Эчтәлек

Кереш
Гасырлар аша
Лашманчылар
Октябрь революциясе
Колхоз төзү
Бөек Ватан сугышы
Икътисад
Ислам дине тарихы
Авылда христиан дине
Мәгариф
Мәдәният һәм сәнгать
Сәламәтлек саклау һәм спорт
Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз
Авылыбызның күренекле шәхесләре
Акъегет мәктәбендә эшләгән укытучылар һәм директорлар
Колхоз һәм Авыл советы хезмәткәрләре

 Кушымталар

Россиядә идарә органнары
Акъегет авылында халык санының үзгәрешен күрсәтүче саннар.
З.Шәфигуллин мәдрәсә-мәктәбендә укыткан шәхесләр
Аңлатмалы сүзлек
Әһәмиятле мәгълүматлар
Төрле мәгълүматлар
Мордвалар турында
Кайбер товар бәяләре
Кайбер кулланылган чыганаклар

 Элемтә

Кунак китабы
e-mail





 
© И.Г.Тимершин, 2001.
© Р.Р.Сәләхиев, текстны нәшер итүгә әзерләү, макет, верстка, 2001.

Төрле мәгълүматлар

Петр I 1704 елда никадәр халык барлыгын тикшертеп, исемнәре белән тәфсилләп, саннарын дәфтәрләргә беркеттерә һәм 1721 елда шуңа таянып, җан башына имана (салым) түләтә.

I ревизия – 1721 елда, II – 1744, III – 1764, IV – 1781, V – 1789, VI – 1811, VII – 1815, VIII – 1834, IX – 1849, X ревизия – 1856 елда була. (Ш.Мәрҗани. Казан. 1989 ел. Казан һәм Болгар хәлләре турында. 205 бит.)

Ш.Мәрҗани китабында (Казан. 1989 ел.) «...Мелла Нәҗметдин бине Илмәмәт бине Туймәмәт әл Акъегети һәм башкалар – атабызның шәкертләре» – дип яза. (Искәрмә: әл Акъегети – Акъегеттән дигәнне белдерә. Шулай булгач бу зат безнең авылдан булмаганмы икән? Ш.Мәрҗани атасы 1820 елларда Мәңгәр ягындагы Ташкичү авылында иммам хатиб була. – И.Т.)

Тарихи истәлек: 1876–1878 елгы Болгария–Төркия сугышына безнең авылдан Җамалетдин Фәтхулла улы (Алексей Максимович), Сүнчәләйдән: Тимерша Шаһидулла улы (Иван Павлович), Бикбулат Мөхәммәт улы (Алексей Васильевич), Хәйбулла Вәлит улы (Данил Максимович) солдатка алыналар. (П.Е.Пряников. Ковали.) Җамалетдин Фәтхулла улы – Фәтхуллин Фәритләрнең (кукшем) туган тиешле абыйлары.

Чувашстан Дәүләт Үзәк архивында бер кенәгә саклана икән. Бу кенәгәдә Нәҗметдинов Садретдинның судта каралган эше язылган. Бу кеше тегермәнче икән. Алдагы язмаларда, безнең авылдан ерак түгел Әрә елгасына якын урында юл буенда кабак булуы күрсәтелгән иде. 1876 елда Төрек-Рус сугышы вакытында Садретдин кабакта чувашларны татарлар белән бергә булырга өндәгән, төрекләр килсә, урысларны куачаклар, сугышачаклар дип сөйләгән. Бу хакта берничә чуваш бергәләп гариза язганнар һәм судка биргәннәр. Бу эш судта тикшерелгән. Садретдинне кисәткәннәр һәм суд аңа штраф салу белән чикләнгән. Бу эш 1877 елның 1–9 мартында тикшерелгән.

1650–1660 елларда Казанда, тирә-як авылларда холера-чума авыруы бик күп тарала. Холера авыруыннан тыш чәчәк, кызамык, тиф һәм башка бик күп авырулар да туктаусыз таралып тора, халык күп үлә.

1884 елга Акъегет авылында 19 хуҗалык, Сүнчәләйдә 23 хуҗалык бетә – юкка чыга. Алар читкә, башка авылга күчеп киткәннәрме, әллә берәр сәбәп (авыру таралу, 1883 елгы ачлык һәм башкалар) белән халык азайганмы? Анысы билгесез.

Соңгы 500 елда Россия халкы корылык булу һәм башка сәбәпләр нәтиҗәсендә 175 ел ачлык кичерә. Уңайсыз һава шартлары булу, боз сугу һәм башкалар нәтиҗәсендә Казан ханлыгы, Казан губернасы халыклары да ачлыктан җәфа чигә.




Hosted by uCoz