Эчтәлек

Кереш
Гасырлар аша
Лашманчылар
Октябрь революциясе
Колхоз төзү
Бөек Ватан сугышы
Икътисад
Ислам дине тарихы
Авылда христиан дине
Мәгариф
Мәдәният һәм сәнгать
Сәламәтлек саклау һәм спорт
Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз
Авылыбызның күренекле шәхесләре
Акъегет мәктәбендә эшләгән укытучылар һәм директорлар
Колхоз һәм Авыл советы хезмәткәрләре

 Кушымталар

Россиядә идарә органнары
Акъегет авылында халык санының үзгәрешен күрсәтүче саннар.
З.Шәфигуллин мәдрәсә-мәктәбендә укыткан шәхесләр
Аңлатмалы сүзлек
Әһәмиятле мәгълүматлар
Төрле мәгълүматлар
Мордвалар турында
Кайбер товар бәяләре
Кайбер кулланылган чыганаклар

 Элемтә

Кунак китабы
e-mail





 
© И.Г.Тимершин, 2001.
© Р.Р.Сәләхиев, текстны нәшер итүгә әзерләү, макет, верстка, 2001.

Әһәмиятле мәгълүматлар

Л

ета и лица Урмарской землицы итабында XVII-йөз башында һәр хуҗалык 25 тиен ясак түләгән, соңрак 70 тиенгә кадәр күтәрелгән, XVII йөз ахырында ясак 3 сумга кадәр арткан дип күрсәтелә.

1737 елның 10 маенда патша руслардан башка халыкларга ясак түләтү турында указ чыгара. Указда: «С татар и прочих иноземцев пашенных брать хлебом же против того, как на русских положено, вдвое...» Ике мәртәбә артык диелә.

1674 елда арышның поты 3,5 тиен, солының – 2,25 тиен, ат 2–3 сум торган.

Крестьяннарга ясак түләү бик тә авыр булган. Шул сәбәптән түли алмаучылар авылдан качып китәргә мәҗбүр булганнар. Мисал өчен 1710 елдан соң Тансарово-Урмарово (Урмар авылы) авылыннан 15 кеше качып китә. Аларның исем-фамилияләре дә күрсәтелгән: Татарбика Турбаева моннан җиде ел элек качкан, өе буш. Ярты ясак һәм четь батман бал түләгән.

Айдарка Байтуганова моннан җиде ел элек качкан, өе буш. Ясакның яртысын түләгән.

Княшка Яшкинова моннан алты ел элек улы белән качкан, өе буш. Өч четь ясак һәм 5 алтын, 4 деньга түләгән...

Исемлек дәвам ителә.

XVIII

йөздә (бер десятина җирдән) бөртекле культуралардан 20–28 пот уңыш алынган. Һәр җан иясенә (кеше башына) – 11,2–30 пот икмәк җыйнап алынган. (Ул чәчү мәйданына, җирнең уңдырышлылыгына, тарту көченең (атның) булуына һәм башкарылган эшләрнең сыйфатына бәйле булган.)

Безнең якларда иген уңмаган корылыклы еллар: 1704, 1716, 1722, 1733, 1734, 1742, 1748, 1749, 1758, 1763, 1764, 1766, 1774 еллар. Барлыгы 13 ел.

1822, 1840, 1848–1850, 1867, 1877, 1880, 1883, 1891, 1892, 1897 еллар. Барлыгы 12 ел.

1901, 1906, 1911, ... еллар.

1877 елда апрель аенда күп кар ява, ә август һәм сентябрь айларында яңгырлар бик күп була.

1883 елда уҗым культуралары мәйданын язгы культуралар белән чәчәләр. 70% уҗым культуралары һәлак була.

XIX гасыр ахырында (1883–1900 елларда) бөртекле культуралардан уртача уңыш (бер десятина): арыш – 47, бодай – 31, солы – 40, арпа – 45, борчак – 37 пот һәм бәрәңге 290 пот җыйнап алына.

Сабан сатып алу өчен 25–90 пот, тырма өчен 40–80 пот, молотилка өчен 450, чалгы өчен 1–2, урак өчен 0,7–1 пот иген сатарга кирәк булган.

«Чүпрәле: узган еллар, үткән юллар.» (2000 ел. Р.С.Субаев.) китабында укучыларымны кызыксындырырлык түбәндәге мәгълүматлар язылган:

«Татар алпавытларының җир биләве һәм җирдән файдалануы турындагы мәгълүматлар 1646 елгы сан алу кенәгәләрендә китерелгән. Зөя өязендә 498 алпавыт исәпләнгән, аларның 378 нең крестьяннары булмаган. Йомышлы татарларның 136 авылда поместьеләре булган. Ясаклы крестьян хуҗалыклары игенчелек белән шөгыльләнгән. Зөя өязендә бер кырда 10 чирек сөрү (5 десятинә) җиренә һәм 10 десятинә болынга (100 чүмәлә печәнгә) тиң булган. Урманнарда ясакчыларның умарталары булган. Урман бөтен община карамагында саналган. Бер бөтен ясактан 2 алтын 4 деньга (алтын – 3 тиен, деньга – ярты тиен) һәм 20 пот икмәк түләгәннәр.

XVII гасырның икенче яртысында җан башына җир күләме кимегән, ә түләүләр тагын да үсә төшкән. Ясак башына 1685 елда азрак җир туры килгән. Өч кырда 30 четь (четь – ярты дисятинә) урынына 24 четь җир, 10 деситинә урынына 8 десятинә болын бирелгән.»

1893 елда тимер юл төзелеп беткәннән соң крестьяннар сезонлы эшкә читкә чыгып китә торган булганнар. «Лета и лица Урмарской землицы» китабыннан бу турыда язылган мондый юллар бар: «В 1893 году Московское общество сельского хозяйства разослало анкеты, отвечая на которые Цивильская Земская управа отмечала: рабочие едут на отхожие промыслы главным образом из Акзегитовской волости на золотые приски и на линию Уральской железной дороги. Едут весенние и осенние месяцы на свои средства. Привозят по 40–50 руб.»




Hosted by uCoz