Эчтәлек

Кереш
Гасырлар аша
Лашманчылар
Октябрь революциясе
Колхоз төзү
Бөек Ватан сугышы
Икътисад
Ислам дине тарихы
Авылда христиан дине
Мәгариф
Мәдәният һәм сәнгать
Сәламәтлек саклау һәм спорт
Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз
Авылыбызның күренекле шәхесләре
Акъегет мәктәбендә эшләгән укытучылар һәм директорлар
Колхоз һәм Авыл советы хезмәткәрләре

 Кушымталар

Россиядә идарә органнары
Акъегет авылында халык санының үзгәрешен күрсәтүче саннар.
З.Шәфигуллин мәдрәсә-мәктәбендә укыткан шәхесләр
Аңлатмалы сүзлек
Әһәмиятле мәгълүматлар
Төрле мәгълүматлар
Мордвалар турында
Кайбер товар бәяләре
Кайбер кулланылган чыганаклар

 Элемтә

Кунак китабы
e-mail





 
© И.Г.Тимершин, 2001.
© Р.Р.Сәләхиев, текстны нәшер итүгә әзерләү, макет, верстка, 2001.

Икътисад

Б

өек Ватан сугышыннан соң бик нык җимерелгән колхоз һәм шәхси хуҗалыкларны аякка бастырырга кирәк иде. Бу эш зур авырлык белән барды, гаять зур көч куярга туры килде. Колхозда иген уңышы түбән, техника җитешми, тракторлар иске, атлар ябык булу сәбәпле, язгы һәм көзге чәчү, игеннәрне урып-җыю озакка сузыла.

Колхозчы крестьян хуҗалыклары дәүләткә сөт, ит, йомырка, йон тапшыралар, ирекле дип саналган заемга язылалар һәм налог түлиләр, колхозчылар хезмәт көненә икмәк аз алалар (300–400 грамм), мондый хәл крестьян хуҗалыгын торгызуга нык комачаулый.

Мин, 1947 елның март аенда Совет Армиясе сафларыннан демобилизацияләнеп кайткач, бу авырлыкларны үз җилкәмдә татыдым. 1947 елны Шәмсиев Гыйләҗ абый белән ат көче белән сугуга көйләнгән суккычны (молотилканы) комбайн моторы белән суктыруга көйләдек һәм колхозның барлык ашлыгын суктыруны ноябрь аенда тәмамладык. Икенче елда мин клуб мөдире булып эшләсәм дә, кабат комбайн моторы белән ашлык суктырдым. 1949–1951 елларда клубта һәм инкубатор станциясендә эшләсәм дә, бер үк вакытта Киров исемендәге колхозның ревизия комиссиясе рәисе булып эшләдем.

Колхозларның икътисады авыр булуга, дәүләткә авыл хуҗалыгы продуктларын сату бәяләренең бик түбән булуы зур сәбәпләрнең берсе иде. Мәсәлән, бодайның бер килограммы 1 тиенгә сатып алынды, ә бодай онының ваклап сату бәясе 31 тиен иде. Арышның бер килограммы 0,6 тиен иде, ә он 25 тиенгә сатылды. Сыер итенең бер килограммына дәүләт 23 тиен түләде, ә 1 сум 50 тиенгә сатты. Сөтнең литрына 2,8 тиен түләсә, 22 тиенгә сатылды. Колхоздан сатылган авыл хуҗалыгы продуктларының бәяләре чыгымнарны капламый иде. Колхозлар хезмәт елын зыян белән тәмамладылар һәм алган ссуда, кредитларны дәүләткә кайтарып бирә алмадылар. Шулай итеп колхоз дәүләт алдында зур бурычлы булып калды. Бу еллар буена шулай туплана килде. 1947 елның декабрендә ваклап сату бәяләренә реформа үткәрелде. Шуннан башлап, берничә мәртәбә товар бәяләрен төшерү тормышка ашырылды, акча реформасы үткәрелде.


Авылым (чат башы). Бөек Ватан сугышыннан соң.

1950 елның урталарыннан башлап колхозлардан авыл хуҗалыгы продуктларын сатып алу бәяләрен акрынлап күтәрү үткәрелә башлады. Колхозларның зур суммада булган дәүләткә бирәчәкләре өлешчә бетерелде һәм кичектерелде. Бу елларда колхозчыларның айлык хезмәт хакы ил күләмендә 16,4 сум, ә эшче хезмәткәрләрнең – 64 сум булган.

Шул елларда колхозчы хуҗалыкларыннан сөт, ит, йомырка, йон тапшыру заданиеләре бетерелде, аларны дәүләткә ирекле сату тәртибе кертелде. 1957 елдан башлап хөкүмәт заем чыгаруны туктатты һәм аңа түләүне 25 елга кичектерде. (Бу мәгълүматлар «Труд» газетасыннан алынды. 1987 ел, 22 ноябрь.)


Колхоз амбарлары. Бөек Ватан сугышыннан соң.

1962 елда Киров исемендәге колхозда авыл хуҗалыгы эшләрен механикалаштыру күрсәткечләре.

Эш төре Үлчәү
берәмлеге
Башкарылган эш
Барлыгы Ш.с.
машиналар
белән
1 Бәрәңге утырту га 220 220
2. Яшелчә утырту һәм чәчү га 38 -
3. Кукуруз араларын эшкәртү га 1560 1170
4. Бәрәңге араларын эшкәртү га 220 -
5. Шикәр чөгендере араларын эшкәртү га 40 40
6. Печән чабу га 627 349
7. Салам ою га 2400 360
8. Силос культураларын уру га 134 134
9. Тирес һәм башка ашламаларны чыгару (кертү) т 10760 3860
10. Бәрәңге алу га 220 30
11. Сарык йоны алу (электро-агрегат белән) баш 973 973
12. Сыер саву баш 130 -

1963 ел 1964 ел
Бер гектарга кертелгән тирес (т) 1,92 2,74
Минераль ашлама 71,65 54,86

1950

елда Киров исемендәге колхозга (Акъегет) «Алга» (Сүнчәләй авылы) колхозы кушылды. Сүнчәләйдә сарык һәм тавык фермасы, Акъегеттә сыер, дуңгыз һәм куян фермалары калдырылды.

1958 елда «Кызыл Алан» (Бакырчы) безнең колхозга кушылды. Колхоз Киров исемен саклап калды. Акъегеттә дуңгыз фермасы бетерелде.

1970–1973 елларда колхозда сарык, дуңгыз, куян, тавык фермалары бетерелде.

Авыл хуҗалыгы белән җитәкчелектә бик зур ялгышлыклар җибәрелде. Күп кенә чаралар нигезле уйлап эшләнмәделәр, техника белән тәэмин ителмәгән хәлдә, зур мәйданнарда кукуруз чәчелде, күпьеллык үләннәрнең мәйданнары нигезсез киметелде, вак колхозларны берләштереп, эре колхозлар оештырылды, колхозчы хуҗалыкларында терлекләрнең баш санын чикләү һәм башка шундый чаралар үткәрелде.

1961 елда авылда электр утлары кабынды. Радиоузел эшли башлады. 1967 елда Акъегеттә мастерской, 1972 елда колхоз идарәсе, 1979 елда культура йорты салына, шул елларда яңа терлек абзарлары төзелә.

Колхозда хезмәт көненә акчалата түләү 1960 елда башланды. Ул елны һәр хезмәт көненә акчалата өстәмә түләү 10 тиен күләмендә бирелде. 1966 елның 1 гыйнварыннан башлап тулысы белән акчалата гарантияле түләүгә күчелде. Моның өчен хөкүмәт колхозларга дотация, ссуда бирә иде.

Колхозчыларның тормыш-көнкүреш шартлары яхшырды. Иркен тормышта яши башладылар. Терлекләр саны колхозда да, шәхси хуҗалыкларда да артты. Колхозлардан сатып алына торган авыл хуҗалыгы продуктларына түләү түбәндәгечә артты:

1. Сыер ите (ц) 1.06.1962 1.01.1976 1.01.1983
Югары көрелек 122 сум 160 сум 192 сум
Уртача көрелек 102 сум 133 сум 160 сум
Түбән көрелек 77 сум 100 сум 120 сум
2. Сөт (ц)
1 сорт 25 сум 28,9 сум 33,5 сум
2 сорт 22,5 сум 27 сум 31,2 сум

Төрле елларда колхозның экономик тормышын күз алдына китерү өчен түбәндәге саннарны китерүне урынлы саныйм.

1960–1964 елларда (биш елга уртача) бер гектардан уртача уңыш:

5 елга уртача (ц)
(1960-1964 еллар)
ш.с. 1964 ел
Арыш 6,99 4,93
Көзге бодай 7,70 4,87
Солы 5,14 4,5
Язгы бодай 7,89 7,1
Борчак 6,09 7,5
Вика 10,1 7,5
Карабодай 4,09 3,3
Бәрәңге 39,0 45,8
Шикәр чөгендере 52,71 45,8

Киров исемендәге колхозның комплекслы бригадаларга бүленеше (1965 елның 1 гыйнварына):

Үлчәү берәм-
леге
I
ком.
II
ком.
III
ком.
1. Авыл хуҗалыгы җирләре га 2005 1756 842
ш.с. сөрү җирләре га 1681 1509 801
2. Беркетелгән терлекләр
а) Сыерлар баш 145 94 -
б) Башка мөгезле эре терлек баш 269 131 -
в) Дуңгызлар баш - 472 -
г) Сарыклар баш - - 706
3. Энергоресурслар
а) Тракторлар (15 ат көчле) данә 12,12 13,9 7,44
б) Комбайннар данә 2 2 1
в) Эш атлары баш 43 50 28
4. Барлык колхозчылар 313 335 212
ш.с. хезмәткә яраклы 291 328 181
5. Бер хезмәткә яраклы кешегә туры килгән сөрү җире га 7,3 5,84 5,69

Бер трактор, комбайнга йөкләнгән эш:

Җир төре 1963 1964
Мәйдан Машина саны Бер машинага эш күләме (га) Мәйдан Машина саны Бер машинага эш күләме (га)
1.Шартлы трактор Сөрү җирләре 3921 24,67 158 3921 29 135
2.Комбайн (бөртекле) Бөртекле культура 2473 7 353 2533 6 422
3.Комбайн (силос) Кукуруз 300 3 100 200 2 100

Уртача бер елга бөртеклеләрдән 30000–45000 ц тулай җыем алынды (1981–1985 елларда).
Бер гектардан уртача уңыш (ц):

1966 ел 1967 ел 1968 ел 1969 ел 1970 ел 5 елга уртача
(ц) 9,1 11,6 13,7 17,00 13,9 13,3
1981 ел 1982 ел 1983 ел 1984 ел  1985 ел 5 елга уртача
(ц) 9,0 24,5 22,5 15,1 20,8 18,1

Бер сыердан савылган сөт (кг):

1966 ел 1967 ел 1968 ел 1969 ел 1970 ел 5 елга уртача
(кг) 2192 2223 2328 2511 2759 2403
1981 ел 1982 ел 1983 ел 1984 ел  1985 ел 5 елга уртача
(кг) 1856 2018 2501 2451 2254 2011

1981–1985 елларда бер елга уртача 1381 ц ит җитештерелде.

Колхозның техника белән тәэмин ителеше (данә):

1970 ел 1975 ел 1980 ел 1985 ел
1. Тракторлар 23 24 30 25
2. Комбайннар 10 11 12 20
3. Автомашиналар 17 19 14 13

Хезмәткә түләү:

1970 ел 1975 ел 1980 ел 1985 ел
1. Барлыгы (мең сум) 302,4 386,1 422,4 532
2. Бер кеше-көненә (сум)

1990

елларга кадәр бу күрсәткечләр артты.

Югарыда күрсәтелгән саннар колхозның икътисадына тулы анализ бирмиләр. Шулай да бу саннардан, күрсәткечләрдән чыгып, икътисадны күз алдына китерү мөмкинлеге туа.

Колхозда икътисадның йомшак булуы, авыл тормышы белән шәһәрдәге тормыш арасында аерманың зур булуы, җитәкчеләр тарафыннан кеше белән эшләүдә тупаслык очракларының булуы, яшьләрнең күпләп авылдан китүенә сәбәп булды. Бу хәл 1979 елдан, колхоз рәисе булып Зәбиров Зөфәр эшли башлагач тагын да арта төшә.

Хөкүмәтнең авыл хуҗалыгына карата үткәрелгән сәясәте, кайгыртуы нәтиҗәсендә күмәк хуҗалыкның икътисады яхшырганнан-яхшыра барды. Бу колхозчыларның тормыш-көнкүреш шартларын яхшыртты. Шәхси хуҗалыклар төзү эшләрен тагын да киң җәелдерделәр. Җиңел машина, мотоцикллар алдылар. Ялгыз карчыклардан тыш барлык өйләрдә телевизор утлары кабынды, төсле телевизорлар саны артты. Гомумән 1975–1991 еллардан авылда бик күп йортлар яңартылдылар, күп кенә кирпеч йортлар салынды.

1990 елда бөртеклеләрдән уртача уңыш (1 гектарга) – 23,8 ц, 1991 елда – 20,3 ц, 1992 елда – 28,3 ц булды.

Бер сыердан уртача савым 1988 елда – 2808 кг, 1989 елда – 3002 кг, 1990 елда – 3063 кг, 1991 елда – 3141 кг, 1992 елда – 2886 кг булды.

1988 елда колхоз хуҗалык елын 724 мең сум файда белән тәмамлады (рентабельлек – 47,7%), 1989 елда – 718 мең сум (рентабельлек – 39,5%), 1990 елда – 811 мең сум (рентабельлек – 39,7%), 1991 елда – 813 мең сум (рентабельлек – 72%), 1992 елда – 814 мең сум (рентабельлек – 94%) файда алып хуҗалык елын тәмамлады (еллык табышка дотация дә кертеп исәпләнгән).

Югарыдагылардан күренгәнчә, 1988–1992 елларда күмәк хуҗалыкның икътисады яхшыра төште, киләчәккә зур өметләр белән икътисадның тагын да яхшыруын көтәргә мөмкин иде. 1991 елда Киров колхозыннан аерылып чыгып, Акъегет күмәк хуҗалыгының икътисады яхшыруына ышандык, әмма бу ышаныч юкка чыкты, моңа нәрсә комачаулады соң? Сәбәбе нәрсәдә булды?

1985 елда КПСС ҮК илдә үзгәртеп корулар үткәрергә кирәк дигән карарга килде. КПСС ҮК Генераль секретаре М.С.Горбачевның «перестройка» дигән сүзе дөнья халыкларының лексиконына керде. Экономиканы (икътисадны) үзгәртеп кору турында күп сөйләнде, әмма аз эшләнде, буш сүзләр күп булды. Нәтиҗәдә, 1991 елда СССР таркалды. Бу АКШ Үзәк разведкасының, АКШ һәм Көнбатыш илләренең 1917 елдан бирле СССРны туздыру турындагы омтылышларының тулы җиңүе булды. Шундый көчле һәм бердәм тупланган илне бер пуля да атмыйча таркату, аны җиңү бер караганда гаҗәп тә. Б.Н.Ельцин һәм аның тарафдарлары «демократия» пәрдәсе астында илдә яңа сәясәт һәм икътисадый үзгәрешләрне – «базар икътисадын» тормышка ашырырга керештеләр. Әле бу үзгәрешләрне үткәрү дәвам итә, ә бу үзгәрешләр илдә промышленность һәм авыл хуҗалыгының эшчәнлегендә зур авырлыклар китереп чыгарды һәм аларда продукция җитештерү кимеде, аерым предприятиеләр ябылды, ә күпчелеге зыянга эшли башлады, эш урыннары кыскартылды. Нәтиҗәдә, эшсезләр армиясе барлыкка килде. Базар икътисадында хөкүмәт тарафыннан җибәрелгән зур ялгышлар нәтиҗәсендә хезмәт ияләренең тормышы начарланды. Хезмәт хакларын 6–10 ай ала алмый башладылар. Шунлыктан илдә забастовкалар, ач торулар һәм башка шундый күренешләр бик еш кабатлана. Илдә бандитизм, яллап үтерү, талау, көчләү, фәхишәлек һәм эчүчелек, наркомания киң җәелде. Илдә хосусыйлаштыруны үткәреп, халык 70 ел дәвамында бөтен көчен туплап хасил иткән байлыкның бик күбе аерым комсыз бәндәләр, түрәләр тарафыннан үзләштерелде. Авыл хуҗалыгы турында югарыда утыручы түрәләр бик җиңел уйладылар. Алар колхоз һәм совхозларны таратырга, җирләрне аерым кешеләргә бирергә, фермерларга тапшыру барысын да хәл итәчәк дип уйладылар. Ә тормыш моны кире какты. Безнең илдә әле болай эшләү мөмкин түгел.

1990 елда авылда бары тик 156 хуҗалык калды. Үткәннәрне белмәгәннең киләчәге юк, диләр. Югарыда утыручы түрәләр яңадан авыл хуҗалыгында элек ясалган зур ялгышлыкларны кабатлый башладылар. Менә кайбер шундый әһәмиятле фактларны язып үтәм. Бернинди икътисадый анализлар ясамыйча чагыштырып карыйк: хөкүмәт 1996 елда бодайның бер килограммын 1050 сумга сатып алды, ә бер кг бодай онын кибетләрдә 2800 сумга сата, арышның бер килограммын 650 сумга сатып алса, ә онның бер килограммын 1400 сумга сата. Бер буханка арыш икмәге 1600–2000 сумнар тора. Сөтнең 1 литрын 1000 сумга сатып ала, 2,5% сөтне 1600 сумга сата. Ярма, шикәр комы, тоз, шырпы һәм башка промышленность товарлары белән шундый хәл. Бер литр бензин 1800 сум, «КамАЗ» автомашинасы – 136–166 млн. сумга кадәр, «Нива» комбайны – 200 млн., «ДОН» комбайны – 500 млн., «Белорусь» тракторы – 65–75 млн., «ДТ–75» тракторы – 116 млн. сум тора. Каян алып куелган бәяләр бу? Аны кем исәпләп, анализлап караган?

Менә, шушындый «базар» булганлыктан авыл хуҗалыгы коллективлары бары тик зыянга эшли башладылар.

1991 елның гыйнвар аенда Акъегет авылы Киров исемендәге колхоз составыннан чыкты. Колхозчылар күмәк хуҗалыкка «Акъегет» дип исем бирү турында карар чыгардылар.

  1. Гомуми җир мәйданы - 1943 га.
  2. Барлык авыл хуҗалыгы җирләре - 1766 га, шул саннан: сөрү җире - 1585 га, көтүлек җирләре - 181 га.
  3. Урман (каенлык) - 97 га.
  4. Водоем (буа) - 1,5 га.

Хезмәткә яраклы колхозчылар – 124 кеше, шул саннан: хатын-кызлар – 50 кеше.

Алда күрсәтеп кителгән авыл хуҗалыгын җитәкчелек итүдәге ялгышлыклар безнең «Акъегет» ширкәтен бик авыр хәлгә куйдылар. Әгәр хуҗалык 1991 елда 813 мең сум файда алып 94% рентабельлек белән тәмамласа, 1996 елда бөртеклеләрдән 20,3 ц уңыш алып, һәр сыердан уртача 1794 кг сөт савып, 181 млн. сум зыянга эшләп минус 10% рентабельлек белән хуҗалык елын тәмамлады. Бу елда уртача хезмәт хакы 242 мең сум булды.

1997 елның 1 гыйнварена хезмәткә түләү бурычы 130 млн. сум, төрле оешмаларга бурыч – 632 млн. сум, налог түләү бурычы – 406 млн. сум булып, барлык бурыч – 1 млрд. 980 млн. сум тәшкил итте. Менә шундый хәлдә калды күмәк хуҗалык.

Авылда төзелешләр бетте дип әйтерлек, ширкәттән ярдәм көтеп булмый. Халык үзенең шәхси хуҗалыгында терлек санын арттырып үзен сөт, май, ит белән тәэмин итү юнәлешен алды. Бәрәңге игүгә игътибарын нык арттырды.

Биредә колхоз һәм ширкәт белән җитәкчелек итүдәге кимчелекләрнең, хезмәттә тәртипнең начарлануы, эчүчелек һәм башка җитешсезлекләрнең икътисадка тискәре тәэсирен күрсәтергә кирәк.

1994 елда шәхси хуҗалыкларда 142 баш мөгезле эре терлек, шул саннан 100 баш сыер, 616 баш ана баш сарык, 6 баш кәҗә һәм 3 баш ат бар иде.

1996 елда авылга үзәктән газ кертү тулысынча тәмамланды.

1997 елда 198 мең сумга үзбушаткыч КамАЗ автомашинасы, 2000 елда 309 мең сумга бер чылбырлы трактор, бер миллион 470 мең сумга бер «ДОН» комбайны алты ел срок белән кредитка сатып алынды.

«Акъегет» чикләнгән җаваплылыктагы ширкәт 2000 елны тәмамлап, XXI гасырга нинди күрсәткечләр белән керүен түбәндәге саннар белән күрсәтеп үтүне кирәк саныйм:

Хезмәткә яраклы барлык кеше – 95, шул саннан: ирләр – 63, хатын-кызлар – 32 кеше.

Техника белән тәэмин ителеш:

  1. Тракторлар - 14. Шул саннан: чылбырлы тракторлар - 7
  2. Комбайннар - 4, шул саннан: "ДОН" - 1.
  3. Автомашиналар - 10, шул саннан: йөк машинасы - 6, автобус - 1, бензовоз - 1, җиңел машина - 2.

Терлекчелек

  1. Мөгезле эре терлек - 494 баш. Шул саннан - сыерлар 270 баш.
  2. Бер сыердан уртача савым - 1598 кг. (чагыштыру өчен: 1991 елда мөгезле эре терлек – 973 баш, ш.с. сыерлар – 325 баш, уртача савым – 3141 кг булган)
  3. Атлар – 14 баш.
  4. Дуңгызлар – 85 баш, шул саннан: аналар –10 баш. (Дуңгыз фермасы 1999 елда яңадан оештырыла.)

Соңгы өч елда бер гектардан уртача уңыш:

1998 елда 13,5 ц, 1999 елда 11,8 ц, 2000 елда 20,3 ц булды.

Хуҗалыкның икътисадый хәле авыр. 2001 елның 1 гыйнварына гомуми бурычы 4 млн. 134 мең сум тәшкил итә. Шул саннан хезмәт хакы бурычы 143 мең сум (2000 елның сентябрь аеннан бирле бирелмәгән), товар кредиты – 282 мең сум, озак сроклы кредит – 1 млн. 684 мең сум.

2001 елның 1 гыйнварына шәхси хуҗалыкларда булган терлек санын исәпкә алу авыл советы тарафыннан башкарылган. Аның нәтиҗәләре түбәндәгечә:

  1. Мөгезле эре терлек, барлыгы – 127 баш, ш.с. сыерлар – 114 баш.
  2. Сарыклар – 220 баш.
  3. Кәҗәләр – 3 баш.
  4. Атлар – 9 баш.
  5. Кошлар – 803 баш.

К

ыскача хөкүмәтнең авыл халкы белән җитәкчелегенә тукталып китәм. Билгеле булганча, патша заманында авыл белән хөкүмәт исеменнән старосталар җитәкчелек иткәннәр. Иң әһәмиятле мәсьәләләр авыл җыенында хәл ителгәннәр һәм җыен карарларын үтәлешен старосталар нык контроль астында тотканнар.

Октябрь революциясеннән соң, 1917–1920 елларда, Казан губернасы 12 өяздән тора. 1920 елда Татарстан Автономияле Республикасы оештырылганнан соң, элекке өязләр урынына кантон дип аталган 12 административ берәмлек оештырыла. Һәр кантон берничә волостьны үз эченә берләштерә. Мәсәлән, Свияжск кантоны 8 волость, 181 авыл советы, 218 авылны берләштерүче административ берәмлек була.

1926 елда Татарстан республикасында 12 кантон, 125 волость, 3826 авыл советы була.

Бу елларда (1921 елдан башлап) безнең авыл Свияжск кантонына керә. Иң беренче Әрә авылында волость була, соңрак безнең авыл Норлат волостена керә. 1927 елдан башлап Норлат районы оештырыла, 1963 елга кадәр Норлат районы составында булабыз, аннан Зеленодолга (Яшел Үзән) күчәбез. Шулай итеп 1920 елдан башлап авылларда җитәкчелек авыл советлары карамагына күчә. Авылда беренче авыл советы рәисе булып Шаһимәрдәнев Гәрәй эшли башлый. Авыл советлары 1930 елларның урталарына кадәр авылда җитәкчелек эшен үз өсләренә алып эшләп килсәләр, соңрак авылда һәм районда да төп роль партия комитетлары карамагына күчә. Совет органнарының эшчәнлегенә партия комитетлары юнәлеш бирә һәм советларның эшен контрольгә ала.

Шәхси хуҗалыклар тарафыннан хөкүмәткә ит, сөт, йомырка, йон түләүләр бетерелгәч һәм 1970 елларда колхоз һәм совхозларның икътисады шактый ныгыгач, авыл советларының җитәкчелек роле кимеде. Авыл халкының тормыш шартлары колхоз һәм совхозларның икътисадына тагын да нык бәйле булды. Бу елларда инде колхоз рәисләре авылда үзләрен төп хуҗа итеп тота, зур «түрә» итеп үзләрен сизә башладылар, ә район партия комитеты һәм район советы башкарма комитеты җитәкчеләренең күбесе бу хәлне күрмәмешкә салыштылар.

Авылны яшелләндерү, юллар һәм урамнарны карап төзәтеп торуга әһәмият бөтенләй кимеде. Авыл советларының үзидарә советлары дип исемнәрен алыштырдылар. Нәтиҗәдә, бары исем алыштыру гына булды.

Авылда халык саны, хуҗалыклар саны кимегәннән кимеде. Бөек Ватан сугышына кадәр авылда 364 хуҗалык булса, 1970 елда 186 хуҗалык (4 йортта торучы юк) булып 803 кеше авылда яши иде. Шул саннан ирләр – 337, хатын-кызлар – 466. (Чагыштыру өчен: Бакырчыда 152 хуҗалыкта 319 ир, 427 хатын-кыз, Сүнчәләйдә 105 хуҗалыкта 237 ир, 281 хатын-кыз яшәгән.)

1990 елда авылда 156 хуҗалык калган булса, ә 1997 елның 1 гыйнварына Акъегеттә 143 хуҗалык кына калды. Барлыгы 413 кеше яши. Бу башланган үзгәрешләр нәрсә белән бетәр, хәзер аны күз алдына китерү мөмкин түгел. Шулай да әгәр ашыгып, нигездән ныклап уйламыйча үзгәртүләрне алып барсалар, авыл халкының, бигрәк тә пенсионерларның, картларның авыр хәлдә калуы мөмкин.

Нәрсә буласын алдагы еллар күрсәтер.




Hosted by uCoz