Эчтәлек

Кереш
Гасырлар аша
Лашманчылар
Октябрь революциясе
Колхоз төзү
Бөек Ватан сугышы
Икътисад
Ислам дине тарихы
Авылда христиан дине
Мәгариф
Мәдәният һәм сәнгать
Сәламәтлек саклау һәм спорт
Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз
Авылыбызның күренекле шәхесләре
Акъегет мәктәбендә эшләгән укытучылар һәм директорлар
Колхоз һәм Авыл советы хезмәткәрләре

 Кушымталар

Россиядә идарә органнары
Акъегет авылында халык санының үзгәрешен күрсәтүче саннар.
З.Шәфигуллин мәдрәсә-мәктәбендә укыткан шәхесләр
Аңлатмалы сүзлек
Әһәмиятле мәгълүматлар
Төрле мәгълүматлар
Мордвалар турында
Кайбер товар бәяләре
Кайбер кулланылган чыганаклар

 Элемтә

Кунак китабы
e-mail





 
© И.Г.Тимершин, 2001.
© Р.Р.Сәләхиев, текстны нәшер итүгә әзерләү, макет, верстка, 2001.

Мәгариф

Б

илгеле булганча, татар халкының язма культурасы бик борынгыдан килгән. Ислам динен тоту белән бәйләнешле рәвештә һәр авылда шул заманның укымышлы кешеләре муллалар булганнар. Алар авыл балаларын укырга һәм язарга өйрәткәннәр. Кызларны абыстайлар укытканнар, кызлар элек бары тик укырга гына өйрәнгәннәр. Уку дини сабак, Коръәнне күңелдән ятлау булган. Озак еллар дәвамында укуны гарәп хәрефләрен өйрәнү – хәрефләп өйрәнүдән башланган. Мәдрәсә әлпи-тиси дип әйткән сүзләрдән шаулап торган (әлпи-тиси – әлиф-бә-тә-сә гарәп әлифбасындагы беренче дүрт: а, б, т, с хәрефләрен бозып әйтелгән исемнәре.) Соңыннан иҗекләп укуга күчәләр. Кадим мәдрәсәләрендә Болгар заманында ук көйле әсәр «Бәдәвам шәриф» дәреслек урынына йөргән һәм өйрәнелгән. Безнең авылда да укыту эше муллалар, остабикәләр тарафыннан бик күптән алып барылган. Дини китаплар бик борынгы гарәп, кадим хәрефләре белән язылганнар. Авылның иске зиратында андый язмалар кабер ташларында күп иде. Шулай ук бик борынгы гарәп хәрефе белән язылган (бәлки фарсычадыр) кабер ташы Чувашстан республикасы Шулкан авылы каршында Бүшәрмә (Мусирма) елгасының сул ярының өске өлешендә бар иде.

Бик борынгы заманда авыл әле яңа гына оешкан вакытта балаларны укыту белән Болгар илендә алган белемле булган әти-әниләре, туганнары шөгыльләнгәннәрдер дигән фикер туа. Чөнки бу вакытта авыл бик кечкенә булган, мәчетләр булмаганнар.

Алда язып үтелгәнчә, Чувашстан республикасының Әҗбаба авылында Казан ханлыгы чорында Хаҗи Мөхәммәд Чәләби (1522 елда үлә) исемле кешенең шул авылда ничә еллар буе дәрес әйтүе (балалар укытуы) турында күрсәтелде. Әҗбаба авылы безнең авылдан 4–5 чакрым ераклыкта гына.

Югарыда язылганнардан чыгып, безнең авылда да бик күптәннән бирле балалар укыту алып барылгандыр дип фикер йөртү һич тә ялгыш булмас, минемчә.

Казан ханлыгы чорында илдә мәктәп-мәдрәсәләр булган, кулъязма китап язу белән шөгыльләнүче профессиональ көтепчеләр яшәгән, китапханәләр эшләгән.

1810 елда Казан губернаторы кушуы буенча татар мәктәп, мәдрәсәләре программасын тикшергән комиссия үзләренең рапортында: «Анда гарәп, фарсы, татар телләрен укыталар, арифметика, геометрияне өйрәнәләр, физика нигезләрен, Аристотель философиясен үтәләр, мөселман халыкларының тарихын тикшерәләр, коръән ятлыйлар, аны шәрыкьлиләр, дини-йола-гадәтләрне укыталар», – дип нәтиҗә ясый.

Безнең якташыбыз, язучы Афзал Шамов үзенең 20 март 1987 елда Тимершина Рәхиләгә язган хатында «Әбиебез чыннан да Хәтфикамал (1849–1935 еллар) исемле иде. Шигырьләр яза, мөнәҗәтләр чыгара иде. Гарәпчә дә, фарсыча да яхшы укый һәм укыганнарын татарчага тәрҗемә итеп бара иде» – дип яза. Бу язмада күренгәнчә, инде ул заманда безнең авылда балалар укыту чагыштырмача билгеле бер югарылыкка куелган булган (искәрмә: А.Шамов әбисе Хәтфикамал Акъегет авылы кешесе Вахит кызы. Тимершина Рәхиләнең бабасы Шакирның бертуган апасы. Хәтфикамалны буй җиткәч, Татар Танае авылы кешесенә – А.Шамовның бабасына кияүгә бирәләр).

Мәдрәсәдә уку китаплары: «Коръән», «Иман шарты», «Хәфти-як», «Йосыф китабы» һәм башкалар була. XIX йөз азагында һәм XX йөз башында чат башындагы мәдрәсәдә Әхмәтша мулла, Урта мәхәлләдә Шакир, Гарифҗан, Ярулла муллалар укытуы мәгълүм.

Миңа 1980 елда Шиһапов Габдрахман бабай (84 яшь) үзенең чат башы мәдрәсәсендә укуы турында болай дип сөйләде: «7 яшемдә Әхмәтша мулла мәдрәсәсенә 1903 елда укырга кердем. Анда читтән килгән Хөсәен һәм Гали хәлфәләр укыттылар. Мәдрәсәдә дин сабагыннан тыш укырга һәм язарга өйрәттеләр. Болардан тыш хисап (арифметика), җәгърәфия (география), табигать фәннәрен өйрәндек.»

Фатих Әмирханның Ризван Алушига 2 ноябрь 1903 елда Казан шәһәреннән язган хатында шундый юллар бар: «...үземнең мәгыйшәтем, әлһәмделилла, яхшы бер хәлдә (самариларда) монафикьланып ялтырап, йөрмәктәләрдер, бакый бераздан беленер. Гали Гыйләҗиның адресы ушбу:

Казанско-Московская Ж.Д. Ст.Урмары
дер. Акьзигит, передать мулле
Ахматшаю Фатыховичу Мядигулову
Мөгаллим Гали Гыйлаҗи җанапләренә»
(Ф.Әмирхан. Әсәрләр. Казан. 1986 ел. 4 том. 223 бит.)

Бу хаттан күренүенчә Г.Шиһаповның сүзләре раслана, мәдрәсәдә мөгаллимнәр дә укытканнар. Сафиуллина Минҗиһан апаның сөйләве буенча, анда соңрак аның Фәйзрахман исемле абыйсы (Әхмәтша мулланың туганнан туганы) һәм Әхмәтша мулла улы Дәүләтша укыткан.

Шулай да бу мәдрәсәләрдә иске тәртипләр белән укытылган. Тәртип бозган, сабагын белмәгән балаларны кирпеч күтәртеп чатлыкка бастырып куйганнар, борчак, хәтта карабодай өстенә тезләндергәннәр, озын тал чыбыгы белән сукканнар. Тал чыбыгы арткы рәттәге парталарга җитә иде»,– дип сөйләделәр картлар.

Абыстайлар кызларны өйләрендә укытканнар. Алар дин сабагы укырга өйрәнгәннәр. Коръән ятлаганнар.

Шәкерт кызлар өй-хуҗалык эшенә булышканнар: су алып кайтканнар, идән юганнар, терлек карашканнар, урак урганнар һәм бала караганнар.

Шәкертләр җомга көннәрендә муллага, абыстайга сәдака биргәннәр. Дини бәйрәмнәрдә мондый бүләкләр бигрәк тә мул итеп бирелгән.

Б

езнең авылда мәдрәсәсендә балалар укыту тирә-як авыллардагы мәдрәсәсе укытуын караганда әйбәтрәк куелган булса кирәк дип әйтәсе килә. Моны раслау өчен бер мисал китерәм: 1914 елның 27 гыйнваренда «Кояш» газетасында «Мөселман Габделкаюм әфәнде Саттаров янында» дип исемләнгән мәкалә басыла. Анда түбәндәге сүзләр язылган: «24 гыйнварда Шәрык клубында булган спектакльдә мөселман капитан Габделкаюм әфәнде Саттаров бар иде. Капитан формасында татар спектакленә килгән Габделкаюм әфәнде, табигый күп кешенең игътибарын җәлеп итте. Спектакльгә килгән күп яшьләр аның белән танышып сөйләштеләр... Габделкаюм әфәнде Саттаров Зөя өязендәге Акъегет авылында туган, 17 яшьләренә кадәр авыл мәдрәсәсендә укыган. Аннан соң атасы белән Уфага күчкән. Анда сәүдә белән мәшгуль булганнар. Тиздән атасы үлгән. Ул үзлегеннән русча укырга тотынган һәм Рыбинскийга барып, андагы диңгезчелек мәктәбенә кергән. Анда бер ел укыганнан соң, 1887 елда Каспий диңгезендәге пароходларның берсенә Хөсәен Мәннәфов пароходына – «Тәтбикат» кә киткән. Севастопольгә килеп, диңгезчеләр мәктәбендә ике ел укып, 1889 елда имтихан тоткан һәм чит дәүләтләргә йөри торган бер корабка капитан булып күчкән. 1913 елның мартыннан Балтик диңгезендә Лудзинский маячный ведомствода хезмәт итәдер.» («Социалистик Татарстан», 1987 ел, 30 август.)



Вәкил һәм Габделкаюм (баскан) Саттаровлар. 1900 ел.


«Яшь ленинчы» газетасының 1988 елның 21 май санында М.Мәһдиевнең «Тарихыбызга саграк...» исеме астындагы мәкаләсе басылып чыкты. Анда түбәндәге юллар бар: «Каюм Саттаров Зөя ягы Акъегет авылы егете. Егерме биш ел буе диңгездә йөзгән кеше. Европада (безнең гасыр башында) ул булмаган порт юк. Беренче ранг капитаны (диңгез флотында контр-адмиралдан кала бер баскычка түбән офицер-капитан) Гельсингфорс (Хельсинки) портында диңгез маяклары ведомствосында хезмәт итә.

Йөзүдән туктагач, ел саен (1911–1914 еллар) чираттагы ялын туган авылында уздыра... Проломный (Бауман) урамыннан мәһабәт гәүдәле, алтын погонлы беренче ранг капитаны «диңгез бүресе» Каюм Саттаров узганда агай-эне эшен ташлап аның артыннан бара. Бу бит үзебезнең татар егете, әнә нинди зур дәрәҗәгә ирешкән.»

Әйе, Каюм Саттаров алтын погоннарын ялтыратып авылга туганы Вәкил Саттаровларга берничә мәртәбә кайтуы турында миңа аларның күршеләрендә үскән (1901 елда туган) Хәмитова Шәмсекамал апа да сөйләде. Каюм Саттаров татарлар арасыннан чыккан беренче диңгез капитаны була.

Әгәр Саттаров Габделкаюм авыл мәдрәсәсендә укып, нигезле башлангыч белем алмаган булса, русча өйрәнеп кенә шундый уңышка ирешә алган булыр идеме икән? Бу хакта фикер йөртергә укучыма калдырам.

З

ариф Бәшири язмаларыннан күренгәнчә, Татарстан республикасының борынгы культура, кулъязма әсәрләр җыелмасы бүлегенең өлкән хезмәткәре (ИЯЛИ, отдел свод памятников) Хәйретдинов Рамил Равил улының 1994 елның 13 апрелендә язган хаттан һәм Сибгатуллин Нәбиулла бабайның сөйләвеннән күренгәнчә, 1898 елда Заһидулла Шәфигуллин (Хаҗи бай) Уча елгасының уң ярында, Бүшәрмә (Мусирма) елгасы белән кушыла торган урыннан бераз югарырак, шактый зур булган, агачтан ике катлы мәктәп бинасын төздереп бетерә. Заһидулла барлык чыгымнарны үз хисабына тота. Бу мәктәп-мәдрәсәдә ир балалар укыйлар. Анда яңа методика белән (җәдитчә) уку кертелә. Бу мәдрәсә кадим мәдрәсәләреннән уку программасы һәм тәртипләре белән бөтенләй аерылып тора. Заһидулла мәктәп-мәдрәсәдә укыту өчен читтән шул заман өчен укымышлы һәм алдынгы мөгаллимнәр чакырта, иң күпчелек чыгымнарны үз хисабыннан түли. Мәктәп-мәдрәсәнең бер каты читтән килеп укучыларга тору өчен бирелә. Мәктәптә рус теле, арифметика, геометрия нигезләре, җәгърәфия, тарих, табигать белеме, татар теле һәм әдәбияты, дин сабагы укытыла. Шәкертләрне кул эшенә өйрәтәләр.

Картларның сөйләүләре буенча, мондый мәктәпнең ачылуы муллаларда, кайбер авыл халкында ризасызлык тудыра. «Русча укытып малайларны кяфер ясыйлар» – диләр алар. Җәдит мәктәбе шәкертләренә каршы мәдрәсә шәкертләрен котырту сәбәпле, беренче елларда алар арасында талаш, хәтта сугышлар да була. Әмма яңалык үзенә юл ача, мулла мәдрәсәләрендә шәкертләр кимегәннән кими. 1906 елда З.Шәфигуллин авыл уртасында бер катлы кызлар мәдрәсәсе төзеттерә. Аның ишек алдында мөгаллимнәр яшәр өчен ике катлы йорт салдыра, кое казыта, алмагач, җиләк-җимеш бакчасы үстерә. Ул барлык чыгымнарны үзе тота. Мөгаллимнәргә үзе хезмәт хакы түли. Мәдрәсәне ягулык белән тәэмин итә, уку-язу җиһазларын, дәреслекләр ала. Укытуның торышын һәм тәртипне күзәтә. Соңга таба мәдрәсә «Русско-татарская школа» дип атала башлый. Анда барлык чыгымнар Земство һәм Заһидулла белән уртакка алып барыла. Яңа тип мәктәпкә тирә-як авылларның алдынгы карашлы муллаларын, бай сәүдәгәр, таза тормышлы крестьян малайлары һәм кызлар киләләр, шунда яшәп укыйлар. Монда Тугай (Әрә), Күгеш, Айдар, Мулла Иле, Мамадыш, Танай һәм башка авыллардан килеп укыганнар. Кайбыч, Апас якларыннанда килеп укыйлар.

Авылыбызның бик күп малайлары һәм кызлары шушы мәдрәсәдә укып, шул заман өчен нигезле белем алалар. Алар Совет властеның беренче көннәреннән башлап хуҗалыкның төрле тармакларында җитәкчеләр булып эшлиләр. Бу мәктәптән бик күп укытучылар чыга. Алар Татарстанның бик күп районнарында эшлиләр, Урта Азиядә балалар укытып, артта калган үзбәк халкына белем алырга ярдәм итәләр. Мәсәлән, язучылар Афзал Шамов, Зариф Бәшири, ветеринария фәннәре белгече профессор Хәйретдин Әлмиев, озак еллар оборона министрлыгында эшләгән полковник Рәүф Сәмитов, инженер-конструктор Госман Мәдыйгулов, авылда яңа тормыш өчен актив көрәшчеләр: Хикмәт Сәгыев, Хәбиб Әдиятуллин, Сәет Шакиров, Гәрәй Тимершин, Гарифҗан Бәхтияров, Ярхәм Мәдыйгулов, Мәннәф Кавиев, Хәким Илматов, Җамал Садриев, Габдрахман Шиһапов, Габдулла Әлмиев һәм башка бик күпләр, укытучылардан Мәрзия һәм Хәтимә Әлмиевалар, Хәлимә һәм Галия Мәдыйгуловалар, Хәйрулла Әлмиев, Кашаф Низамиев һәм башка бик күпләр шушы мәктәптә укып белем алган кешеләр.

Алда әйтелгән фикерләрне раслау өчен шушы мәдрәсәдә укыткан һәм укыган кешеләрнең язмалары, сөйләмнәре, архив документлары белән авыл тарихын укучыларны таныштырып китү кирәк дип саныйм.

Я

зучы Зариф Бәшири (1888–1962) Акъегет мәдрәсәсендә укыган чакларын искә алып, андагы укыту-тәрбия эшенең куелышы турында үзенең «Замандашларым белән очрашулар» (Казан. 1968 ел) исемле әсәрендә менә нәрсәләр яза: «...Хәзер миңа ундүрт яшь. ...Шул гомернең дүрт елы мәдрәсәдә үтте. Мин авылга кайтып, өч-дүрт көн үткәч, Акъегет авылындагы Заһидулла бай Шәфигуллиннан бер хат килде. Ул әтине үз мәктәбендә булачак тантаналы имтиханга чакыра икән. Әтинең сүзенә караганда, бу имтиханга Казаннан һәм башка өязләрдән дә күп кенә кешеләр киләчәк.

Әнә шул юл белән халык арасына яңа тәртипле мәктәпләрнең файдасы булуы турында фикер таратыла, чөнки бөтен Тау ягында (Буа, Тәтеш, Зөя, Цивиль өязләрендә) беренче тапкыр ачылган бу яңа мәктәпкә каршы надан, кара муллаларның һәм аларның таянычы булган байгураларның әшәке лыгырдаулары әледән-әле ишетелеп тора иде.

Минем әти исә нинди генә җирдә, нинди генә мәҗлестә булмасын, яңача укуга каршы сүзләр кузгалган чагында, аларны ялганга чыгарып, мондый укуны дәртләндереп мактый иде.

Быел мине дә шундый ният белән Акъегет мәдрәсәсенә имтиханга алып барды...

Бакча эченә салынган ике катлы зур мәктәп. Аның түбәнге катында җыйнак бүлмәләрендә читтән килеп укучылар тора. Югары катында уку, класс бүлмәләре. Пакь, таза, бөтен җирләре балавыздай итеп юылган һәм кара парталар тезелеп киткән бу бүлмәләргә кергәч тә, мин үземне яңа дөньяга чыккандай хис иттем һәм күз алдыма Буа мәдрәсәсе ыржаеп килеп баскандай булды.

...Мәктәп ишек алдында мунча. Шәкертләр атна саен шунда кереп юыналар. Зур ашханә. Анда һәрвакыт куб кайнап тора, теләгән чагында чәйне эчә бир. Аның янында киң чуен плитә, кастрюлеңне куй да аш пешер. Ашханә янында якты җылы юыну бүлмәсе. Болар беренче күрүдә мине бик тә гаҗәпләндерде, әлбәттә.

...Дөрестән дә ул сүзендә торды. Көз җиткәч тә Акъегеткә укырга китерде. (З.Бәширинең атасы – Чүти мулласы. Чүти Акъегеттән 45–50 чакрымнар ераклыкта, Заһидулла бай анда да мәдрәсә төзетә. – Т.И.)



Зариф Бәшири үзенең хезмәттәшләре белән.


Мин бу мәктәптә дүрт ел укыдым. Әмма һич шикләнми шуны әйтә алам: бу мәктәп минем аңымны, дөньяга, тормышка булган карашымны киңәйтте, мине начармы-яхшымы, әдәбият мәйданына кертеп, матбугат хезмәтчесе ясады!»

Бу елларда баш хәлфә Гариф Хәйруллин һәм Лотфулла Булатовның укытуы да билгеле. Озак еллар мәктәптә рус телен Шаһбахрам Гобәйдуллин укыта. Ул мари якларыннан килгән була. Аның хакында миңа Шиһапов Габдрахман бабай мактап сөйләде: «Ул читтән килгән, бик белемле кеше иде. Үзе татар түгел, керәшен булса кирәк. Аны, буй җиткән егетне үз ризалыгы белән сөннәткә утырттылар.» Заһидулла мәдрәсәсендә Әхмәтша мулла улы Дәүләтша арифметика һәм геометрия нигезләреннән белем бирә.

Ө

лкән әдибебез Афзал ага Шамов Татар Танае авылыннан килеп Заһидулла мәдрәсәсендә укый. Бу хакта ул 1986 елның 30 мартта Әлмиев Альфредка язган хатында менә нәрсәләр хәбәр итә: «Мин Заһидулла мәдрәсәсендә Акъегеттә 1915–1916 елларда укыдым. Энем Бөек Ватан сугышында һәлак булды. Сеңлем исән, пенсиядә. Укытучы иде...

...Заһидулла бай мәдрәсәсендә рус класслары бар иде. Ул чагында Земство карамагындагы башлангыч рус мәктәпләре өч класслы иде. Мин аны Акъегеттә тәмамладым. 1915–1916 елларда мәдрәсәдә өч кеше укытты. Фатих Сәйфи-Уфалы, Нурулла мулла Яруллин һәм тагын бер укытучы (фамилиясен белмим.)



Афзал Шамов


Авылда кызлар мәктәбе бар иде. Андагы укытучылар: Бирүзә Сәйфуллина (Ф.Сәйфинең тормыш иптәше), Бирүзә ханым сеңлесе Җөйрә, Нурулла мулла хатыны Өммегөлсем.»

З

аһидулла мәдрәсәсендә 1909 елдан 1911 уку елына чаклы укыткан Зәйтүнә Фәхри-Юльметованың көндәлек дәфтәреннән күчереп язылган өзекне миңа аның улы геология фәннәре кандидаты Шамил әфәнде Юльметов җибәрде. Аннан кайбер өзекләр китерәм: «Әй, авылкай! Кемнәр кушты сиңа бу исемне «Акъегет» дип?... Сиңа үпкәләмим мин Акъегет, 17 яшемдә килеп суларыңны эчтем, юлларыннан йөрдем, сөттән ак, судан саф булып килдем сиңа, шулай ук керсез, саф көенчә киттем синнән. Шулай булгач ник сагынмыйм, ничек онытыйм сине? Онытмыйм һаман да. Яшь, матур булып синең урамнарыңда йөрим.

...Поезддан төшүгә, безне Шәфигуллинның кыңгыраулы пар аты каршы алып Акъегеткә алып китте.

...Без Хаҗи бабай, аның кызы Әсма һәм мин мәктәпне карарга бардык. Кызлар мәктәбе бик иркен, якты, биек итеп эшләнгән. Мәктәп белән янәшә укытучы өчен җыйнак һәм матур итеп салынган өй бар. Узган ел укыткан мөгаллимә Мәликә исемле кыз әнисе белән шул өйдә торганнар. Мин ялгыз булгач үзләрендә калдырдылар. Мәктәп чиста, парталар, кара такта һәм башка кирәкләр белән җиһазландырылган. Китап-дәфтәр, каләм кебек укыту әсбаплары барысы да байдан. Рәхим итеп кил дә укы! ...Бу авылда мин 1909 нчы елдан 1911 нче уку елына чаклы ике ел укыттым. 1910 елның көзеннән кызларга да рус теле укытучысы килде. Ул Казаннан Рабига Казакова булып, урта яшьләрдәге бер ханым иде. Ул әлеге мәктәп янындагы өйдә торды. Бу вакытта ирләр мәктәбендә Әхмәтша мулла улы Дәүләтша, рус телен Шаһбахрам Гобәйдуллин (мари ягыннан) укытты. Гариф белән Зариф Бәшириләрне сагынып телгә алалар иде...



Зәйтүнә Фәхретдинова (утырган)


...Минем ашап-эчүем хисапка керми. Айга 25 сум вазифа алам. Атна саен балалар хәер дип акча китерәләр, аны алмый ярамый. Чөнки хәерсез алган белем файдасыз була, имеш. Ул хәер акчасы күп җыела...»



Зәйтүнәнең укытучы таныклыгы


Зәйтүнә Харрас кызы Фәхретдинованың (Юльметова) кыскача биографиясе.

Зәйтүнә-Фәхри 1892 елда Зәй-Каратай авылында (Татарстан республикасы Лениногорск районы) мулла гаиләсендә туа. Әтисе Харрас Чистай мәдрәсәсен тәмамлый. Аның туганнары да мулла булалар. Зәйтүнәнең әнисе Фатыйма Кәрәкәшле авылының шактый хәлле Батыршиннар нәселеннән. Зәйтүнә бик яшьли әти-әнисеннән белем ала. Соңыннан Әлмәттә кардәш туган апасыннан белем ала. 1906 елда Зәйтүнәне белем өстәргә Чистайга җибәрәләр. Монда ул Мортаза Ваһаповлар гаиләсендә торып аның кызы – күренекле мәгърифәтче Фатыймадан белем ала. 1907 елда Ваһаповлар Кәрәкәшлегә күчеп киләләр.Фатыйма-Фәридә белән Зәйтүнә авылда кызлар мәктәбе ачалар. Мәктәп өчен бинаны Зәйтүнәнең әтисе бер өен бушатып бирә. Шул ук елны Зәйтүнә кызлар укыта башлый, үзе дә Фатыйма-Фәридәдән белем ала. 1908 елда Зәйтүнә Буби мәктәбенә укырга килә һәм 1909 елга кадәр белем ала. 1909 елда аны Акъегет мәктәбенә мөгаллимә итеп җибәрәләр. Акъегет мәктәбендә 1909–1911 елларга кадәр укыта. 1911 елда Зәйтүнә Бөгелмә шәһәренә русча укырга китә. Шунда кияүгә чыга, Бөгелмәдә укыта башлый. Аннан 1914 елдан Кәрәкәшледә, 1917 елдан Бөгелмәдә укыта. 1922 елда 4 баласы булгач укытуны калдыра. Зәйтүнә белән Фатыйх (ире) балаларына белем бирүгә күп көч куялар. Кызы Наҗия – инженер-химик, улы Сәгыйт – инженер-электрик, кызы Суфия – филолог, профессор, улы Шамиль – нефтьче, фән кандидаты, кызы Фәүзия – табибә, улы Равил – офицер, улы Рафаэль – электрик.

Зәйтүнә 90 яшендә Казанда вафат була.

Зәйтүнә турында Буби һәм Кәрәкәшле мәктәпләре музейларында язмалар саклана. Тулы биографиясе минем архивымда саклана

А

къегет мәдрәсәсендә укытучы булып эшләгән Мәрьям Зәйнуллина (кыз фамилиясе Ибәтуллина) Шәймөхәммәт кызының 1986 елның 30 апрелендә Әлмиев Альфредка язган хатыннан кайбер мәгълүматлар китерәм:

«...Мин Әгерҗе районы Ижбуби авылында 1900 елда туган. 1913 елда русча башлангыч Земство мәктәбен тәмамладым. 1916 елда Ижбуби авылында туган, «Сөембикә» исемле журналның редакторы Якуб Хәлилиләргә килдем. Аның ярдәмендә редакция исеменнән (Акъегет мәктәбенә, ягъни Земство тарафыннан уртак тәэмин ителә торган рус-татар мәктәбенә килдем. 1916 елның сентябрь ахырыннан эшли башладым.

Мәктәп официаль башлангыч мәктәп, Земство өлеше фәкать рус телендә иртән беренче сменада укытыла. Мәктәптә 30–35 кыз бала. Иртән 8 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр укулар бара. Укытучы Анна Васильевна Тескунова инде ике ел эшли, Казанда укып бетергән чуваш кызы, Иске Тәрбилде авылыннан иде. Аңа һәр айда, әзер коммуналь шартлар белән 22–23 сум Цивиль өязе Земствосы түли иде. Мин икенче сменада укыттым. Миндә 40–50 кыз бала. Анда: Күгәй, Айдар, Мулла Иле, Сүнчәләй дигән авыллардан да кызлар бар. Мин татар теле укыттым. Миңа 35 сум аена попечитель түли. Дин дәресләрен Земство тарафыннан өстәмә хезмәт хакы алып Яруллина Гөлсем (абыстай) укытты. Стражиха булып Мәҗүдә апа эшләде.

...Мәктәп 1906 еллардан бирле русско-татарская школа булып яши башлый...

Хисап дәреслеге – Н.Вәлишев, ана теле дәреслекләре Г.Ибраһимов, география – Г.Фәйзи, табигать – К.Насыйри, шулай ук Ф.Сәйфи. Казанлы һәм Ташлыклы...

...Чуелдан елына бер мәртәбә Земстводан мәктәпләр буенча инспектор килеп тора. Урядник Кәвәлдән һаман төшә иде, күзәтү өчен.

Без Анна белән мәктәп ишек алдындагы бик яхшы йортта тордык.

...1917 ел. Февраль революциясе. Николай II тәхеттән төшерелә. Яңа җырлар җырлана, балаларны җыеп урамга чыгабыз. Патша төште дип куанабыз. Заһидулла бай безне чакырып алып инструктаж бирде. Нинди шигырьләр өйрәтергә кирәклекне әйтә. Патша рәсемнәре алып ташланды. ...1917 елда көзен Уфада «Учительская семинария» гә укырга кердем, Акъегеттән киттем.»

А

выл тарихын язып бетереп, нокта куяр вакыт җиткәч, «Сөембикә» журналының 12 саны килде. Журналның 8–9 битләрендә Заһидулла Шәфигуллин мәдрәсәсендә 1916–1917 елларда укыткан Мәрьям Зәйнуллина турында язылган һәм аның яшь чагында төшкән фоторәсеме урнаштырылган. Язмадан кайбер өзекләрне күчереп алырга булдым.

«...Мәрьям апаның туган көне – 1900 елның 31 августы. ...Әгерҗе районының Иж-Бубый авылында дөньяга килгән ул. Аңа алты яшь тулганда әнисе, тугыз яшьтә чакта – әтисе гүр иясе була. Кыз әбисе тәрбиясендә үсә. Бөтен татар дөньясына билгеле Иж-Бубый мәдрәсәсендә укый башлый. ...Ул укытучы һөнәрен сайлый.



Мәрьям Зәйнуллина


Октябрь революциясен Мәрьям гимназия мөгаллимәсе булып каршылый.

...Туган-үскән ягына кайтуга ук гражданнар сугышы өермәсенә килеп эләгә Мәрьям. Әгерҗе, Ижау каласын аклар камап ала. Атаклы Азин дивизиясенең кырыгынчы – булачак маршал В.Чуйков җитәкчелек иткән полкында сугыша ул.

«...Алар Ватан өчен сугыштылар» дигән өчтомлыкка В.Чуйков үз куллары белән автограф язып Мәрьям Зәйнуллинага бүләк итә.

...Мәрьям ханым озак еллар буе мәктәп директоры, уку-укыту эшләре мөдире вазыйфаларын башкара. Кайда гына эшләсә дә, Татарстанның атказанган укытучысы Мәрьям Зәйнуллинаны белемле, ачык, якты йөзле, ярдәмчел, олы җанлы, мәрхәмәтле кеше итеп беләләр. Сугыш елларында Казанга дистәләгән завод-фабрика, госпиталь, төрле оешма, меңләгән кеше эвакуацияләнә. Бу вакытта Мәрьям Шәймөхәммәт кызы халык депутатларының Казан шәһәр Советы рәисе урынбасары булып эшли. 1957 елда генерал Якуб Чанышев Казанга килгәч, революция, гражданнар сугышы елларында көрәшкән кешеләрне, узган юлларны барларга кирәк дигән фикерне куәтли. «Мәрьям Зәйнуллинаны эзләп табыгыз, ул барсын да үзе оештырыр», – ди генерал һәм ялгышмый.

...Ул туксан дүрт яшендә ... гыйнвар иртәсендә дөньядан китте. Кеше китә җыры кала.»
(Роза Камалетдинова).

А

къегеттә 1913–1915 елларда мәдрәсәдә укытучы булып эшләгән Фатих Сәйфи-Уфалының тууына 90 ел уңае белән «Совет мәктәбе» журналының 1983 ел, № 6 санында Х.Гобәйдуллинның язмасы басылган. Анда Ф.Сәйфи-Уфалының фоторәсеме дә бар. Бу язманы тулысы белән үземнең язмама терким. Фатих Сәйфи-Уфалы (Тууына 90 ел тулу уңае белән)



Фатих Сәйфи-Уфалы


XX йөзнең беренче чирегендә татар халкының телен, халык авыз иҗатын һем язма әдәбиятын фәнни нигездә өйрәнү, аны мәктәптә укыту эшенә Г.Ибраһимов, Җ.Вәлиди, X.Бәдигый, М.Корбангалиев, Г.Алпаров кебек күренекле галимнәр зур өлеш кертте. Алар белән бер үк вакытта эшләп, татар теле һәм әдәбияты, фольклористикасы, педагогика, методика һәм публицистика өлкәсендә сизелерлек эз калдырган, ләкин тормыш юллары һәм фәнни эшчәнлекләре тиешенчә өйрәнелмәгән-тикшерелмәгән галимнәребез дә бар. Фатих Сәйфи-Уфалы – әнә шундыйларның берсе.

Фатих Сәйфуллин элекке Уфа губернасы Минзәлә өязе Ташлык авылында 1893 елның, 16 июнендә туа. Авыл мәдрәсәсен тәмамлагач, 1904–1906 елларда Чистайдагы Камаловлар мәдрәсәсендә укый. Шуннан соң Минзәлә өязе Теләнче-Тамактагы (хәзерге Сарман районы) Хәлфиннар мәдрәсәсенә күчә һәм аны 1910 елда тәмамлый. Ләкин мәдрәсә белеме генә аны канәгатьләндерми. Мамадышка барып, Павел Ульянов исемле учительдән дәресләр ала. Учитель, революцион эш өчен гаепләнеп, Алабугага сөрелгәч тә, Фатих аңардан русча укуын дәвам иттерә. Соңыннан ул Мамадышта ха-лык училищесы программасы буенча имтихан тапшыра. 1911 елда исә Казанда, Учительская школа программасы буенча имтихан тотып, учитель хокукы алуга ирешә. Аннары ул үзе укыган Теләнче-Тамак мәдрәсәсендә укыту эшенә керешә. Анда ике ел укыткач, Әҗмәкәй (хәзер Тукай районы) авылындагы рус-татар мәктәбенә күчә. Шул елларны «Йолдыз», «Вакыт» газеталарына, шулай ук «Ак юл», «Мөгаллим» журналларына «учитель Фатих Сәйфи» имзасы белән уку-укыту мәсьәләләренә карата мәкаләләр яза. Әдип һәм тәнкыйтьче Фатих Сәйфи белән буталмасын өчен, «Йолдыз» газетасы аларның берсен Фатих Сәйфи-Казанлы, икенчесен Фатих Сәйфи-Уфалы дип яза башлый.

1915 елда Акъегет авылында укытканда, Ф.Сәйфи-Уфалыны Верхне-Уральск өязе земствосының башкорт бүлеге эшкә чакырып ала. 1915–1916 елларда Мәскәүнең А. Л. Шанявский исемендәге халык университеты каршындагы курсларда булганнан соң, ул үз эшенә кире кайта һәм Бөек Октябрь революциясен дә шунда каршылый.

Октябрь революциясеннән соң, гаиләсе белән Верхне-Уральск шәһәреннән Уфа аркылы Казанга күчеп килешли, Ф.Сәйфи-Уфалыдан Бөре шәһәрендә ике айлык укытучылар курсында эшләвен үтенәләр. Ул ризалык бирә. Шуннан соң аңа Уфаның «Госмания» мәдрәсәсе каршындагы дәрелмөгаллиматта мөдирлек һәм укытучылык вазифасы йөкләнә. Ф.Сәйфи-Уфалы анда күп еллар укыта, тәҗрибә һәм материаллар туплый һәм соңыннан шулар нигезендә өч кисәктән торган (имля, сарыф һәм нәхү) татар теле дәреслеге төзеп бастыра. Әлеге дәреслек укытучылар тарафыннан уңай бәяләнә һәм гамәлгә керә. Ф.Сәйфи-Уфалы белем өстәвен дә туктатмый. 1919 елда Уфада гимназия тәмамлый.

1923 елда аның руслар өчен татар-башкорт теле буенча «Самоучитель»е дөнья күрә. Шул ук вакытта «Татар-башкорт әдәбияты тарихы» (өч кисәк) дигән хезмәтенең «Халык әдәбияты тарихы», «Яңа әдәбият тарихы» дигән өлешләрен тәмамлый, ә «Язма әдәбият тарихы» тәмамланмаган килеш кала, 1923 елда утыз яшендә үпкә авыруыннан вафат була.

Күргәнебезчә, Ф.Сәйфи-Уфалы татар-башкорт мәгарифе өлкәсенә шактый өлеш керткән күренекле педагог, татар теле һәм әдәбияты белгече, методист була. Шулай булгач, аның тормыш һәм хезмәт юлы ныклап өйрәнүгә лаек.
X. Гобәйдуллин,
сәнгать фәннәре кандидаты.

Ә

ниемнең бертуган сеңлесе Кәрамова (Әлмиева) Хәтимә апа авыл тарихына кертү өчен үзенең истәлекләрен язып җибәрде. Шул язмаларны урнаштырып, тарихны тулыландырырга ярдәм итәр дип уйлыйм.

«...Заһидулла бай мәдрдәсәсенә алты яшемдә 1911 елны яртынчы класска кердем. Укытучым Монбәгый апа гимназияне бетереп, Малмыждан килгән иде. Яртынчы класс өчен аерым агач йорт салдырган иде бай. Анда: Әлифба, санарга өйрәнү һәм кара тактага грифель белән язарга өйрәттеләр. Бер ел укыгач, беренче класска күчерделәр. Җәдит мәктәбе шул ишек алдында зур здание иде. Зур бүлмәдә өч класс укыды. Агачтан эшләнгән зур партада өч бала утырдык. Парталар сарыга буялганнар иде. Һәр укучы алдында кара савыты куярлык итеп урын ясалган. Акбур белән язу өчен стенага калай беркетеп куелган. Хисапны (арифметика) укучыларны шунда чыгарып эшләтәләр иде. Укытучы өчен уртада өстәл.

Стенада патша белән аның хатыны рәсеме. Ул 1917 елда безнең күз алдыннан юкка чыкты. Класс алдында чишенү өчен махсус бүлмә бар иде. Без шунда өс һәм аяк киемнәрен салып куя идек. Кием бүлмәсендә мич, җып-җылы иде. Мәктәпне җыештыручы Сәйдә апа мәктәп янындагы йортта яши иде. Укытучылардан: Мотарара, Диләфрүз, рус теленнән Анна апалар укыттылар. Атнага бер мәртәбә Нурулла мулла хатыны Гөлсем апа Коръән укыта иде. Укытучылар безгә Малмыж гимназиясен бетереп киләләр иде. Аларның кигән киемнәре: ак яка, ак манжет, озын итәкле кара күлмәк, аркада ак мамык шәл. Бәйрәмнәрдә яки күп вакытта кечкенә нәфис калфаклар кияләр иде. Аякларында туфли. Ап-ак кулъяулыклары өстәлдә яки җиң эчендә булыр иде. Коръән укытучысы Гөлсем апага җомга көнне сәдака бирә идек (иң зур сәдака 5 тиен). Башка укытучыларга биргәнне хәтерләмим.

Безгә хезмәт дәресендә челтәр бәйләү керде. Һәр укучы алдында тартма белән төрле төстәге җепләр куела. Шул җепләрдән («гарс» җепләрдән) джемперлар, шарфлар бәйләргә өйрәттеләр...

1917 елны патша төшерелгәч, Заһидулла бай зуррак класс укучыларын урамга демонстрациягә алып чыкты. Кәкре таягына бүреген элеп: «Яшәсен Хөррият! – дип әйтеп, балаларга - Ура!» – дип кычкыртты. Без, урам әйләнеп, мәктәпкә кайттык. Тукай шигырьләрен сөйләдек, җырладык.

Атнага бер мәртәбә Заһидулла бай мәктәпкә килер иде. Без, ул килгәч: «Хуш киләсез, мәрхәбә!» – дип җырлап каршы ала идек...»

Б

аһавиева Нурсәйлә Хәйретдин кызы (1903 елда туган) истәлекләреннән: «...Минем белән бер класста Әлмиева Мәрзия, Мәдыйгулова Галия, Мәдыйгулов Госман, Тимершин Мөбәрәкшалар укыдылар. Алар белән икенче баскычны укып бетердек. (I баскыч – I–IV класслар, II баскыч – V–VII класслар.) Мәүлет бәйрәмнәрен бик зур итеп үткәрер идек. Чыршылар белән классны бизибез. Бу бәйрәмгә әниләр, хатын-кызлар бик күп килә иде. Җырлар җырлыйбыз, шигырьләр сөйлибез. Мәсәлән, Г.Тукайның «Бала белән күбәләк» җырын җырлаган хәзер дә хәтеремдә. Мәрзия күбәләк булды. Ул күбәләк булып бик матур киенгән иде.

Революциягә кадәр төрле елларда Әхсәнов Закир Хаҗи кызы Шәмсебану, Сара, Заһидулла бай кызы Әсма, Дәүләтша мулла, аның хатыны Газизә (рус телен укытты), Гарифҗан мулла сеңлесе Гайшә һәм Хәдичә исемле укытучыларның мәктәп-мәдрәсәдә укытулары мәгълүм ки хәтеремдә калган. Икенче баскычны бетерүчеләрнең күпләре, үзләре дә балалар укыта башладылар.»

М

ин, 1997 елның март аенда Республика Үзәк архивында Цивиль (Чуел) өязе мәктәпләре һәм башка кайбер архив материаллары белән таныштым. Аларның кыскартылган күчерелмәләре, эчтәлекләре белән укучымны таныштыру кирәк дип уйлыйм, шуларны язып үтәм:

  1. Доклад Цивильской уездной Земской управы 46-му очередному Цивильскому уездному собранию № 12.
    Доложено собранию 28/IX–1910 г.
    По вопросу о содержании в дер. Акзигитовской вновь открытой женской русско-татарской школы, мужского мадресе учителя русского языка при последнеми.
    В отношении своем от 7 мая сего года за № 1648, Г. Директор народных училещ Казанской губернии изложил нижеследующее: «Ученицы Акзигитовской женской мадресе (школы) Цивильского уезда, в количестве 117 человек обратились на высочайшее имя ее императорского Величества императрицы Александры Федоровны с прошением, в котором просят Ее Величество дать им возможность продолжать образование, сообщая, что учебные заведение в котором они ныне обучаются, не может более функционеровать за недостатком средств у содержателя этого учебного заведения Шафигуллина. Ныне означенное прошение из канцелярии Ее Величество прислано, в инстационном порядке, на мое заключение и я с своей стороны нахожу возможным удовлетворить всеподаннейшую просьбу учениц Акзигитовской медресе (школы) открытием в этой местности по закону 3 мая 1908 года женского русско-татарского училища по программам для инаруческих училищ 1 ноября 1907 года при том условии, если Цивильское уездное Земство примет на себя хозяйственные расходы по содержанию этого училища. Как говорил мне инспектор народных училищ, Шафигуллин имеет намерение передать Земству специального для училищ выстроинный дом, что значительно облегчит Цивильское Земство по содержанию сего училища.
    ...Из заявления Шафигуллина видно, что они изъявляют согласие дать бесплатное помещение под женскую русско-татарскую школу на вечное время. Нужные ремонты означенного помещения в продолжении 10 лет так же принимают на счет торгового дома.
    С 1 го сентября сего года во вновь открытую женскую школу Г. инспектором народных училищ назначена учительница Рабига Усманова.
    ...В проекте же сметы расходы 1911 г. уездного управа внесла кредит в сумме 240 руб. потрепный содержание сказанной выше учительницы.
    ...Просить уездную управу возбудить пред уездным Земском собранием ниже следующее ходатайство:
    1. Увеличить будущего года содержание учителя русского языка при медресе до 360 рублей в год.
    2. Назначить ему, Шафигуллину пособие, хотя бы половинным размере на содержание учителя, обучающего детей на татарском языке, которому он, Шафигуллин, платит по 360 рублей в год.
    3. Увеличить размер отпускаемого пособия на отопление медресе с 75 рублей до 200 рублей. (помещение медресе двухэтажное, длиною 18 сажинов, а шириною 4 сажина, в нем имеется 6 печей и один куб для нагревания воды, в мужском медресе обучаются 325 человек.)
    4. Назначить на отопление здание женской русско-татарской школы 200 рублей, а так же назначить кредит на освещение здания и наем сторожа.
    5. Содержание учительницы женской школы назначить 360 рублей. (һәм башкалар язылган.)
    Поставление очередного Цивильского Уездного Земского собрания от 28 сентября 1910 г.
    Единогласно постановлено:
    1. Внести в смету расходов 1911 г. на содержание учительницы русско-татарской школы 240 рублей, на хозяйственное содержание этой школы 180 рублей и дополнительное содержание мужской медресе 75 рублей, итого 495 рублей.
    2. Возбудить ходатайство через Г. Директора народных училищ Казанской губернии пред Министерством Народного Просвещения об отпуске ежегодно по 360 рублей, на содержание вновь открытой женской русско-татарской школы и 360 рублей на содержание учителя русского языка в мужском медресе.
    3. Выразить Шафигуллину от имени Земского собрания благодарность застоль продолжительное содержание школ на свои средства и за безвозмезную отдачу Земству Здания под женсой медресе.
      Если предоставиться возможность поручить управу представить Шафигуллина к награде.

    4. (Докладта Шәфигуллинның 71 яшьтә булуы, картаюы, аның ярты гомере буе, 1870 елдан бирле, мәктәпләрне үз хисабына тотуы, ул мәктәпләрне ташландык хәленә китерергә теләмәве, аның байлыгы электәге кебек булмавы турында сөйләве күрсәтелә. – И.Т.)
  1. Его Привосходительству Господину директору народных училищ 12/VIII–1912 г. Казанской губерни. 
    Вследствие предложений от 7-го августа № 2850, имею честь довести Вашему Привосходительсьву, что предложении дирекции от 11 июня 1910 г. за № 2035, от открытии Акзигитовского женского училища не указано положение, на основании к его учреждении. Основываясь на конфедиальном предложении Г. попечителя Казанского Учебного Округа, от 24 ноября 1911 г. за № 2317, на имя Вашего Превосходительство, я пологаю, что означенное училище существует на основании правил 1 ноября 1907 г.
    Инспектор народных училищ Цивильского уезда Н.Краско.

  1. Его Привосходительству Господину директору народных училищ Казанской губернии.
    Представляя при себе прошение указанного муллы Абдулла Саттарова, имею честь покорнейше просить Ваше Привосходительство назначить Саттарова вероучителем в Акзигитовское женское русско-татарское училище.
    Инспектор народных училищ Цивильского уезда Н.Краско.
    (Вәкил мулланың (Абдул-Вәкил) 23/XI–1912 елда язылган гаризасы да бар, архивта сакланган.)
  2. Господину Директору народных училищ Казанской губернии назначенный предложений от 13/VIII–1913 года за № 3576 на должность учителя русского класса при Акзигитовском медресе Фатых Сайфуллин призван к исполнению воинской объязанности. В виду чего имею честь покорнейше просить Ваше Привосходительство уволить 1 сего декабря г. Сайфуллина от названный должности и разрешить мне временно, в предь до приискания кандидата татарина, допустит к исполнению объязанность учителя русского класса кого либо из русских учащих, если на то последит согласие содержателя медресе.
    Инспектор народных училищ Цивильского уезда Н.Краско.
  3. Шулай ук бу архив документларында (фонд 160. Опись 1. Дело 1463 «Об Акзигитовском женском и мужском медресе Цивильского уезда.») түбәндәге хакта язылган кәгазьләр бар.
    1. 4/VII – 1912 ел. Акъегет кызлар рус-татар училищесына 1912–1913 уку елы башыннан Мәхбируз Салихованы укытучы итеп билгеләү турында;
    2. 12/XII–1914. Фатыйх Сәйфуллинны (Фатыйх Сәйфи-Уфалы) укытучы вазыйфаларын үтәүдән азат итүгә каршы килмәү турында;
    3. 13/XII–1914 ел. Акъегет мәдрәсәсен тотучы З. Шәфигуллиннан рус теле укытучысы итеп Ормар (Урмар) башлангыч училищесы укытучысы Данил Александровичны билгеләргә рөхсәт итүне сорау турында инспектор хаты.

1917 ел. 9 октябрьдә № 806 (Цивиль өязе халык училищесы инспекторы П.Крадинов Акъегет мәдрәсәсенә рус классы өчен 28 сум 20 тиенгә, тормыш кыйммәтләнү сәбәпле, укытучы табып булмау турында хат яза, хезмәт хакын 600 сумга җиткерүне сорап.) Хат Казан губернасы халык училищесы директоры исеменә язылган. (Ф–160. 0–1. кенәгә-дело № 2068)

1908 елда Чуел (Цивиль өязендә уку яшендәге 16497 бала булган. Шуларның бары 5708 бала яки 34% ка якыны гына укый. (Монда бәлки татарларның мәхәллә каршындагы мәдрәсәләрдә укучылар кертелмәгәннәрдер. Чөнки татарларның мулла мәдрәсәсендә укулары белән кызыксынмаганнар. (Югарыда күрсәтелгән санның – 5708 укучының 80% – чуваш балалары, 10% – татар, 10% – рус балалары булган. (Ф–160. 0–2. дело № 1221.)

Бу елларда Акъегет рус-татар мәктәп-мәдрәсәсендә 325 ир бала, 117 кыз бала, барлыгы 442 укучы баланы исәпкә алсак, Чуел өязендәге укучы балаларның 8% ка якыны Заһидулла мәдрәсәләрендә укыганың күрәбез. Әле ике мәхәллә мәдрәсәсендә укучылар бу исәпкә кермиләр.

Архивта (Ф–160.0–2. № 1801 кенәгәсендә) 1914 елда бер укытучыга 472 сум 84 тиен күләмендә (елга) пенсия билгеләү турында язма бар. Училищеларда укыткан, озак эшләп, яше җиткән укытучыларга пенсия түләнә торган булган.

Ю

гарылардан күренгәнчә, Акъегет авылында балалар укыту, шул заман өчен яхшы оештырылган булган. Һичшиксез, бу эштә З.Шәфигуллинның хезмәте бәяләп бетергесез зур.

Октябрь революциясеннән соң уку-укыту эшләре дәүләт тарафыннан алып барыла башлый. 1920–1921 уку елында ачлык булу сәбәпле мәктәптә укулар булмый. Ике катлы мәктәп бинасында (приют) балалар йорты ачыла. Анда әти-әниләре ачлыктан, тиф һәм башка авырулардан үлгән балалар тәрбияләнә. Аның мөдире Әшрәфҗанов Кәримҗан була. Анда тәрбиячеләр булып Мәдыйгулова Хәлимә, Әлмиева Разия һәм башкалар эшлиләр. 1922 елның көзендә балалар йорты өяз шәһәре Зөя шәһәренә күчерелә. Мәктәптә укулар яңадан башлана. Аның директоры булып Әшрәфҗанов Кәримҗан эшли.

Бу елларда укытучылар булып: Әхмәтов Һарун, Мәдыйгулова Хәлимә, Гобәйдуллин Гариф, Гобәйдуллина Галия, Шакиров Сәет, Әлмиева Мәрзия, Вахитова Бибинур, Мәдыйгулова Галия, Хәбибҗамал һәм Юныс исемле укытучылар эшлиләр.

Ислам дине кабул ителгәннән бирле, укулар гарәп әлифбасына нигезләнеп алып барыла. Мең елдан соң, 1927 елның 1 сентябреннән латин кабул ителә, укулар шуңа нигезләнеп алып барыла башлый.

1929 елда З.Шәфигуллин төзеттергән мәктәп бинасы балалар укыту өчен яраксыз хәлгә килә һәм ябыла. Аның күргәзмә материаллары, географик карталар Норлат мәктәбенә алына. Авылда укытырга биналар булмау сәбәпле, I-IV классларда гына укулар алып барыла. Классларны аерым йортларга урнаштыралар.

1932–1933 уку елында авылда крестьян яшьләр мәктәбенең (ШКМ) бишенче классы ачыла. Яңа мәктәп төзү 1933–1934 елларда киң колач белән алып барыла. 1934 елның язында директор Шакиров Сәет үпкәсенә салкын тидереп савыга алмый үлә. Мәктәп директоры булып Садыйков Шәриф эшли башлый.



Сәет Шакиров


Ике катлы мәктәп 1934 елның беренче сентябренә төзелеп бетә һәм анда укулар башлана. Анда өч авыл балалары (Акъегет, Бакырчы, Сүнчәләй) бергә укыйлар. Бу мәктәптә мин дүртенче класстан укый башладым. Безне Борһанов Хәйретдин абый укытты. Ул дәресне күңелле һәм матур итеп сөйләп, аңлатып алып бара иде. Мәктәптә уку-укыту һәм тәрбия эшләре зур оешканлык белән алып барылды. Укуның сыйфатына зур әһәмият бирелде. Дүртенче класстан башлап һәр елны класстан-класска күчеш сынаулары үткәрелде. Укучылар бу сынауларга зур хәзерлек белән килделәр.



Ике катлы агач мәктәп

Бу елларда укучылар күп. Бишенче класслар өч параллель, алтынчы, җиденче класслар икешәр иделәр.

Түгәрәкләр, класстан тыш булган төрле чаралар дәресләрдән соң, укучылар ял иткәч, кичләрен үткәрелде. (Бакырчы, Сүнчәләй авылыннан килеп укучылар берничә ел Акъегеттә яшәп укыдылар. Башка авыл укучыларын аерым квартираларга урнаштырдылар, кайберләре туганнарында тордылар.) Мәктәпнең һәр ике катында һәм классларда 20 ле яки 30 лы керосин лампалары элеп куела. Мәктәпнең икенче катында зур бүлмә – Ленин бүлмәсе дип атала. Анда: шахмат-шашка уеннары һәм ярышлар үткәрелә, төрле конструктор җайланмалары куелган, биллиардлар бар. Ленин бүлмәсенең мөдире билгеләнә, ул тәртип саклау өчен югары класс укучылары арасыннан дежур торучылар исемлеген төзи, Ленин бүлмәсенең эшен оештыра. Җиденче класста укыганда мәктәп дирекциясе мине бу бүлмәнең мөдире итеп билгеләде, мин бу эшне яхшы итеп башкарырга тырыштым.



Кәвәл мәктәбендә төшерелгән фото. 1941 ел, 15 июнь.
Утырганнар: уңнан икенче Б.Саттарова, өченче - Х.Сәгыев.
Басканнардан: уңда А.Малов. Калганнары Кәвал мәктәбе укытучылары.

Мәктәптә драмхор түгәрәге җитәкчесе Әлмиев Хәйрулла, география, физкультура түгәрәкләре җитәкчесе Туктаров Гали, хезмәт һәм фото түгәрәге җитәкчесе Борһанов Әкрәм бик яхшы эшләделәр. Башка түгәрәкләргә, класстан тыш уздырыла торган төрле чараларга бик яратып йөрдек.

Кыш көнендә Бүшәрмә елгасы, бозланып каткач, кардан чистартылып торды. Физкультура дәресләре тимераякта шуу буенча шунда үткәрелде. Кичләрен елга буена фонарьлар элеп куела, шунда шау-гөр килеп тимераякта шуа идек. Мәктәптә төз ату буенча, җиңел атлетика, гимнастика, акробатика, чаңгы һәм волейбол ярышлары системалы үткәрелде.



Укытучылар коллективы (1947 ел)
Сулдан уңга: Р.Тимершина, Р.Нигъмәтҗанова, М.Шакирова.
2 рәт: Н.Байсарова, К.Борһанова, Б.Саттарова.
3 рәт: Саттаров Һашим (кунак), Х.Әлмиев, З.Динмөхәммәтова, Г.Баһапов.

Драмхор түгәрәгенең эшчәнлеге югары бәягә ия. Укучылар системалы төстә авыл эшчәннәре алдында концертлар белән чыгыш ясадылар. Әлмиев Хәйрулла абый бу эшкә бөтен күңеле белән бирелеп эшләде. Ул үзе дә авыл яшьләре белән инде өлкән яшькә җиткәч тә театрлар уйнап, концертларда катнашып, оештырып йөрде. Аның матур итеп «Нигъмәт» ариясен һәм башка җырларны башкаруы хәзер дә күз алдында тора һәм ул җырлар якында гына яңгырый төсле.

Минем үземне укыткан һәм яраткан укытучыларым бар. Мин аларны хәзер дә иң җылы хисләр белән искә алам. Иң беренче укытучым Мәрзия апа Шакирова, өченче класста укыткан Хәлимә Әхмәтшина, дүртенче класста укыткан Борһанов Хәйретдин абый, тарих, география һәм физкультура укытучысы Туктаров Гали, география һәм тарих укытучысы Акберов Заһи абыйлар. Алар миндә иң җылы тәэсир калдырдылар.

Мәктәптә укучыларга интернациональ тәрбия бирүгә зур игътибар бирелә. Мәктәп Кәвәл урта мәктәбе белән ярыш договоры төзегән иде. Ярышның үтәлеше һәр ярты елда тикшерелә. Кәвәл урта мәктәбе укучылары безгә, без аларга барып ярышка йомгак ясыйбыз, концертлар куябыз, чаңгыда узышабыз.

Мәктәптә укучылар комитеты, комсомол, пионер оешмалары яхшы эшләделәр.



Укытучылар (1950 ел). Сулдан уңга: М.Шакирова, Г.Бакеева, Г.Сибгатуллина, Б.Саттарова. Басканнар: Н.Байсарова, Закир һәм Сания Минагуловлар.

Класслар арасындагы ярышның барышы (өлгереш һәм дәресләргә йөреш буенча) күрсәткечләр тактасына язылып барылды. Иң алдынгы класс самолет, аннан түбән паровоз, аннан автомобиль, аннан атлы җайдак, җәяүле кеше һәм иң арттагы класс ташбака баганасына язып куела. Бу чор өчен үзенчәлекле күрсәткечләр тактасы иде.



Рәхилә Тимершина


1938 елда мине комсомолга кабул иттеләр. Иң элек зур сынау үтәсең. Син яхшы укырга, тәртипле булырга, комсомол уставын, эчке һәм тышкы сәясәтне белергә тиешсең.

1939 елда татар мәктәпләрендә уку һәм язу рус хәрефләре белән алып барыла башлады.

Б

өек Ватан сугышы елларында мәктәптә балалар укыту ничек алып барылуы турында укытучы Борһанова Кәримә апа үзенең истәлекләрендә менә нәрсәләр яза: «Бөек Ватан сугышы елларында балаларны укуга тартуы бик авыр булды. Мәктәптә укучылар өчен кайнар аш булдырылды. Күп балалы гаиләләргә киез итекләр бастырып бирелә. Йонны колхоз идарәсе һәм колхозчылар бирәләр. Бакырчы һәм Сүнчәләй авылларыннан йөреп укучыларны укуга тарту бигрәк тә авыр булды. Укытучыларга аларның гаиләләрендә кабат-кабат булырга туры килде.

Ягулык җитешмәү сәбәпле, укулар ике сменада алып барыла, чөнки мәктәпнең бер катында гына ягыла иде. Мәктәпкә һәм үзләре өчен утынны укытучылар үзләре хәзерләделәр. Үзләре өчен бирелә торган утынны урманнан үз хуҗалыкларындагы сыерлар белән ташыдылар.

Уку өчен китаплар, язу өчен дәфтәрләр җитешми. Укытучылар җәйге айларда колхозга турыдан-туры ярдәм итәргә, агитация ясарга тартылдык. Мин Тимергалиева Һәдия апа бригадасына билгеләнгән идем.

...Сугыш елларында фронтовикларга җылы киемнәр җыюда укытучылар актив катнаштылар. Фронтта әтисе яки абыйлары булганнарның адресларын алып, отряд исеменнән хатлар яза идек.



Зәкия Баһапова



Гөлсем Сибгатуллина


Сугыш вакытында хәрби налог җыю, укучыларны колхоз эшенә оештырып җибәрү һәм башка эшләрне башкаруда укытучылар күп көч куйдылар.»

Менә шундый авыр шартларда мәктәптә укыту һәм тәрбия эшләре алып барыла, укытучыларга үзләрен аямыйча, ару-талуны белмичә эшләргә туры килә.

1956 елда мәктәпкә капиталь ремонт ясала, ул бер катлы итеп үзгәртеп корыла, чөнки бинаның аскы каты шактый чери башлаган була.

Мәктәп директоры Әлмиева Мәрьям тырышлыгы белән мәктәп янында матур алмагач һәм җиләк-җимеш бакчасы үстерелде.

1962 елдан 1985 елга кадәр колхозчы яшьләрнең кичке мәктәбе эшләп килде. Бу мәктәптә колхозчы яшьләр урта белем алып чыктылар. Укытучыларның балаларны укыту һәм тәрбия өлкәсендә бөтен көчләрен биреп эшләүләрен күрдем. Бигрәк тә Борһанова Кәримә, Тимершина Рәхилә, Сибгатуллина Гөлсемнәрнең тырыш һәм намуслы хезмәтләре мактауга лаеклы. Шулай ук Динмөхәммәтова Зәкия, Шакиров Марсель, Шакирова Рәйсә, Мифтахова Рәшидә, Бакеева Гөлинәләрнең хезмәтләрен уңай яктан билгеләп үтәргә кирәк. Алардан эстафетаны кабул иткән укытучылар: Нигъматуллина Ләлә, Нигъматуллин Рәшит, Тимершина Ильмира, Гыйбадуллина Роза, Борһанова Зәйтүнә, Батталова Сәлимәләр укучыларга нигезле белем һәм тәрбия бирүдә зур тырышлык күрсәтәләр, уңай нәтиҗәләргә ирешәләр.



Мәктәп коллективы (1979 ел).
Утырганнар (сулдан уңга): Р.Зайнуллина, Г.Сәгыева, Р.Тимершина, И.Тимершин, Ф.Сафина, З.Борһанова, Р.Мифтахова, Г.Сибгатуллина.
Басканнар: А.Хуҗина, Л.Нигъмәтуллина, Р.Нигъмәтуллин, Я.Вәлитов, Х.Исмәгыйлов, Р.Әлмиева, А.Әлмиев, С.Батталова, И.Тимершина.



Акъегет сигезьеллык мәктәбе. 1981 ел.



Акъегет мәктәбе укытучылар коллективы (1982 ел).
Сулдан уңга: утырганнар - Г.Сибгатуллина, И.Тимершин.
Басканнар: А.Бикмуллина, Л.Нигъмәтуллина, Ф.Сафина, Р.Нигъмәтуллин, Г.Сәгыева, А.Кәримов, Р.Мифтахова, А.Әлмиев, Р.Зәйнуллина.



Укучылар Сабантуйда. Арткы планда мәктәпнең яңа бинасы.



Өлкәннәргә алмашка килгән һәм уңышларга омтылучы укытучылар коллективы (1998 ел).
Сулдан уңга: утырганнар - Г.Саттарова, И.Тимершина, Л.Нигъмәтуллина, З.Борһанова, Г.Гатауллина.
Басканнар - Д.Нәбиуллин, Р.Шакиров, Д.Закирова, Э.Нигъмәтуллина, Р.Тимуршина, Ф.Шәмсиева, Л.Нәбиуллина, И.Борһанов, Р.Нигъмәтуллин.

1934 елда төзелгән агач мәктәп искерде һәм балалар укытырга яраксыз хәлгә килде. Мәктәп дирекциясенең һәм авыл Советы башкарма комитетының бик күп сораулары һәм үтенечләре нәтиҗәсендә, 1993 елда авыл читендә кирпечтән салынган беркатлы яңа мәктәп бинасы 1 сентябрьгә төзелеп бетте һәм яңа уку елыннан урта мәктәп булып эшли башлады.

1995 елның 3 сентябрь төн уртасында кешелеген югалткан бәндә (яки бәндәләр) иске агач мәктәп бинасын ут төртеп яндырдылар. Бу бөтен авыл халкында зур нәфрәт уятты. Аларны бөтен халык каргады. «Куллары корысын! Каргышыбыз төшсен аларга!» – диделәр алар.

Мәктәптә укучы балалар саны шактый кимеде. Сүнчәләй, Бакырчы авылы балалары Акъегет мәктәбенә 10 класска килеп, укуларын дәвам итәләр.

1995–1996 уку елында мәктәптә 63 бала укыды. Авылларда да балалар саны күпкә азайды хәзер.

Алар Акъегет мәктәбендә укыдылар


"Акъегет мәктәбендә тарих, география, татар теле һәм әдәбияты укыткан, өч ел буе шигырь уку һәм сәхнәдә уйнау серләрен төшендергән укытучы Марсель абый Шакиров... Аның якты исеме якташларыбыз хәтерендә сакланырга лаек."
Ю.Сафиуллин.



Юныс Сафиуллин.

С

афиуллин Юныс Габдулла улы Акъегет мәктәбен тәмамлаганнан соң Казан театр училищесына укырга керә, аны 1966 елда тәмамлый. Актер булып эшләп сәхнәдә матур образлар тудыра. 1981 елдан Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театрында әдәби бүлек мөдире. Егермедән артык сәхнә әсәрләре, берничә җыентык авторы. 1996 елда аңа Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән исем бирелә.


Рәфыйк Сәләхиев.

С

әләхиев Рәфыйк Рәшит улы 1978 елда Акъегет мәктәбен, 1980 елда Казандагы 10 нчы интернат-мәктәпне, 1985 елда Казан дәүләт университетын тәмамлаганнан соң фәнни-тикшеренү эшендә. 1997 елдан Татарстан Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе институтында фәнни-нәшрият бүлеге мөдире. Техник фәннәр кандидаты. Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган якташларыбызның истәлеген мәңгеләштерү, «Хәтер» китабын эшләүдә дә катнаша.




Hosted by uCoz