авылда крестьяннарның хәлен авырайта. Бу чорда шушы авыр тормыш турында бәетләр иҗат ителә, җырлар җырлана.

1917 елда патша тәхетеннән төшерелгәч, бигрәк тә Октябрь революциясе җиңүгә ирешкәч, авыл халкы ирек яулап алуга шатлана. Яшьләр азатлык, ирек һәм бәхет турында булган җырларны җырлыйлар.

Алдагы бүлектә тәрбиячеләр өчен мәктәптә төрле уеннар уйнау, шигырь сөйләү, җырлар җырлау һәм биюләр күрсәтү турында язылды. Ул хакта үзенең истәлекләрендә Хәтимә Кәрәмова менә нәрсәләр яза: «...Заһидулла бай мәдрәсәсендә Мәүлет кичәләре була иде. Шул кичәләрнең берсенә укытучылар мине чәчәк итеп киендереп чыгарганнар иде. Шунда «Чәчәк» шигырен сөйләдем. Икенче елны «Бала белән күбәләк» булып, Вәкил абый Саттаров кызы Хәерлебанат белән чыккан идек. Укытучылар җитәкчелегендә, сәхнә парталар өстенә такталар җәеп эшләнә иде. Тәрәзәдән кереп, чыгып йөрелә...

1919–1920 елларда (төгәл хәтерләмим) мин ятим кыз Фатыйма ролен уйнаган идем. 1919 елның 12 гыйнварында әнием вафат булган иде инде. Сәхнәдә ана кабере ясап куелган, шунда өсте-башы начар, аягына кимәгән, ертык яулык бәйләгән бер кыз бала килә һәм шушы шигырьне көйләп әйтә:

«Әкрен җил, монда кабер,
Монда анам күмелгән,
Монда ятим баланың
Моңлы яше түгелгән.

Өрмә җил, сызгырма тукта,
Куркыр әнкәем җаным,
Бирмисең тын зарланырга
Корды ла теңкәм минем.

Ах! Ятимлек хәлләремне
Әнкәмә сөйлим әле,
Монда түккән яшьләремне,
Кайгымны юлкар минем.»

Сәхнәдә мине күргәч, карап утыручылар елап утырганнар. Хәтеремдә мине Сәет абый әзерләп керткәне. Менә шулай башлангандыр инде театр чаткылары...

Елларын хәтерләмим инде, «Бәхет кошы» дигән пьесаны куйганнар иде. Туганым апа – синең әниең, Сәет абый – Мәрзия апаның егете уйнаганнары хәтеремдә бик нык калган. Бәхет кошын шулкадәр тотарга тырышканнар иде, кош тоттырмады. Алар ярлы семья кешеләре ролен башкардылар».

Шиһапов Габдрахман абый авылда беренче мәртәбә театр кую турында болай дип сөйләде:

«1920 елда беренче мәртәбә театр куйдык. Театрда бары тик егетләр генә уйнады, кызлар катнашмадылар. Кызлар ролен Фәсхетдинов Гыйзетдин уйнады. Тагын мин, укытучы Низамиев Хәйрулла, Бәхтияров Морат һәм башкалар бар иде. Соңрак кызлардан Нурулла мулла сеңлесе Яруллина Нурҗиһан, Мәдыйгулова Хәлимә, Әлмиева Разия, Әлмиева Мәрзия һәм башкалар театр уйный башладылар.»

Мәдыйгулов Госман һәм Мәдыйгулова Галия, соңрак Мохтаров Дәүли, Сабитов Кашаф, Сафиуллина Сәкинә, Вахитова Бибинурның театр уйнауда актив катнашулары турында сөйләделәр. Бу елларда егетләрдән Сәет Шакиров, Хикмәт Сәгыев, Әлмиев Хәйруллалар мәдәният эшендә бик актив катнашалар.

Әнием Әлмиева (Тимершина) Разияның элек театрлар булганда халык йортының бер читендә буфет эшләве, анда: чәй, прәннек, печенье, конфетлар белән Барый Әхсәновның сату итүе, шулай ук халык йортының бер читендә кием элгечләре булып, тамашачыларның өс киемнәрен салып утыруы, театрларны карарга Зөя кантоныннан җитәкчеләрнең һәм башка авыллардан да кешеләрнең килүе турында сөйләве хәтеремдә нык сакланган.

Бу елларда элекке кызлар мәктәбе бинасы халык йорты иде. Аны халык «народный дом», кыскартып «нардом» дип атап йөртте.

1920 елда Урта мәчет янындагы бай йортында уку йорты ачыла. А.Шамовның энесе Гыймад мөдир булып эшли. Ул киткәч 1922 елдан Сәгыев Хикмәт эшли башлый. Аннан соң Хәйрулла Сафиуллин, аннан Габдулла Сөнгәтуллиннар эшлиләр. Мәдәният эшен алып баруга укытучылар һәм авылның алдынгы яшьләре киң тартыла. «Беренче театр», «Галиябану», «Хаҗи әфәнде өйләнә», «Зәңгәр шәл» һәм башка бик күп халкыбыз яратып карый торган зур драма әсәрләре сәхнәгә чыгарыла.

Клуб эшенең беренче көннәреннән башлап, гомеренең соңгы көннәренә кадәр оста гармунчы – гармун ясау остасы буларак тирә-якта дан казанган Тимергалиев Шәңгәрәй концертларда гармун уйный.


Авылда беренче мәртәбә куелган спектакльдә уйнаган Габдрахман Шиһапов хатыны һәм оныгы белән.



Авылда беренче мәртәбә куелган спектакльдә уйнаган Морат Бәхтияров (уңда) энесе Галиәхмәт белән.


Авыл халкы алдында, озак еллар дәвамында, Хәйрулла Әлмиев һәм Галия Мәдыйгуловалар тарафыннан оештырылган укучылар еш кына концертлар белән чыгышлар ясадылар, театрлар куйдылар.

1930–1940 елларда укытучылардан: Әлмиев Хәйрулла, Мәдыйгулова Галия, Шакиров Сәет, Сәгыев Хикмәт, Шакирова Мәрзия, Туктаров Гали, Салихов Афзал, Борһанов Хәйретдин, Борһанов Әкрәм, Якупова Мәрьям һәм башкалар, авыл яшьләреннән: Мөхәммәтҗанова Фәрхенур, Ишмәмәтова Зәйнәп, Ихсанов Габдрахман, Хөснетдинов Шәңгәрәй, Фәезов Габдрахман һәм башкалар мәдәният эшендә актив катнашучылар булдылар. Театрлар куйганда суфлерлык эшен Баһавиева Нурсәйлә алып барды. Һәрчак клуб халык белән шыгрым тулы, утырырга урыннар җитми иде.

1930 ел урталарында, ялга кайткач, Усман Әлмиевнең авыл клубында театрда уйнаулары һәм концертларда катнашуы хәтеремдә калган.

1935 елда Заһидулла байның кунак йорты клуб итеп үзгәртелеп корылды. Аңа сәхнә өстәлде.

Бөек Ватан сугышының иң авыр елларында да кичләрен уку йорты яшүсмерләр һәм кызлар белән тулган, кичәләр үткәргәннәр, төшенкелеккә бирелмәгәннәр.


Сулдан уңга: Хәнифә Әлмиева, Сәет Шакиров, Хәтимә Әлмиева. 1932 ел.



Флера Абдулбариева


1945 елдан соң, авылга егетләр кайткач һәм аннан соңгы чорда мәдәният эше киң колач ала. Клуб мөдирләре: Вәлитов Ярхәм, Тимершин Илгизәр, Тимершина (Абдулбариева) Флераларның эшчәнлегенә уңай бәя бирелә. Бу елларда укытучылар: Яруллина Рәшидә, Шакирова (Тимершина) Рәхилә, Сибгатуллина Гөлсем, Әлмиев Хәйрулла, Шакиров Марсель, Шакирова Рәйсә һәм авыл яшьләреннән: Әлмиева Фәридә, Вәлиева Нурҗиһан, Тимершина Флера, Моталлапов Госман, Вәлиев Кәлим һәм башкалар концерт һәм театрлар куюда актив катнашучылар булдылар.

1951 елда урта мәчетне сүтеп клуб итеп үзгәртеп төзеделәр. Библиотекада озак еллар (1960–1980 еллар) дәвамында Мифтахова Сөмәя эшләде. Библиотеканың эше яхшы оештырылган иде, аның эше мактауга лаеклы.

1930 елның беренче яртысыннан башлап айга бер-ике мәртәбә тавышсыз кинолар күрсәтелә башлады. Кино карарга халык бик күп йөри иде. Авылда беренче мәртәбә тавышлы кино «Чапаев» фильмы күрсәтелде. Бу кинофильмны карау өчен, без гаилә белән барган идек. Киноның тавышлы булуы бик гаҗәпләндерде безне, өйгә кайткач, үзебезнең бу кинофильмнан алган тәэсирләребез белән озак уртаклаштык.

Безнең авылыбыз республикага танылган шәхесләрне бирде. Акъегет мәктәбендә укып белем алган З.Бәшири һәм А.Шамовлар танылган язучылар булдылар. Татарстанның халык артисты Усман Әлмиев, җырчы Динә Сираҗетдинова, курчак театры артисткасы Мәрьям Хисамовалар безнең авылда туып үскәннәр. Авылдашларыбыз Зәбих Шәйхуллин һәм Рәхим Гаделҗановлар рәссамнар булдылар.


Габдрахман Ихсанов



Марсель Шакиров



Укытучылар концерт куя


Авылыбызның үзешчән сәнгать коллективы районда уздырылган смотрларда һәрчак алдынгы урыннарны алып килде. Биюче Мифтиев Сәләхетдин абый, курайчы Шакирова Бибинур апа, гармунчы Шакиров Марсель, нәфис сүз остасы Тимершина Ләләләр Республика смотрларында катнаштылар. СССР төзелүнең 50 еллыгына багышланган Республика смотрында Ләлә Тимершина икенче дәрәҗә дипломга лаек булды.

Авылда мәдәниятне үстерүдә укытучы Әлмиев Хәйрулла абыйның хезмәтен авыл халкы зур бәяли. Ул 35 еллар дәвамында мәктәптә татар теле һәм әдәбияте, җыр дәресләрен укытты, драмхор түгәрәген җитәкләде. Укучыларында һәм авыл яшьләрендә үзешчән сәнгатькә, әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләде. Театр һәм концертларны оештырды. Спектакльләрдә уйнап үзенә хас образлар тудырды. Бик матур җырлаучы һәм оста биюче буларак үзенең соңгы гомеренә кадәр концертларда катнашты.

Казанның Галиәсгар Камал исемендәге татар драма театрының әдәби бүлеге мөдире драматург Юныс Сафиуллин Акъегет мәктәбен тәмамлаган, сәхнәгә беренче мәртәбә Акъегет авылы клубында аяк баскан кеше. Язмамны бетерер алдыннан, 1996 елның 9 мартындагы «Яшел Үзән» газетасын укырга дип кулыма алдым. Анда Юныс Сафиуллинның «Күңелемдәген берәү дә төшенмәс» исеме астында язылган мәкаләсен укып чыктым. Язмамда бер өзек китерәм: «...Иң беренче Акъегет мәктәбендә тарих, география, татар теле һәм әдәбияты укыткан, өч ел буе шигырь язу һәм сәхнәдә уйнау серләрен төшендергән укытучым Марсель абый Шакиров исеме төшеп калган икән. Бу олы җанлы шәхес (мәрхүмнең урыны җәннәттә булсын) мәктәптә укытканда бик күп укучыларында милләтебезнең күңел җәүһәрләренә кайнар мәхәббәт тәрбияләде, әнә шуңа күрә аның якты исеме якташларыбыз хәтерендә сакланырга лаек.»

1984 елда укытучы Нигъмәтуллин Рәшит авылыбыз турында җыр тексты һәм аңа көй язды. Ул җыр Нигъмәтуллина Ләлә һәм Нигъмәтуллин Рәшитләр башкаруында сәхнәдә күп мәртәбәләр яңгырады һәм тамашачылар тарафыннан яратып тыңланыла торган булды.

Акъегет вальсы.

Акъегетем, туган авылым,
Ераклардан калкып тора.
Миләшләрең, шомыртларың,
Каеннарың чакырып тора.

Акъегетем, Акъегет
Моңсу, чибәр кызлар кебек.
Мине чакыра каеннарың...
Шуңа синнән аерылмадым.

Бик күпләрнең төшләрендә
Бөдрә таллы су буйлары
Сандугачлы таңнарыңда
Чишмәләрнең чылтыравы.

Тик бер көнгә синнән китсәм,
Сагынып кайтам, ашыгып кайтам.
Күбрәк торган саен читтә
Сине ныграк мин яратам.

1979 елда кирпечтән яңа мәдәният йорты төзелде, бу мәдәният эшенә уңай тәэсир итте. 1980–1985 еллар дәвамында концерт һәм театрлар куюда укытучылардан: Нигъмәтуллина Ләлә, Нигъмәтуллин Рәшит, Тимершина Ильмира, Борһанова Зәйтүнә, Әлмиев Альфред, Зәйнуллина Рәйханә, Исмәгыйлев Хәмзә һәм башкалар актив катнаштылар. Соңгы елларда, мәктәптә укуларын тәмамлаганнан соң, яшьләр шәһәргә күпләп китә башладылар, бу хәл мәдәният эшенең авылда сүлпәнәя төшүенә китерде. Мәдәниятне саклап калуда, мәктәп зур эш башкара. Анда даими рәвештә ата-аналар, ветераннар өчен концертлар куела. Һәр бәйрәмне укучылар концерт һәм башка чаралар белән билгеләп үтәләр. Смотрларда катнашып алдынгы урыннарны алалар.

Бөек Җиңүнең 50 еллыгына багышланган концертта Рәшит Нигъмәтуллин үзе иҗат иткән яңа җырын башкарды. Бу җыр тамашачыларның йөрәк түренә үтеп кереп, хисләрне яңартты, күпләрнең күзләреннән кайнар яшь бөртекләре тамды, кулъяулыкларын чылатты.

Һәйкәлләр авазы.

Ил чакыргач, олы яуга,
Саубуллашып китеп бардык.
Каерылып, сезнең якка
Кул болгадык, җыр җырладык.
Күз яшьләрен сөртә-сөртә
Изәдегез безгә яулык.
Узды безне көтә-көтә
Гомерегез, кайта алмадык.

Туры килде калганнарга
Көрәшергә бездән башка.
Ә без калдык мәйданнарда
Әверелеп гранит ташка.
Рейхстагка байрак кадап
Җиңеп кайткан дусларыбыз!
Таш сыннарга – безгә карап
Бер минутка тын калыгыз...

Безнең тавыш сезгә кайтсын
Көйләр аша, җырлар аша.
Хәтерегез безне илтсен
Көннәр аша, еллар аша.
Без сугышка киткәч туган
Кызларыбыз, улларыбыз.
Таш сыннарга – безгә карап
Бер минутка тын калыгыз.

Бу җыр дошман явына каршы илебезнең бәйсезлеге өчен сугышка китеп, сугыш кырларында һәлак булган 136 авылдашыбызның, безгә – исән калганнарга мөрәҗәгате булып яңгырады. Аларның кабере өстенә куелган гранит ташлар телгә килгән кебек тоелды.

Шулай итеп Акъегет авылында Заһидулланың Җәдит мәктәбен тәмамлаган яшьләр авылда һәм тирә-якта мәдәниятнең үсешенә булышлык итәләр. Ә алардан соң килгән яшь буын бу традицияләрне дәвам итә.

Моны раслау өчен, Зеленодол районының «Идел ягы» газетасының 1995 ел, 5 апрель, 51 нче санында И.Фәезнең «Авылым тарихының кайбер сәхифәләре» исеме астында язма басыла. Шул язмадан бер өзек китерәм: «...Менә шулардан Зариф Илматовны, Габбас Баһаповны, Разия Әлмиеваларны мисал итеп китерергә була. Алар үз чиратында мондый зарури чараларга авыл яшьләренең иң актив катламын тартып, сәхнәләрдә спектакльләр, концертлар куйдылар.» ...Әйе, 1922–1923 елларда минем әнием Әлмиева Разия Күгәй авылында укытучы булып эшли. Зариф Илматов, Габбас Баһаповлар да безнең авыл кешеләре, алар да Күгәй авылында төрле елларда эшлиләр.

Йөз ел дәвамында авылыбыздагы мәктәпләр мәдәният учагы булып яшәп килделәр. Ләлә Нигъмәтуллина җитәкчелегендәге Акъегет урта мәктәбе укытучылар коллективы шушы традицияләрне саклап һәм үстереп, укучыларда мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләүне эзлекле алып бара. Шул максаттан чыгып «Мәктәп сандугачы», «Уйнагыз гармуннар», «Нәфис суз остасы», «Күңелле сәхнә» һәм башка конкурслар үткәрелә. Укытучылар һәм укучылар авыл мәдәният йортында һәм күрше авылларда концертлар, спектакльләр куялар. Тәрбиячеләр һәм ветераннар белән очрашулар мәдәни чараларсыз узмый.

Укучылар төрле конкурсларда катнашып призлы урыннарны алалар. Мәсәлән, җыр жанры буенча Әлмөхәммәтова Иркә, нәфис сүз жанры буенча Тимершин Ринат һәм Тимершина Нәзилә, «Яшь фольклор ансамбле», театраль жанр буенча «Серле алан» спектакльләре 1–3 нче урыннарны яуладылар. Г.Тукайның тууына 110 ел тулуга багышланган шигырьләр бәйгесендә Гөлнара Гимадиева беренче урынны алды. Язылганнардан күренгәнчә, авылыбызда мәдәният шактый зур үсеш алган һәм аны тагын да үстерүгә омтылу дәвам итә.



Hosted by uCoz