Эчтәлек

Кереш
Гасырлар аша
Лашманчылар
Октябрь революциясе
Колхоз төзү
Бөек Ватан сугышы
Икътисад
Ислам дине тарихы
Авылда христиан дине
Мәгариф
Мәдәният һәм сәнгать
Сәламәтлек саклау һәм спорт
Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз
Авылыбызның күренекле шәхесләре
Акъегет мәктәбендә эшләгән укытучылар һәм директорлар
Колхоз һәм Авыл советы хезмәткәрләре

 Кушымталар

Россиядә идарә органнары
Акъегет авылында халык санының үзгәрешен күрсәтүче саннар.
З.Шәфигуллин мәдрәсә-мәктәбендә укыткан шәхесләр
Аңлатмалы сүзлек
Әһәмиятле мәгълүматлар
Төрле мәгълүматлар
Мордвалар турында
Кайбер товар бәяләре
Кайбер кулланылган чыганаклар

 Элемтә

Кунак китабы
e-mail





 
© И.Г.Тимершин, 2001.
© Р.Р.Сәләхиев, текстны нәшер итүгә әзерләү, макет, верстка, 2001.

Авылыбызның күренекле шәхесләре

Милләтебез горурлана ала...

  1. Шәфигуллин Заһидулла – II гильдия сәүдәгәр, хаҗи. Күп мәчетләр һәм мәктәп-мәдрәсәләр салдырган. Акъегеттә ир балалар һәм кызлар мәктәбе салдырып җәдитчә уку кертә. Барлык чыгымнарны үзе түли. Авылны яшелләндерүгә һәм төзекләндерүгә күп көч куя.
  2. Әлмиев Хәйретдин – ветеринария фәннәре галиме. Профессор.
  3. Каюм Саттаров – татарлар арасыннан чыккан беренче диңгез капитаны.
  4. Һашим Саттаров – техник фәннәр кандидаты. Диңгезче. Ленинград шәһәрендә суднолар төзү заводында эшләгән.
  5. Сәмитов Рәүф – полковник. Финансист. Озак еллар оборона министрлыгында эшләгән.
  6. Әлмиев Усман – Татарстан халык артисты. Хезмәт Кызыл байрагы ордены кавалеры.

  7. Усман Әлмиев

  8. Динә Сираҗетдинова – җырчы, артист.

  9. Динә Сираҗетдинова

  10. Мәрьям Хисамова – курчак театры артисты.
  11. Әбүбәкеров Гәрәй – Социалистик Хезмәт герое. Шахтер.

    Гәрәй Әбүбәкеров

    Авылда һәм тирә якта танылган шәхесләр.  

  1. Муллалар: Хәлитов Вәлит, Габдуллин Габделвәли, Хәлитов Шакирҗан, Вәлиуллин Ярулла, Вәлиуллин (Яруллин) Нурулла, Мәдыйгулов Әхмәтша һәм Дәүләтша.
  2. Ишмәмәтов Закир – Архангель һәм Вологда шәһәрләрендә зур кибетләр тоткан сәүдәгәр. Хаҗи.
  3. Әхсәнов Закир – авылда, Чуелда кибетләр тоткан сәүдәгәр. Хаҗи.
  4. Шакиров Сәет – укытучы, мәктәп директоры, партия оешмасы секретаре.
  5. Сәгыев Хикмәт – укытучы, мәктәп директоры, партия оешмасы секретаре.
  6. Кавиев Мәннәф – 1930–1941 елга кадәр Норлат район Советы башкарма комитетының җир эшләре бүлеге мөдире булып эшли. Бөек Ватан сугышында һәлак була.
  7. Сәмитов Самат – 1934 елдан 1956 елга кадәр Норлат район Советы башкарма комитетының авыл хуҗалыгы бүлегендә өлкән зоотехник булып эшли. 1956 елдан Норлат авылында «Искра» колхозы рәисе булып эшләп пенсиягә чыга. I-дәрәҗә Ватан сугышы һәм «Почет билгесе» орденнары белән бүләкләнә.
  8. Тимершин Гәрәй – Норлат район кулланучылар җәмгыяте рәисе урынбасары, Акъегет, Мулла Иле, Норлат авылларында кулланучылар җәмгыяте (сельпо) рәисе. Хәзерләүләр конторасы директоры, «Марс-1» колхозының беренче хисапчысы.

  9. Гәрәй Тимершин. 1917 ел.

  10. Бәхтияров Гарифҗан – «Марс-1» колхозын оештыруда катнаша һәм Бөек Ватан сугышы елларында колхоз рәисе булып, соңрак Акъегет инкубатор станциясе директоры булып эшли.
  11. Шәмсиев Гыйләҗ – озак еллар колхоз хисапчысы, колхоз рәисе, ферма мөдире булып эшли. «Хезмәт Кызыл байрагы», I дәрәҗә Ватан сугышы, «Кызыл йолдыз» орденнары белән бүләкләнә. СССР таркалганчы персональ пенсионер.

  12. Гыйләҗ Шәмсиев

  13. Тимершин Илгизәр – тракторчы, клуб мөдире, Норлат район Советы башкарма комитетының сәүдә бүлеге мөдире, комитет секретаре, район башкарма комитеты рәисе урынбасары, Киров исемендәге колхоз партия оешмасы секретаре, укытучы һәм мәктәп директоры. Сигез ел дәвамында район Советы, 30 ел дәвамында берөзлексез Акъегет авыл Советы депутаты. II дәрәҗә Ватан сугышы, III дәрәҗә Дан орденнары, «Батырлык өчен», В.И.Ленинның тууына 100 ел тулуга багышланган «Хезмәттәге батырлык өчен» медальләре һәм «1975 ел ярышта җиңүче» билгесе белән бүләкләнә. Татарстан өлкә комитетының мактау китабына кертелә.

  14. Илгизәр Тимершин

  15. Бакирова Фатыйма – сыер савучы. Октябрь революциясе, Хезмәт Кызыл байрагы орденнары кавалеры.

  16. Фатыйма Бакирова

  17. Вәлитов Ярхәм – 20 елдан артык Акъегет авыл Советы башкарма комитеты рәисе, колхоз башлангыч партия оешмасы секретаре булып эшли. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. СССР таркалганчы персональ пенсионер.
  18. Җиһаншина Саймә – 1962 елдан башлап колхозның баш бухгалтеры. Татарстан республикасының атказанган икътисадчысы.

  19. Саймә Җиһаншина

  20. Тимершин Рафаел – сатучы, Норлат кулланучылар җәмгыяте (сельпо) рәисе, хәзерләүләр конторасы директоры. Хезмәт Кызыл байрагы ордены һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнә.

  21. Рафаел Тимуршин

  22. Тимергалиев Шаһгәрәй – гармун ясау остасы. Тирә-як авылларда озак еллар дәвамында ул ясаган гармуннарның матур тавышы яңгырады. Оста гармун уйнаучы.
  23. Тимершин Альберт – Зеленодол районы «Агропромэнерго» чикләнгән җаваплылыктагы ширкәтнең участок башлыгы. Татарстан Республикасының атказанган энергетигы.

  24. Альберт Тимершин



    Фәргать Тимершин.
    "Хезмәттәге батырлык өчен медале белән бүләкләнгән.



    Рәхим Габитов.
    "Хезмәттәге батырлык өчен медале белән бүләкләнгән.



    Наил Яруллин.
    Почет билгесе ордены кавалеры



    Валиәхмәт Сираҗетдинов.
    III дәрәҗә Хезмәт даны ордены кавалеры.




Hosted by uCoz