Эчтәлек

Кереш
Гасырлар аша
Лашманчылар
Октябрь революциясе
Колхоз төзү
Бөек Ватан сугышы
Икътисад
Ислам дине тарихы
Авылда христиан дине
Мәгариф
Мәдәният һәм сәнгать
Сәламәтлек саклау һәм спорт
Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз
Авылыбызның күренекле шәхесләре
Акъегет мәктәбендә эшләгән укытучылар һәм директорлар
Колхоз һәм Авыл советы хезмәткәрләре

 Кушымталар

Россиядә идарә органнары
Акъегет авылында халык санының үзгәрешен күрсәтүче саннар.
З.Шәфигуллин мәдрәсә-мәктәбендә укыткан шәхесләр
Аңлатмалы сүзлек
Әһәмиятле мәгълүматлар
Төрле мәгълүматлар
Мордвалар турында
Кайбер товар бәяләре
Кайбер кулланылган чыганаклар

 Элемтә

Кунак китабы
e-mail





 
© И.Г.Тимершин, 2001.
© Р.Р.Сәләхиев, текстны нәшер итүгә әзерләү, макет, верстка, 2001.

Бөек Ватан сугышы

1941

елның 22 июнь көнендә Германия белән сугыш башлану хәбәрен Бакырчы авылы («Кызыл алан» колхозы) басуында ишеттем. Авылдан төркем-төркем кешеләрне сугышка озата башладылар. Аларны берничә олау белән Норлат хәрби комиссариатына алып китәләр. Бөтен авыл халкы диярлек җыйналып, зират янына кадәр, аларны озатып чыгалар (Норлатка юл ул чакта зират яныннан үтә иде). Анда якын туганнары белән саубуллашу, кочаклашып елашу күренешләре озак дәвам итә. Яшь хатыннар имчәк балаларын кулларына күтәргән хәлдә елый-елый, карчыклар таякларына таянган хәлдә китүчеләргә кул һәм баш яулыкларын болгыйлар. Аларга кушылып барлык озатучылар кул болгыйлар. Әйе, бик күпләр өчен бу соңгы саубуллашу иде!

Безнең тракторлар бригадасыннан да бригадир Гыйбадуллин Шәйхетдин, ярдәмчесе Фәтхуллин Шәрифҗан, тракторчылардан: Гыйбадуллин Рәкыйп, Шәкүров Габделхак, Туктаголов Зәбих, Гатауллин Рухулла, Хәсәнов Мөбәрәк, Мөхтәрев Нурулла һәм башкалар сугышка киттеләр һәм берсе дә әйләнеп кайтмады. Трактор бригадасы бригадиры булып Салахиев Кашаф, ярдәмчесе булып Таҗиев Салих абый эшли башладылар. Миннән башка бригадада: Ниязов Нурулла, Шәйхуллин Фәиз, Шиһапов Әхәт бар иде. Кыска вакытлы курслар бетереп, эшкә кызлар килделәр (Бәхтиярова Халидә, Садриева Әминә).

Ирләр авылда бик аз калдылар. Барлык эшне хатын-кызлар һәм 13–17 яшьлек үсмерләр башкардылар. Колхозда бик күп яхшы атлар (алар хәрби исәптә торалар иде) сугышка озатылдылар.

Авылга бер-бер артлы сугышта үлүчеләр турында хәбәрләр килә башлады. Бик күп гаиләләргә ирләреннән, балаларыннан хәбәрләр килмәде. Авыл халкын зур борчу, кайгы-хәсрәт басты. Кызганычка каршы, авылдашлардан ике кеше: Нәбиуллин Кәрәм һәм Мостафин Әхмәтгәрәйләр сугышка барудан качып йөрделәр һәм тотылдылар, кулга алындылар, авылга әйләнеп кайтмадылар.

Иген уңышын вакытында, югалтуларсыз җыйнап алу өчен эшче куллар җитмәде, урып-җыю озакка сузылды, уңышны югалтуларга китерде. Ашлык сугу кыш буена дәвам итте.

1941 елның көзендә һәм кышында бик күп хатын-кыз, яшүсмерләр Кайбыч ягында (Подберезье авылы) оборона линиясе («Казанский обвод») төзүдә катнаштылар. Подберезье безнең авылдан 25 чакырымнар ераклыкта. Монда эшләүчеләр окоп казыйлар, землянка һәм ДЗОТлар төзиләр. Хөкүмәт һәм оборона советы дошманнан Мәскәүне саклап калуны икеле дип исәпләгән һәм безнең якларда оборона линиясен төзүне кирәк дип тапканнар. Безнең авылдан бу эшкә бик күп хатын-кыз һәм яшүсмерләр җибәрелде. Бу да колхозда эшне оештыруда һәм колхозчыларның тормыш хәленә зур тискәре тәэсир ясады, читенлекләр тудырды.

1942 елның апрель аенда әтине сугышка озаттык, мин дә озак тормый, шул елның сентябрендә немец фашистларына каршы сугышка киттем.

1943–1944 елларда авылдашларымның тормышы бик авырая. Азык җитмәгәннән атлар ачтан үләләр. Кешеләр ачыга. Колхозның хуҗалык эшләрен үгезләр һәм шәхси хуҗалык сыерлары белән башкаралар. Сыерлар белән җир тырмалаганнар, көлтә һәм дәүләткә икмәк ташыганнар. Хәтта, хатын-кызлар чәчүлек җирләрен көрәк белән эшкәрткәннәр (1944 елда 87 гектар җир эшкәртелгән). Игеннәрне урак белән уралар, чалгы белән чабалар, көлтәләрне кул арбасы белән ташыйлар. Комбайнны бер ындырдан икенчесенә, трактор булмаганлыктан, 30–35 хатын-кыз тартып күчерә. Сугылган икмәк шул ук көнне дәүләткә озатыла. Яз көнендә чәчергә орлыклык җитми. Хатын-кызлар Свияжскидан, Чулпаниха авылыннан (ул Зөя елгасының аръягында) 20–25 кг орлыкны үз җилкәләрендә күтәреп алып кайталар. Авыл халкы, бигрәк тә күп балалы гаиләләр җәфа чигә. Ач булганлыктан, халык Кәвәл крахмал заводыннан эшкәртелгән бәрәңге калдыгы – мәзгә ташып ашый, туфрак астында кыш чыккан черек бәрәңге (аны халык «мәтык» дип атаган), кычыткан яфрагы, алабута орлыгы ашап көн күрә. Һәр хуҗалыкка суган, кишер киптереп, тәмәке үстереп дәүләткә тапшыру заданиясе җиткерелә.

Әйе, авыр, бик авыр була тормыш бу вакытта!
...Бу елларда колхоз рәисе булып Бәхтияров Гарифҗан эшләгән. Колхозда 4 кырчылык, 1 яшелчә бригадасы оештырылган. Бригадирлар булып сугыш чорында түбәндәге кешеләр эшләгәннәр: Беренче бригадада – Габитов Нигъмәтҗан, Тимергалиева Һәдия, Сәмитова Бәнәт. Икенче бригадада – Ишмәмәтов Гариф. Өченче бригадада – Хисамова Вәсилә. Дүртенче бригадада – Ганиева Хәтирә, Габитова Марзия, Бикчәнтәева Рәхимә. Яшелчә бригадасында – Галиуллин Нәбиулла, ул авырый башлагач, Шәмсиева Хәтирә эшли. (Шәмсиев Гыйләҗ истәлекләреннән.)

1945 елның 9 Май иртәсе илебез халыкларына зур шатлык алып килә. Радио немец-фашист илбасарларының җиңелүен, капитуляциягә кул куелуын хәбәр итә. Бу көнне авылда зур митинг үткәрелә. Шатлыктан барысының да күзләрендә яшь бөртекләре. Авыл халкы өчен бу зур шатлык та, кайгы-хәсрәт белән дә кушылган. Ватаныбызны явыз дошманнан саклау өчен, сугышка киткән 136 авылдашыбыз кире әйләнеп кайтмады, батырларча һәлак булдылар. Күпме ана үзенең сөекле балаларын, ирләрен «әле, бәлки кайтыр» – дип күз яшьләрен түгә-түгә, шатлыклы хәбәр көтте. Күпме хатын тол, ә күпме бала ятим калды! Әти, мин, энем Рафаел Бөек Ватан сугышында катнаштык. Әтием Тимершин Гәрәй 1943 елның 24 мартында һәлак булган. Әтинең һәлак булуы турында Бәчек авылы кешесеннән әнигә хат килгән. Бу авыр хәбәрне мин 1943 елның 30 апрель көнне Ленинград блокадасын азат иткәннән соң оборонада торганда алдым. 1 Май бәйрәмен менә шундый, бик авыр югалту хәбәре белән каршыладым.

Без ике бала сугышта, ә әни янында тагын алты яшь бала. Шундый ук авыр хәбәрне Сәгыев Хикмәт абыйның үлүе турында хатыны Фәрхенур апа да ала. Ул да алты бала белән тол кала. Бәхтияров Гарифҗан аганың өч улы сугышта һәлак була. Мондый мисалларны күп китерергә булыр иде. Бу аналар шушындый хәсрәткә ничек түзеп тора алганнар икән мескеннәр!

Ватаныбызның киләчәге өчен, бәйсезлек, азатлык, тыныч, матур тормыш һәм бәхет өчен, шушы изге юлда, дошманга каршы күп авылдашларыбыз геройларча һәлак булдылар. Мин бу батырлыкларны үз күзләрем белән күрдем. Мәңгелек дан аларга!

Авылдашларыбыз Бөек Ватан сугышында катнашып илебезне дошманнардан саклауда үзләреннән зур өлеш керттеләр. Куркусыз, кыю сугышчылар булдылар. Күпләр яраланып кайттылар. Тимершин Мөбәрәкша, Бәхтияров Нуруллалар бер аякларын югалттылар, Шәмсиев Шәйхәттәрнең бер аягы каты яраланган иде, ул соңгы көнгә кадәр култык таягы белән йөрде. Яраланып кайткан тагын күп кенә авылдашларымны санап китәргә булыр иде.

Яу кырында батырлык үрнәкләре күрсәткән кайбер авылдашларымны язмамда күрсәтеп китүне кирәк дип санадым. Юк, бу кешеләр генә батырларча сугыштылар дигән сүз түгел, бары тик шуларны раслаучы аерым фактлар гына.



Мәхмүт Сәмитов


С

әмитов Мәхмүт Шәйхи улы 1923 елда туган. 1941 елның 14 сентябрендә армия сафларына алына. Башта солдат, аннан взвод командиры, батарея командиры булып сугышта катнаша. 1964 елдан пенсиядә. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен: Александр Невский, беренче дәрәҗә Ватан сугышы, ике икенче дәрәҗә Ватан сугышы, ике Кызыл Йолдыз ордены, «Батырлык өчен», «Сугышчан хезмәтләре өчен» һәм башка медальләр белән бүләкләнә. Соңгы хәрби дәрәҗәсе подполковник.


Гомәр Әлмиев

Ә

лмиев Гомәр Гафият улы 1912 елда туган. 1939 елда Сталин исемен йөртүче «Кызыл Армияне механизацияләү һәм моторлаштыру» Хәрби Академиясен тәмамлый. 1941 елның беренче көннәреннән сугышта катнаша. Аны сугыштан оборона министрлыгы танк төзү заводларын көнчыгышка күчерү (эвакуацияләү) өчен чакыртып ала. Танк заводларын Урал аръягына күчерү белән шөгыльләнә. Безнең авылдан хәрби Академия бетерүчеләрнең беренчеләрдән берсе. Ватан сугышы, дүрт Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнә. Хәрби заводларда оборона министрлыгының өлкән вәкиле була. Подполковник-инженер.

Б

әхтияров Нурулла Абдулла улы 1915 елда туган. Лейтенант. Беренче һәм икенче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Авыр яралана, бер аягын югалта.

Я

руллин Тәфкил Нурулла улы. Кече лейтенант. Взвод командиры. Башы каты яралана. Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.



Илгизәр Тимершин
Норлат урта мәктәбе укучылары белән очрашудан соң.


Т

имершин Илгизәр Гәрәй улы 1924 елда туган. Кече сержант. 1942 елда сугышка алына. Ленинград блокадасына кертелә, аны өзү һәм алып ташлау сугышларында, аннан Беренче Украина фронтларындагы сугышларда катнаша. Разведка отделениесе командиры. Сугыштагы батырлыклары өчен икенче дәрәҗә Ватан сугышы, солдат һәм сержантлар өчен чыгарылган югары орден – III дәрәҗә Дан ордены, «Батырлык өчен», «Ленинград оборонасы өчен» һәм башка медальләр белән бүләкләнә.

Ш

әмсиев Гыйләҗ Сираҗетдин улы 1915 елда туган. Беренче дәрәҗә Ватан сугышы һәм Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнә. Сугышта яралана.



Рифкать Мифтахов


М

ифтахов Рифкать Җәләл улы 1920 елда туган. Беренче дәрәҗә Ватан сугышы һәм III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. Сугышта яралана.



Госман Нәбиуллин


Н

әбиуллин Госман Гариф улы 1925 елда туган. Өлкән сержант. Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, ике «Батырлык өчен» медале белән, шулай ук Берлинны һәм Варшаваны алган өчен һәм башка медальләр белән бүләкләнә.

Ә

лмиев Кәлим Хикмәт улы 1925 елда туган. Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Батырлык өчен», «Сугышчан хезмәтләре өчен» һәм башка медальләр белән бүләкләнә.



Ярхәм Вәлитов


В

әлитов Ярхәм Сәгетдин улы 1919 елда туган. Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Батырлык өчен» һәм башка медальләр белән бүләкләнә.

Бу исемлекне дәвам иттерергә булыр иде. Язмамны кыскартам.

Бөек Ватан сугышы турында язганда тагын бер әһәмиятле мәсьәләгә тукталып китү кирәк дип саныйм. Сугышның беренче елында, бигрәк тә алты аенда, безнең сугышчылар зур югалтуларга дучар булдылар. Бик күпләр чолганышта калып дошманга әсир төштеләр һәм концлагерьларда җәфа чиктеләр. Ачлыктан һәм төрле авырулардан үлделәр. Шулай итеп бик күпләр туган авылга кайта алмадылар. Хәбәрсез югалганнарның күбесе әсирлеккә төшкән сугышчылар алар. Сугыш беткәннән соң әсирлектә булган авылдашларның кайберләре авылга кайту бәхетенә ирештеләр. Болар Шәйхуллин Гариф, Баһапов Госман, Гыйззәтуллин Габбас, Сибгатуллин Зәбих, Моталлапов Госманнар.

Бик күп аналар, хатыннар һәм балалар озак еллар дәвамында үзләренең ирләрен, балаларын һәм әтиләрен, бәлки кайтырлар дип көттеләр. Күпләр үзләренең хәбәрсез югалган кадерле кешеләренең кайда һәлак булуларын, каберләре кайда икәнлеген ачыкларга теләделәр. Мәсәлән, без әтиебезнең кайда һәлак булуын һәм күмелүен 1992 елда (49 елдан соң) ачыклый алдык. Безгә ул турыда Хәтер китабы редакциясендә эшләүче Бакырчы авылы кешесе Сәләхиев Рәфыйк хәбәр итте, үлү турындагы извещениесен җибәрде. Бик зур рәхмәт аңа! Әтиебез 1943 елда Новгород шәһәре янында һәлак булган һәм Губарево авылы читендә күмелгән. Хәзер Савино авылындагы туганнар каберлегенә күчерелгән дип исәпләнә. 1992 елда, мин өч туганым белән шунда барып, әтиебез каберенә чәчәкләр куйдык, әтиләр дивизиясенә багышлап куелган һәйкәлдә булып, анда гранит плитәдә язылган әтиебезнең исем-фамилиясен эзләп таптык. Безнең өчен бу бик зур шатлыклы вакыйга булды.


Новгород өлкәсе Хутынь бистәсендә куелган һәйкәл

Новгород өлкәсе Хутынь бистәсендә куелган һәйкәл





Тимершин Гәрәй күмелгән туганнар каберлеге




Сугышка авылыбыздан 220 кеше китә, 136 кеше һәлак була. Ватан сугышында һәлак булучылар исемлеге язмам ахырында теркәлә. Аларның исем-фамилияләре (күпләрнең фоторәсемнәре дә) 1995 елда басылып чыккан республика Хәтер китабына кертелде.



Сугыш ветераннары. 1995 ел.
Утырганнар (сулдан уңга): Г.Әминов, Г.Нотфуллин, З.Сибгатуллин, Г.Габитов, Р.Мифтахов, И.Тимершин, Г.Моталлапов, К.Әлмиев.
Басканннар: Я.Вәлитов, Г.Шәмсиев, Р.Ибатуллин, Ф.Габделбарыев, М.Яруллин, Р.Мифтахов, И.Әминов, Г.Гыйззатуллин.


Кайбер авылдашлар үзләренең сугышта булган иптәшләре белән элемтә урнаштырдылар, полкташлар белән очрашуларга бардылар. Мин 128 укчы дивизия, 292 артиллерия полкы ветераннары белән Ленинград шәһәренә 4 мәртәбә очрашуга бардым. Үзебезнең сугышкан урыннарда булдык, туганнар каберлегенә веноклар салдык, сугышта бергә булган иптәшләрнең кайберләрен очрату бәхетенә ирештем.



Синявино биеклегендәге туганнар каберлеге янында.
Ленинград өлкәсе, Кировск районы.
(И.Тимершин).



Дивизия ветераннары исеменнән венок салу.



Венок белән О.Семенова һәм И.Тимершин.




Hosted by uCoz