|
© И.Г.Тимершин,
2001.
© Р.Р.Сәләхиев, текстны нәшер итүгә әзерләү, макет, верстка,
2001. |
Мордвалар турында
М
ордва
–
фин-угор төркеменә керә торган халык. Бу атама, күпчелек халыклардагы
кебек үк, Иран-скиф теленнән алынган «Марти»
сүзеннән
ясалып, «кеше», ягъни «ир кеше»
дигән мәгънәгә
ия. Мордвалар – борынгы халык. Аларның тарихына күз салсаң,
аның
бүгенге атамасы 1500 еллар чамасы элек ук билгеле булган. Алар
Идел-Урал киңлекләрендәге су, куе урман буйларында яшәгәннәр.
Бүгенге
мордва халкы
телләре ягыннан бер-берсен зур кыенлыклар белән генә аңлый ала торган
мукшы һәм Эрзя төркемнәренә бүленә. Мукшы һәм Эрзя кешеләре үзара рус
телендә сөйләшеп аңлаша. Шуңадырмы, бәлки башка сәбәпләре дә бардыр,
инде XIX йөз галимнәре үк билгеләп үткәнчә, мордвалар руслашуга иң тиз
бирелә торган халык булган. Бу процесс хәзер тагын да куәтлерәк
тизләнеш алган. Руслашу күренеше XVII гасырда мәҗүси мордваларны көчләп
христиан диненә кертү чорыннан ук башланган дип санарга мөмкин.
Татарстанда
29 меңгә
якын мордва булып, шуның 3100 дән артыгы Тәтеш районында яши. Әле XX
гасыр урталарында гына да биредә уннан артык мордва авылы була. Аларның
күбесе хәзер я ассимиляциягә бирешеп, руслар арасында
«эреп» юкка чыккан, я төрлесе-төрле якка таралып
беткән.
Тәтеш
якларында гына түгел, безнең якларда да мордвалар авылларга нигез
салганнар һәм яшәгәннәр.
Күгәй,
Бакырчы, Кәвәл
авылларына мордваларның элек заманда ук нигез салулары һәм күпләрнең
Саранск якларына күчеп китүләре, ә кайберләренең шул авылларда
(Бакырчы, Күгәй авылларында) яшәп калулары һәм ислам динен кабул
итүләре турында, безнең Акъегет авылына да мордваларның нигез салулары
турында мәгълумәтлар бар дигән язма Чувашстан республикасы Чабаксар
шәһәрендә Гуманитар институтның фәнни архивында саклана. (Опись 2. Том
603, 88 бит.)
|