Эчтәлек

Кереш
Гасырлар аша
Лашманчылар
Октябрь революциясе
Колхоз төзү
Бөек Ватан сугышы
Икътисад
Ислам дине тарихы
Авылда христиан дине
Мәгариф
Мәдәният һәм сәнгать
Сәламәтлек саклау һәм спорт
Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз
Авылыбызның күренекле шәхесләре
Акъегет мәктәбендә эшләгән укытучылар һәм директорлар
Колхоз һәм Авыл советы хезмәткәрләре

 Кушымталар

Россиядә идарә органнары
Акъегет авылында халык санының үзгәрешен күрсәтүче саннар.
З.Шәфигуллин мәдрәсә-мәктәбендә укыткан шәхесләр
Аңлатмалы сүзлек
Әһәмиятле мәгълүматлар
Төрле мәгълүматлар
Мордвалар турында
Кайбер товар бәяләре
Кайбер кулланылган чыганаклар

 Элемтә

Кунак китабы
e-mail





 
© И.Г.Тимершин, 2001.
© Р.Р.Сәләхиев, текстны нәшер итүгә әзерләү, макет, верстка, 2001.

Аңлатмалы сүзлек

  • Имана: 
    • элекке авылда хисап вакытында билгеле күләмдә җир алырга хокукы булган ирләр җенесендәге кеше.
    • җан башына бирелгән җир өчен казнага түләнә торган салым.
  • Воеводалык – территориаль берәмлек.
  • Пристав – патша Россиясендә җирле полиция башлыгы.
  • Рассылщик – хатларны, Указ кәгазьләрен җибәрүче.
  • Дьяк – Борынгы Русьта (XIV йөзгә кадәр) князьнең язу-сызу, секретарьлык эшләрен алып баручы.
  • Подвод – җигүле ат (олау аты).
  • Рекрут – реформага кадәрге Россиядә ясак түләүче катлаулардан яңа алынган солдат.
  • Горух – төркем.
  • Моддәт – вакыт, срок, ара.
  • Денщик- патша Россиясендә армия һәм флотта офицерның яки түрәнең шәхси йомышларын, эшләрен башкарып торган хезмәтче солдат.
  • Межа – ызан.
  • Җикән – күл читендә, сазлыкта үсә торган кара чәчәк башлы, камышка охшаш үсемлек.
  • Петиция – хөкүмәткә яки властьларга язма формада тапшырылган коллектив үтенече.
  • Ычкыр – ыштан бавы.
  • Алача – сугылган киндер тукыма.
  • Киҗе-мамык – мамык җептән эшләнгән тукыма (мәсәлән, ситса.)
  • Тәрәккый – алга китеш, үсеш.
  • Гильдия – купецларның капитал күләменә карап бүленгән өч разрядның берсе.
  • Меценат – фән һәм сәнгатькә материаль һәм мораль ярдәм күрсәтүче бай.
  • Иганә – халыктан акчалата ярдәм, булышлык.
  • Мәхәллә – шәһәр һәм авылның бер мәчеткә караган өлеше.



Hosted by uCoz