Эчтәлек

Кереш
Гасырлар аша
Лашманчылар
Октябрь революциясе
Колхоз төзү
Бөек Ватан сугышы
Икътисад
Ислам дине тарихы
Авылда христиан дине
Мәгариф
Мәдәният һәм сәнгать
Сәламәтлек саклау һәм спорт
Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз
Авылыбызның күренекле шәхесләре
Акъегет мәктәбендә эшләгән укытучылар һәм директорлар
Колхоз һәм Авыл советы хезмәткәрләре

 Кушымталар

Россиядә идарә органнары
Акъегет авылында халык санының үзгәрешен күрсәтүче саннар.
З.Шәфигуллин мәдрәсә-мәктәбендә укыткан шәхесләр
Аңлатмалы сүзлек
Әһәмиятле мәгълүматлар
Төрле мәгълүматлар
Мордвалар турында
Кайбер товар бәяләре
Кайбер кулланылган чыганаклар

 Элемтә

Кунак китабы
e-mail





 
© И.Г.Тимершин, 2001.
© Р.Р.Сәләхиев, текстны нәшер итүгә әзерләү, макет, верстка, 2001.

Лашманчылар - "Приписники к адмиралтейству"

1718

елда йомышлы татарлардан бер горух халык ясала. Болар Идел һәм башка елгалар буенда Петр I заманында ясала башлаган сугыш көймәләре өчен, агач кисүче лашманчылар булганнар. Лашман сүзе немецчә «лашасман» – «кисүче кеше» дигән сүздән алынган. 1721 елда махсус штаб ачыла һәм лашман хезмәтенә башта 170 мең, соңрак 120 мең кеше билгеләнә. Шул вакытлардан башлап, сугыш көймәләре ясау тукталганчы һәм лашман хезмәте беткәнче, халыкның имән кискәне исбатланса, ул яман җәзага тартыла һәм аңа үлем куркынычы яный.

Лашман хезмәтенә язылган кеше 15 яшьтән 60 яшькә кадәр хезмәт иткән. Һәрбер 9 кешедән кыш һәм көз көннәре өчен алты ай мөддәткә ике кеше алына, әгәр бөтен ел буена эшләргә тиеш булса, 15 кешедән 9 кеше алына торган була. Байлар яллап эшләткәннәр. Үз кул көчләре белән эшләмәгән өчен, байлар казнага 2 сум 30 тиен акча түләгәннәр. XVIII йөз дәвамында лашманнарга эш хакы түбәндәгечә түләнә: 1729 елда көнлек хезмәт хакы 4–6 тиен, 1757 елда 5–8 тиен, 1776 елда 10–16 тиен, 1782 елда 10–20 тиен, 1797 елда 20–40 тиен (җәяүлегә – 20 тиен, атлыга – 40 тиен) булган.

Петр I заманында лашманчылар бер төрле дә салым түләмәгәннәр. Ул үлгәч, аларны, башка халыктан алган төсле, салым түләтеп, башка төрле эшләр эшләтеп, солдатка да ала башлаганнар. Хәтта хөкүмәт аларның иткән хезмәтләре тәкабеленә мунчадан алына торган бер сум салымны да алудан туктамаган. 1859 елда «Лашман» хезмәтен, атлы һәм җәяүлесен дә бетерәләр. Лашманчылык — безнең бабаларыбыз өстенә төшкән махсус бер крепостнойлык ул. Әйе, безнең бабаларыбыз йомышлы крестьяннар һәм лашманчылар булганнар. Мин Татарстан Республикасының Үзәк архивында Акъегет волосте турында 1834 елда язылган мондый юлларны укыдым: «Акзегитовская лашманская волость». Күрәсез бу волостьта лашманчы крестьяннар булганнар. Бу алда язылганнар, безнең бабаларыбызның тормыш- көнкүрешен яхшырак күз алдына китерергә ярдәм итәр дип уйлыйм.

Петр I заманында гаскәргә рекрутлар алу башлана. Гаскәрилеккә алынган татар крестьяны тәмам картайганчы хезмәт иткән. 1742 елда чыгарылган фәрман буенча «мордва, чирмешләрдән солдатка руслардан алынган төсле итеп алып, әмма татарлардан яшь балаларны да 10–12 яшькә кадәр алып, аларның яртысы генералга денщик, һәм штабта хезмәт итәргә, һәм матрос ясарга әмер ителгән. Татарлар башкаларга караганда артыграк хезмәт итә торган булганнар. Башта бер өйдән бер генә кеше алына. Соңыннан үзеннән соң берәр кешесе булмаганда һәм күп кешеле гаилә барында, аз кешеле гаиләдән солдатка алмау кебек законнар чыга. Чираттагы кеше читтә булса, я качса, бөтенләй чиратта тормаган кеше алына. Солдат хезмәте башта 20, аннан соң 25 елга чаклы һәм артыгракка сузылып, аннан 15, ә соңыннан күбесенчә 6 ел булган. Солдатка инде 21 яшь тулгач кына алганнар. Менә шундый газаплы, бик борчулы булган солдат хезмәте. Солдаттан исән-имин әйләнеп кайтучылар аз булган. Мәсәлән, 1727 елда 5000 татар, мукшы, чуваш крестьяны Казан губернасыннан Кавказга хезмәткә көчләп күчерелгәннәр. Шуларның 3792 җаны юлда Әстерханга җиткәнче үлгән. Менә нинди газаплар чиккәннәр безнең бабаларыбыз.

Чувашстан Республикасы Үзәк архивында 1781–1789 елларга кагылышлы бер кенәгәдә түбәндәге мәгълүматлар теркәлгән:

Елиметово–Акъегет авылында (Елиметово–Акзегитово) йомышлы крестьяннар яшиләр.

хуҗалык саны ирләр хатын-
кызлар
керәшеннәр
ирләр х.-кызлар
90 195 224 55 55

4 тегермән булуы күрсәтелгән (оброчный мукомольный дип язылган).

Түбәндәге мәгълүматлар да игътибарны үзенә җәлеп итә:

под
усадб.
пашня
(дес).
с. сено лес неудобн.
мест.
всего
27800 1957 283 35100 865120 15/1380 2900/289

Авыл Мусирма елгасының ике ягына һәм Уча белән Боламый чокырларының ике ягына урнашкан. Җир биләмәләре (дачалар) Укша елгасының ике ягында, Мусирма елгасы, Мусирма, Окни, тирән (глубокий), Уча, Боламый, Күркәнеш, Елова, дүрт исемсез һәм аларның тармаклары булган чокырларны үз эченә алып тора.

Мусирма елгасында яз һәм көз көннәрендә эшләүче Казан Казенный (дәүләт) Палатасы тарафыннан оброкка (түләүгә) төрле кешеләргә билгеле бер бәягә бирелә торган дүрт су тегермәне урнашкан.

Мусирма (Бүшәрмә) елгасының җәй көнендә тирәнлеге чирек аршын (18 см лар – И.Т.), киңлеге бер сажень, анда ташбаш, чабак (пискари, гольецы) балыкларын тоталар. Суы кешеләр һәм хайваннар эчү өчен яраклы, яхшы. Җире уңдырышлы, иген игелә, төзү материалы һәм утынлык булган урман үсә, анда кыргый җанварлар һәм кошлар яши.

Татарлар игенчелек һәм терлек асрау белән шөгыльләнәләр. Артык продуктларны Свияжск һәм Цивильскига (Чуелга) алып барып саталар.

Хатын-кызлар кыр эшләреннән тыш кул эшләре белән шөгыльләнәләр: җитен, йоннан кием өчен сукно һәм башкаларны тукыйлар, бәйлиләр, бер өлешен саталар» (татарчага тәрҗемә иттем – И.Т.).

Сүнчәләй, Бакырчы, Кәвәл авыллары турында да язмалар бар.

Сүнчәләй авылы Бакырчы авылы
хуҗалык ирләр х.-кыз хуҗалык ирләр х.-кыз
25 65 65 58 182 200
(чукынганнар саны язып алынмаган) чукынганнар
18 57 55

Искәрмә: Әрә елгасында 5 су тегермәне (оброчные).

Әрә елгасының җәй көне тирәнлеге бер аршын, киңлеге ике сажень. Елгада чуртан, ташбаш, чабак һәм башка балыклар тотыла.

1775 елда Казан губернасында 13 өяз оеша. Безнең авыл Чуел (Цивильск) өязенә керә. Мин 1977 елның февраль, март айларында Татарстан Республикасы Үзәк архивында булып шул елларның башыннан ук ачыкларга уйлаган идем, әмма архивта күп документлар сакланмаганнар. Менә нәрсәләрне ачыклый алдым: 1834 ел 8 нче халык санын алу турындагы документта (Ревизские сказки о духовных лицах ведомства Акзегитовской волости Цивильского уезда. Фонд 3, опись 2, архив. дело № 125) болай дип язылган: Акзегитовской лашманской волости 1834 год 8-перепись. Дер. Елиметово-Акзигитово то-жъ.

Бу (переписьта) халык санын алуда булган кайбер саннарны күрсәтеп язам:

ирләр хатын-кызлар
Акзегит-Елиметово 325 368
Бакырчы 326 351
Сүнчәләй 132 139
Күгеш 301 255
Тугай 425 430

Волостный глава Ильяс Султанов,
Писарь Пелешев,
Пом. столначальника Фастрицкий.

Акъегет волостена бик күп чуваш авыллары кергәннәр. Шулай ук Чүти, Урмай, Әлмән һәм башка авыллар да кергәннәр.

1850 елда үткәрелгән халык санын алуда Акъегет волосте була. Халык санын алу нәтиҗәләре түбәндәгечә:

Авыллар ирләр х.-кыз керәшеннәр
ирләр х.-кыз
Акъегет 506 538 67 68
Бакырчы 465 499 89 102
Сүнчәләй 244 245 89 91
Кәвәл 486 473 барысы да
Тугай 560 526 санамадым
Күгеш 467 425 санамадым

1858 ел, 17/V. 10 нчы халык санын алу нәтиҗәләре:

Акъегет
волосте
барлыгы керәшеннәр
ирләр х.-кыз ирләр х.-кыз
Акъегет 571 592 60 84
Бакырчы 526 568 106 100
Сүнчәләй 307 288 116 103
Кәвәл 455 485 барысы да
Тугай 628 575 санамадым
Күгеш 524 478 санамадым
Айдар 294 307 санамадым

(ф–3, о–2, дело № 246, 251 һәм 374)

1850, 1858 ел халык санын алу кенәгәләренә «Ревизские сказки о государственных крестьянах Акзегитовской волости Цивильского уезда» дип язылган. Акъегеттән волость Кәвәлгә кайчан күчүен ачыклый алдым. Волость Кәвәлгә 1896 елны күчкән дигән мәгълүмат бар.

1860 ел реформасыннан соң Россиядә капитализм көчәя. Шахталар, алтын приискалары, яңа завод-фабрикалар ачыла, яңа тимер юллар салына. Һөнәрчелек үсә. Сәүдә көннән-көн киң колач ала бара. Аның йогынтысы безнең авылга да тәэсир итми калмый.

Авыл халкының җире аз һәм уңдырышсыз була, крестьяннарның кыш көннәрендә эше аз була. Акча туплап кайту уе белән кайбер кешеләр (бигрәк тә яшьләр) шахталарга, алтын приискаларына, урман кисүгә һәм башка сезонлы һәм сезонсыз эшкә китәләр.

Авыл халкының төп кәсебе игенчелек һәм терлекчелек була. Сибгатуллин Нәбиулла бабайда 1893 елда авыл халкына имана (җир) бүлеп биргән һәм имана өчен акча җыйган исемлекнең төп нөсхәсе сакланган. Ул исемлекне соңыннан Гыйззәтуллин Габбаска биргән. Мин шул исемлек белән таныштым. Исемлек гарәп хәрефләре белән, тушь белән язылган. Исемлектә күрсәтелгәнчә, 1893 елда Акъегет авылында 362 ир кешеле хуҗалык булган һәм яңа туган ир балалардан алып, картларны да кертеп 1055 кеше исәпләнгән. Имана бары тик ир җенесле кешеләргә генә бирелгән, хатын-кызларга имана җире бирелмәгән. 1893 елда 1055 ир кеше яшәсә, тагын 1100 хатын-кызны өстәсәк (гадәттә хатын-кызлар бездә күбрәк булалар) бу вакытта авылда 2150 чамасы кеше яшәгән дип әйтеп була.

Һәр имана җире өчен 3 сум 75 тиен (налог) алынган. Бу салым хөкүмәт казнасына кертелгән. Имана җире өчен акчаны кешеләр бүлеп түләгәннәр, тоташ түләргә хәлләреннән килмәгәннәр күп булган. Мәсәлән, акча җыйнаучы исемлеккә: 1 сум 75 тиен, янә 2 сум, янә 1 сум 50 тиен, янә 3 сум... дип язып барганнар.

Авылның барлык җире өч басуга бүленгән:

  1. Түбә басуы - 9 пай;
  2. Урман басуы - 8 пай;
  3. Бакырчы һәм тирмән басуы - 7 пай.

Җир хуҗалыкка һәр басудан да бүлеп бирелгән, межа куелган. Анда һәр хуҗалык үзенең нәсел тамгасын (аерым билгесен) ясап куйган (Ф.Гарипова авылда җиде нәсел тамгасы булуы турында яза).

Басуда кырлар төрле исемнәр белән йөртелгәннәр. Югары буйда (Бүшәрмә елгасының югары агымы, уң як ярда Беренче әйләнә, Икенче әйләнә, Фатыйх мулла яры (Фатыйх мулла көлтә төяп кайтканда, олавы авып, ярдан егылып вафат була, шуннан соң бу урынга аның исеме бирелә). Түбә басуында кырлар исеме: Ташкичү чокыры, Аурыш чокыры, Гадел кизләве, нугытлык, түгәрәк.

Урман басуында: Морзай корты (урман янындагы, Өрәнгәр авылыннан менә торган чокыр), Өрәнгәр кашы, Укша асты, Керәнеш (Өрәнгәр зираты яны).

Бакырчы басуы: Җикән саз, Сәен кизләве, Иске зират яны.

Тегермән басуы: Каенсар кашы, Эт боты, Кабак.

Борынгыдан ук, авылдан ерак түгел, урман эчендә сазлы күлләр булганнар. Бу күлле урынны, анда җикән үскәнлектән, «Җикән саз» дип атаганнар. Хәзер аны «водоем» дип атап йөртәләр. Әле мин яшь вакытта бу урыннарда язын 6–7 күл була иде. Шуның 3 се бергә тоташып зур күл хасил итәләр иде. Бу күлләрдә төнбоеклар үсәләр, тәкәрлекләр, кыр үрдәкләре, акчарлаклар бик күп була иде, хәтта челәннәр дә очрата идек.

Авылда эчү өчен суы бик тәмле булган Имани кизләве һәм Йосыф кизләве бар. Аларның исемнәре кеше исемнәре белән бәйләнгәне күренеп тора. Имани исемле кеше беренче булып су чыганагын таба, ә Йосыф үзе бакчасында булган су чыганагын чистарта һәм урамга чыгара. Авылда барлыгы 12 кое булган. Аларның күбесе Бөек Ватан сугышы елларында, ә кайберләре сугыштан соңгы елларда күмелгәннәр.

Авыл җәй көннәрендә яшеллеккә күмелә, чөнки авылда алма, җиләк-җимеш бакчалары бик күп иде. Үзенең алма бакчалары белән авыл дан тоткан.

1897 елда җан исәбен алу (перепись) вакыйгасы татар халкы арасында курку тудыра, зур гауга куптара. Җан исәбен алу чукындыру өчен икән дигән провокация таралган. Нәтиҗәдә тагын җылаш, күз яше, каршылык. Чөнки сан алуны патша хөкүмәте халыкка яхшылап аңлатмыйча, тупас чаралар белән үткәрә. Безнең авылда да бу хакта шактый сүзләр булып ала, халык нык борчыла, куркуга төшә, әмма каршылыкларга барып җитми. Халыкка аңлатуда Заһидулла Шәфигуллинның роле зур булган, ә менә күрше Бакырчы авылында ул зур каршылыкларга очрый. 1897 елның кышында (24 декабрь көнне) өч олау каен чыбыклары төяп команда (солдатлар) килә һәм каршылык күрсәтүчеләр шул каен чыбыклары белән суктырылалар. Бу вакыйгага багышлап «Бакырчы бәете» чыгарыла («Татар халык иҗаты»).

Авыл читендә, Кәвәл авылына бара торган юлның сул ягында тау башында Заһидулла Шәфигуллинның җил тегермәне, соңрак Германиядән сатып алынган пар двигателе белән эшли торган тегермән (аны авыл халкы «ут тегермәне» дип атап йөрткән), Гәниев Габдулгани, Мостафин Мингали, Мифтиев Гарифҗанның берәр җил тегермәне була. Шулай ук Гәниев Габделгани, Мостафин Мингали һәм Мифтиев Гарифҗанның ярма тегермәннәре була. Алар хуҗалыкның ишек алларына урнаштырылган булганнар.

Авылда шулай ук өч су тегермәне була. Бүшәрмә елгасының югары агымында Ишбулат исемле кешенең су тегермәне булып, ул көнгә биш капчык он тарта алган. Тарткан өчен 16 кг (бер потка) 1 кг 200 гр. (көрәк оны) иген алынган. Икенче су тегермәне зират янында Бүшәрмә елгасында төзелгән. Аның хуҗасы Ибәтулла исемле кеше була. Бүшәрмә елгасының түбәнге агымында Садрый исемле кешенең су тегермәне төзелгән була.

Заһидулла байның «ут тегермәне» картларның сөйләвенчә тәүлеккә 100–150 капчыклап он тарткан. Бу тегермәнгә он тарту өчен бөтен тирә-яклардан 30–40 чакрым ераклыктагы авыллардан килгәннәр.

Авылда киез итек басу һөнәре тиз таралып китә. Вахитов Сабир бабайның – әткәйнең сөйләгәннәре хәтеремдә яхшы сакланган. 1840 еллар тирәсендә Казан артыннан берничә кеше безнең авылга итек басарга килгәннәр икән. Үзләренә итек бастырганда, Сабир бабайның бабасы – Вахит итек басу тәртибен бик нык күзәтә һәм өйрәнеп кала. Икенче елда үзе калып ясый һәм итек баса. Шушы вакытлардан башлап итек басу һөнәре киң тарала. Кайбер хуҗалыкларда 2–3 кеше бергә берләшеп тә итек басканнар. Вахит, аның улы Шакир, Фәтхулла, аның улы Заһидулла, Садыйков Фатыйх, Мингази, Гаязи һәм башка бик күпләр атаклы итекчеләр булып исәпләнгәннәр. Ирләрнең бик күпләре бу һөнәргә өйрәнгән. Шулай ук итекчеләр кышын читкә чыгып чуваш авылларында да йорттан-йортка йөреп итек басканнар. Бу һөнәр әле хәзер дә авылда сакланып калган.

Авылда балта осталары да күп була. Алар кояш чыкканнан башлап, кояш баеганчыга кадәр эшләгәннәр. Революциягә кадәр аларның көнлек хезмәт хакы 15–20 тиеннән артмаган. Авыл халкы кирпеч сугу белән дә шөгыльләнә. Сугылган кирпечне зират янындагы ярда, авыл читендә Уча елгасының уң як ярында, югары буйда авыл читендә чокырлар казып, урыннар ясап яндырганнар. 1800 ел урталарында һәм ахырларында 100 кирпеч бәясе бер сум булган дип сөйлиләр иде картлар.

Шулай ук читек һәм кәвешләр тегү, чабата һәм агач башмак ясау, калайдан савыт-саба һәм чиләк ясау, тал чыбыгыннан кәрзин үрүчеләр дә шактый күп була авылда.

Авыл уртасында, Бүшәрмә елгасының уң як ярында тимерчелек була. Анда ат дагалыйлар, арба көпчәген кыршаулыйлар, сука тимерен, сабан тимерен таптыйлар, казан ямыйлар, ишек, капка келәләре һәм башка бик күп эшләрне башкаралар. Эш өчен тимерчегә акча түләнә. Тимерче авылда бик кирәкле һөнәр иясе була.

Хатын-кызлар буш вакытларында кул белән палас сугу, киндер туку, йон эрләү, җәймә, сөлге туку һәм чигү эшләре белән даими рәвештә шөгыльләнгәннәр.

Бизәнү әйберләре ясау – борынгы болгар бабаларыбыздан буыннан-буынга калып килгән һөнәрләрнең берсе. Ул һөнәр белән бик электән үк шөгыльләнеп килгәннәр. Алтын һәм көмештән балдак, йөзек, беләзек, чулпы ясаганнар. Бу бизәнү әйберләре безнең татар халкында бик киң таралган һәм хатын-кызларга гүзәллек өстәп торган. Революциягә кадәр XIX йөз урталарында һәм соңрак бу гүзәл һөнәр белән Сәмитев Сәетша, Мөхәммәдиев Гыйбадулла, Сәмитев Яруллалар шөгыльләнүе билгеле.

«Народный костюм татар Поволжья и Урала (сер. XIX – нач. XX вв.). Историко этнографический атлас татарского народа» (С.В.Суслова, Р.Г.Мухамедова. Казань, 2000) дигән китапта болай диелгән: «Мәсәлән, Казан губернасының Зөя өязе Акъегет авылында күрше Чуел өязе татарлары (аерым алганда, Янгилде, Әлмән авылларыннан) бизәнү әйберләре ясата торган булганнар.» (195 биттә, русчадан тәрҗемә итеп яздым – И.Т.) 

Җитештерелгән барлык төр һөнәрчелек әйберләре сатар өчен дә эшләнә. Сату-алуны алып баруда күрше Кәвәл авылындагы, Чувашстандагы Мажар базарлары зур роль уйныйлар. Элек бу базарлар бик зур булганнар, бик күп төрле товарлар сатылган, сәүдәнең үсешенә этәргеч булган.

XIX гасырның икенче яртысында һәм XX гасыр башында һөнәрчелек һәм сәүдә киң колач ала. Авылда зур байлар һәм үзләренең кибетләрен тотучы, сәүдә итүчеләр килеп чыга. Мәсәлән, Борһанов Хәялинең ашамлыклар һәм мануфактура, Габитов Сәләхнең ашамлыклар, Әхсәнов Закир һәм Хафизның ашамлыклар һәм мануфактура, Сафин Әхмәтсафаның ак икмәк (күмәч), Садрыев Насрыйның ашамлыклар һәм савыт-саба, Габитов Нигъмәтҗанның ашамлыклар һәм Ганиев Габделганинең керосин кибетләре була. Күренгәнчә авылда кибетләр күп ачыла, сәүдә эше яхшыра.

А

вылыбызның күп кенә кешеләре чит шәһәрләрдә үзләренең кибетләрен ачып сәүдә итәләр, зур байлыклар туплыйлар. Болар арасында зур байлыкка ия булган миллионер сәүдәгәр Заһидулла Шәфигуллин һәм Ишмәмәтов Закирлар аерылып торалар. Шулай ук Әхсәнов Закир да зур сәүдәгәрләрнең берсе була.

Заһидулла Шәфигуллин олыгая төшкәч, авылга кайтып урнаша. Чардаклап агачтан эшләнгән ике катлы бик матур йорт салдыра. Шул ук ишек алдына, ике катлы йорт каршына шактый зур булган бер катлы һәм бик матур итеп эшләнгән балконлы кунак йорты салдыра. Кунак йортының көньягында төрле чәчәкләргә күмелгән, уртасында цементлап эшләнгән зур булмаган су бассейны булган, зур алмагач һәм җиләк-җимеш бакчасы үстерелә. Ишек алдының көнбатышында иген келәтләре, ат һәм башка терлек абзарлары, мунча һәм башка сарайлар салынган. Ишек алдының көнчыгыш һәм көнбатышында дүртәр баганалы капкалар урнашкан. Көнчыгыш капка янында чарыклап эшләнгән өсте ябулы, шактый тирән кое бар иде. Бай Имани кизләвеннән алып, үз капка төбенә кадәр, юлга таш җәйдерә. Ишек алдына да таш җәйдергән.

Заһидулланың алмашка җигүле өч тройкасы, эш атлары, берничә баш сыер, күп кенә сарыклар булган. Хезмәткәрләрнең күбесе чувашлар булган.

Миңа билгеле булганча, минем әнинең анасы (әбием) Бибигазизә 13 яшендә Бәчек авылыннан байның балаларын карар өчен, асрауга килә. Бай аны 1899 елның көзендә, байның каршысында яшәүче Мотыгулла улы Гафият Әлмиевкә кияүгә бирә.

Бай яңа зиратка һәм авыл уртасындагы сазлыкка агачлар утырттыра. Агачларны тәрбияләп, карап үстерү өчен, кеше яллап, аңа акча түли. Картларның сөйләүләре буенча, һәр төп агачны карап үстерү 13 тиенгә төшкән. Заһидулла авылда һәм башка авылларда мәчетләр салдыра, безнең авылда ике катлы ир балалар мәктәбе һәм бер катлы кызлар мәктәбе төзеттерә. Боларга кадәр ике мәхәлләдә мәдрәсә салдырган була.


Заһидулла Шафигуллин

Картларның сөйләве буенча, Заһидулла Шәфигуллин бала чакта көтү көткән. Ул ничек баеган һәм аның турында безгә мәгълүм булган фактларга тукталып, ачыклау өчен аерым кешеләрнең истәлекләреннән, архив материалларына таянып язылган язмалардан өзекләр китерәм.

«Ватаным Татарстан» газетасының 1991 ел 17 май санында А.Мөслимовның «Сәүдәгәр» исеме астында язма бирелгән. Менә анда нәрсәләр языла: «...Аларга Казан губернасының Цивиль өязе, Акъегет авылы крестьяны Заһидулла Шәфигуллин да кушыла. Ул 1839 елда туган, крепостнойлыкны кеше сөйләве буенча гына ишетеп белми, ә үз башыннан кичерә. 1861 елгы реформадан соң, яшь Заһидулла ике дә уйламыйча, Себергә китә. Агач хәзерләүдә тырышып эшли, һәр тиеннең кадерен белә... Бер ел үтә, ике ел – акча янчыгы һаман да буш. Бер-ике елдан соң Шәфигуллин Аллага табына да, биленә балтасын һәм хәнҗәрен кыстырып, старатель (алтын юучы) булып китә. Артельгә керми, ялгызы гына. Тайга буйлап тапталмаган сукмаклардан үтә, аю белән маңгайга-маңгай очраша – чын мәгънәсендә аның белән сугыша. Бер ел тәнендәге җәрәхәтләрен дәвалый. Тәмам терелеп беткәч, яңадан тайгага китә, бәхетен эзли һәм алтынга бай урынны таба. Иркутскида кибет ачып җибәрә, мехлар сата. 1860 нчы еллар азагында аның инде Читада һәм Красноярскида кибетләре була. 1876 нчы елда Акъегеткә әйләнеп кайта, йорт сала. Мәктәп салдыра. Икенче кайтуында манаралы мәчет бурата. Мулла итеп мөселман дөньясында танылган Шәрәфетдин Бәшировны китертә һәм үзе яңадан Себергә юл тота. 

...Иң авыр вакытларда да, бәлагә юлыкканда да югалып калмый, кешеләргә игътибарлы мөнәсәбәтен җуймый. XX гасыр башында ул туган авылына даими яшәү өчен дип кайта. Картая төшкәч, Иркутскидагы барлык эшләрен бертуганы Шәйхуллага һәм олы улы Хәйруллага, Красноярскидагы сәүдә эшләрен тагын ике улына – Зиннур белән Гарифҗанга, Читадагысын – бертуганының улы Сәйфетдиновка тапшыра. Архангельскида, Вологда һәм Устюгтагы кызларын кияүгә биреп бетерә, ә үзе якташларын агарту белән шөгыльләнә башлый.

...Берникадәр вакыттан соң тагын ике мәктәп салдыра: Акъегеттә – кызлар өчен, Чүти авылында – малайлар өчен. Чүтидә әле мәчет тә салдыра. Бакырчыда манаралы мәчет төзетүгә, зур суммада акча бүләк итә.


З.Шафигуллин(сулда) һәм Хөсәен Ширинский

...Заһидулла аганың игелекле эшчәнлегенә бар да соклана һәм кинәт аның турында охранкага хат язып салалар. Имзасы «муллалар» дип куелган. Имеш Шәфигуллин татарларны патша властен һәм аның законнарын танымаска котырта, исламизм идеяләрен таратуда башлап йөри... Хат аноним характерда булса да, полиция начальнигы аны тикшерергә задание бирә. Тиздән өязнең полиция начальнигы Казанга: «Мин үткәргән тикшерү вакытында Шәфигуллинның панисламчылар хәрәкәтендә катнашы булуы расланмады», – дип хәбәр сала. 

Заһидулла Шәфигуллин турында Г.Ибраһимов менә нәрсәләр яза: ...Шул 1905 елның март ахырында Казаннан Пенза, Себер, Тамбов, Кавказдан килгән вәкилләр Виттегә (Россиянең Министрлар Советы рәисе. – И.Т.) үзләренең петицияләре белән кереп, үтенечләрен үтәп чыгалар, аңа алып килгән петицияләрен калдыралар. Делегатлар арасында Сибириянең мәшһүр миллионерларыннан Заһидулла Шәфигуллин, Уралның алтынчыларыннан Рәмиев кебек фамилияләр дә бар иде. Карт төлке Витте һәммәсен ачык кабул кыла, вәгъдә белән озата. Ләкин берсе дә, өмид иткәнчә, үз теләкләрен патшага туры ишеттерә алмыйлар...

...Төрле яктан делегатлар килгән вакытта мөфти Солтанов та Петербургта иде... Мөфти патша янына керә имеш, мөселманнарның теләкләрен әйтә имеш дигән хәбәрләр йөри. Пайтәхет номерларының берсендә җиде-сигез бай бергә җыелып сөйләшәләр дә, патшага барганда, үзе белән тагы берничә адәм алып керсә иде дип үтенергә карар бирәләр. Шул карарларны әйтү өчен, Сибирия миллионеры Заһидулла Шәфигуллин кул астында берничә кеше җибәрәләр. Мөфти кунакларны ачык йөз белән кабул кыла. Заһид бай акрын гына сүз башлап әйтә:

–Патшага барганда үзегез белән бергә яныгызга тагын берничә мөселманны алсагыз иде, мөселманнар шуны үтенер өчен сезгә җибәрделәр,- ди. Мөфти каты ачуланып кыза башлый: 

–Патша һич кеше кабул итми. Әнә Виттегә бара бирегез,- ди. Ләкин үз сүзен итергә өйрәнгән миллионер моның белән канәгатьләнми. 

–Виттедә күп булдык. Файда булмады, инде хәзер, сезнең мәрхәмәтегез белән, патша хәзрәтләренең янына барып, хәлебезне сөйләсәк икән дигән өмид кыйлабыз. Кичәге көн патша рабочий депутатларны да кабул итте,- ди.

...Мөфти моны күтәрә алмый, кабахәт тавыш белән миллионерга кычкыра:

–Мин рабочий түгел. Чык моннан мужик! Чык ахмак!- ди. 

Заһидулла хаҗи шапкасын алып чыга башлый, мөфти кызып, урынында утыра алмый тетрәп-калтырап, сикереп тора да, сүгенеп, аксакал Заһидулланы сугып, җилкәсеннән өстерәп чыгарып җибәрә... Башкалар нишләргә дә белми аптырап калалар. Бай мондый хурлыкка түзми, мәхкәмәгә (судка) бирә». (Г.Ибраһимов. Әсәрләр. 7 том. 358–359 бит).

Бу турыда язучы Мөхәммәт Мәһдиев «Акъегет егетләре» дигән язмада болай дип дәвам итә: «Мөфти эшен мировой съезд карый. Бу процесс елларга сузыла. Ниһаять, суд аны биш көнгә төрмәгә ябарга, 25 сум штраф түләргә дигән карар чыгара. Мөфти бу хөкемнән риза булмыйча, сенатка кассация (шикаять) бирә, әмма сенат бу карарны раслый». (Идел ягы. 9 июль, 1991 ел).

Бу язмада байның мөфтигә гафу итеп телеграмма җибәрүе турында да языла. Ул (бай) мин үземнең хаклыгымны исбат иттем дип күрсәтә телеграммада. М.Мәһдиев язмасында менә нәрсәләр турында язылган: 1897 елгы перепись вакытында татар авылларында чуалыш булганлыгы, Шәфигуллин үзе яшәгән Чуел өязендә перепись уздыруда властьларга ярдәм итүе, Казан театрларына мебель әзерләп торучы Курбатовлар (Урмар фабрикасы хуҗалары) Акъегеттә мәктәп ачылгач урындыклар бүләк итүләре турында, Шәфигуллинның Әлмән, Чүти авылларында мәктәп салдыруы, Чуел земствосы Акъегет мәктәбендәге рус класслары өчен аңа һәр ел саен 315 сум акча биреп баруы, 1914 елда Шәфигуллинның Акъегет авылы учитель һәм учительницаларын Россия буйлап сәяхәткә чыгаруы, бөтен чыгымнарны үзе түләве һәм башкалар күрсәтелгән. 

1994 елның апрель аенда Акъегет авыл Советына түбәндә язылган хат килә. Шул хаттан өзек китерәм. Хат рус телендә язылган һәм тәрҗемә итми язам.

«Загидулла Шафигуллин (Загидулла бин Шафигулла бин Рахматулла бин Сабханкол) родился 16 декабря 1840 г. в с.Акзигитово Цивильского уезда Казанской губернии. С 17 лет он отправился на заработки в Приуральские губернии. После смерти в 1859 г. отца на его плечи легло содержание семьи, воспитание братьев. Предпринимательская деятельность З.Шафигуллина началась в гг. Томске и Иркутске с мелочной торговли галантереей и фруктами. Незаурядные деловые качества позволили ему в скором времени стать одним из крупных торговцев готовым платьем, мехом и пушниной, войти в состав второй гильдии Иркутского купечества. Некоторое время он вел торговые операции в Поволжском регионе, в Казани, через торговый дом «Бурнаев и Шафигуллин», но затем предпочел в качестве компаньона своего родного брата Шайхуллу. В сентябре 1894 г. они учредили торговый дом «Братья Шафигуллины». Торгуя пушниной и мехами, создали сеть магазинов в гг. Иркутске, Красноярске и Чите. 

В конце 90-х гг. он отошел от личного участия в торговле, передав управление в своих предприятиях брату, трем сыновьям – Зиннуру, Гарифзяну, Хайрулле и племянникам – Гилязутдину, Салахутдину и Абзалетдину. В августе 1912 г. те создали полное товарищество под фирмой Торговый дом «Шафигуллины и Ахтямовы» расширив круг своих коммерческих интересов на территории всей Сибири, Манчжурии и Монголии. Удачливось и расчет принесли Шафигуллину значительные средства, которые регулярно вкладывались им в развитии сети татарских новометодных школ. Проживая постоянно в селе Акзигитово он выстроил за свой счет целый ряд мечетей, медресе и мяктебов в Цивильском, Свияжском, Тетюшском уездах Казанской губернии. В 1891 г. братья Шафигуллины пожертвовали в пользу мусульманской общины г.Иркутска дом с дворовым участком и в начале XX века возвели кирпичное здание мечети. Будучи глубоко верующим человеком (он совершил хадж), З.Шафигуллин являлся убежденным сторонником всеобщего обучения татар, как мужщин так и женщин. Его деятельность в этом направлении высоко ценилось современниками, в том числе И.Гаспринским, Г.Баруди, Г.Апанаевым. 

В Акзигитово на средства З.Шафигуллина были построены или отремонтированы три мечети, при них школы (1872 г.)... С 1898 г. Шафигуллин одним из первых в Казанской губернии переводит обучение в медресе и мяктебе на новометодную систему. Деятельность З.Шафигуллина в общественном движении татар, а он был делегатом ряда мусульманских съездов, вызвало резкое неприятное со стороны части духовенства, губернских властей...» 

(Хат ахырында ул үзен кызыксындырган сораулар куя. Бу сораулар Заһидулла биографиясенә һәм башкаларга кагылалар.)

С уважением и зарание благодарю за помощь, научный сотрудник отдела свода памятников. Хайрутдинов Рамиль Равилович.

Адрес: Казань, ул.Лобачевского, 2/31, ИЯЛИ, Отдел свода памятников.

Югарыда күренгәнчә, Р.Хайретдинов үзенең хатында Шәфигуллинның мөселман съездларында катнашуы турында яза. Ул нинди партия соң? Бу «Иттифаки мөслимин» – мөселманнар союзы. «Мөселман иттифакы» партиясенең өч съезды була. I съезд 1905 елның 15 августында (рөхсәтсез) Нижний Новгородта, II се 1906 елның 13–23 гыйнварында Петербургта, III се шул ук елның 16–21 августында Нижний Новгородта уза. Заһидулла бу партиянең актив члены була. Алар нинди сәясәт алып баралар соң? Алар конституцион монархияне яклыйлар, патшаның властен чикләү ягында. Мөселманнарның руслар белән бертигез хокукта булуын, аларга аң-белем бирүне, берүк вакытта татар буржуазиясенең рус буржуазиясе белән бертигез хокукта булуын телиләр. Үз көче белән җир эшкәртүчеләргә, падишаһның, дәүләтнең, сарайның җирләреннән кирәк кадәренчә җир бирергә, хөкем итү халык кулында булырга тиеш, гражданлык һәм сәяси хокукларга чикләүне бетерергә кирәк дип саныйлар. Съезд карарларында шуңа охшаш башка нәрсәләр дә кертелә. 

Заһидулла хаҗи 1917 елның февралендә патша Николай тәхетеннән төшерелгәч, урта мәхәллә мәчетенә картларны җыйный, намаздан соң аларга патша тәхетеннән төшерелү турында сөйли, аңлата, аларны үз артыннан ияртеп «Яшәсен чын хөррият!» – дип кычкырып, мәчет тирәли әйләндерә.

Заһидулла патша властьлары каршында ышанычсыз кеше булып санала. 1911 елда октябрь аенда губернатор аны сөйләшү өчен үзенә чакырта (М.Мәһдиев язмасында күрсәтелгән). А.Шамовның язмасында 1915 яки 1916 елда Шәфигуллинның йортында тентү үткәрелү турында әйтелә. Тентүнең булуы турында авыл картлары да сөйлиләр иде. 

З.Шәфигуллин картлык көнендә сукырая, Октябрь революциясеннән соң авылдан китәргә теләми. 1919 елда 79 яшендә үлә һәм авыл зиратына күмелә. Йортында хуҗа булып улы Хәйрулла кала.



Заһидулла Шәфигуллинның кабер ташы


К

абер ташында болай язылган:

...Акъегет иленең Заһит ибн Шафигулла җитмеш тугыз яшендә бу мизгелдә позул ителде. Алланың рәхмәте киң булсын (Ш.Юльметов җибәргән тәрҗемә).

Хәзер кабергә чуеннан коелган чардуган куелды. Аны Фәтхуллин Ирек эшләтте. Рәхмәт аңа!


Заһидулланың әнисе кабер ташы

К

абер ташында болай язылган:

Бу кабердә Акъегет иленең Бибисапура Мөхәммәт кызы, Шәфигулла зәүҗәсе 73 яшендә 29 августта 1890 ел... (зәүҗәсе - хатыны).

Заһидулла байның һәм туганнарының кайбер кызлары әле 1936–1937 нче елларда Иркутскида яшәүләре һәм авылга күрергә кайтулары, кунак булып китүләре турында тулы мәгълүматлар бар. Заһидулла байның кече кызы Әсма Иж-Буби авылында туган егет – «Сөембикә» журналының беренче мөхәррире Ягъкуб Хәлилигә кияүгә чыга. Ягъкуб Хәлили турындагы язманы һәм фоторәсемен урнаштырам.

Тәүге мөхәррир

К

азанда 1913-1918 елларда хатын-кызлар өчен «Сөембикә» журналы чыгарыла. Аның баш мөхәррире һәм нәшире үз чорының мәгълүматлы һәм зыялы кешеләреннән саналган Ягъкуб Хәлили була. Ул 1878 елда хәзерге Татарстан республикасы Әгерҗе районының Иж-Бубый авылында дөньяга килә. Туган авылында исеме еракларга билгеле сигезьеллык җәдити мәдрәсә тәмамлый.


Заһидулла кызы Әсма

Ягъкуб Хәлили – үткен каләмле журналист һәм оста оештыручы. Шуңа күрә татар милли матбугаты тарихында үз урынын алырга лаеклы шәхес. «Сөембикә» дән тыш Ягъкуб Хәлили 1917 елның март аеннан «Балалар дөньясы» исемле журналга да фатиха бирә. Моннан ары бик күп кенә газета-журналларда язма-мәкаләләре белән катнаша.

Бу талантлы эшлекленең бер канаты мәгърифәтчелеккә килеп тоташа. Ул укыту һәм тәрбия мәсьәләләре буенча шактый күп хезмәтләр авторы. Бу хезмәтләрендә мәгърифәтче балаларга белем бирүнең яңа ысулларын алга сөрә. Шул ук вакытта дәреслекләр дә яза. Мәсәлән, 1908 елда «Сабах» китапханәсе нәшрияты аның «Гамәли ысул хисап», «Хисап мәсьәләсе», «Ысул хисап» исемле китапларын бастырып чыгара. Җәмәгатьчелек тарафыннан алар югары бәяләнә.


Ягъкуп Хәлили

Ягъкуб Хәлилинең революциядән соңгы тормышы фаҗигале тәмамлана. Башта төрле оешмаларда, нәшриятта эшли, Буа шәһәрендә китап кибете мөдире була. Янә Казанга кайта, китапханәче вазифасын башкара. 1937 елда аны кулга алалар. Үлгәннән соң гына аклана.

М.Рәхимкулова,
СССР җәгърәфия җәмгыятенең хакики әгъзасы.
Оренбург шәһәре.

Ш

әфигуллин турында язмам озын булды. Минем, бу язмам, шәхес буларак Заһид хаҗи байның, шул заманда авыл өчен, татар халкы өчен тоткан урынын, аның алдынгы карашлы бай булуын, халыкка аң-белем бирүгә куйган хезмәтләренә укучы дөрес бәя бирә алсын иде дигән теләктән чыгып эшләнде.

Заһидулла хаҗи турында шактый билгеле булса да, аның бертуганы Шәйхулла турында ачыклый алмадым. Бөтендөнья компьютер челтәре Интернетта гына Иркутск шәһәре тарихына багышланган биттә (http://www.express.irk.ru/history/cup/index.htm һәм 
http://www.baikal.ru/icards/streets/main/me324_d.htm) шәһәрнең танылган 7 купецлар нәселе арасында Шәфигуллиннар да күрсәтелгән. Анда булган мәгълүматны русчадан тәрҗемә итеп язам:

Бертуган Шәфигуллиннар. Бай мөселман сәүдәгәрләр, татарлар. Чыгышлары Казан губернасыннан.

Томск һәм Иркутск шәһәрләрендә кырым алмалары, баргузин мехлары белән сату иткәннәр.

1887 елда, мөселманнар өчен гыйбадәт кылу йорты ачу максаты белән, йорт сатып алалар. Соңыннан бу хуҗалык территориясендә мәчет төзелә.

1907–1908 елларда Шәфигуллиннар өч катлы йорт төзетәләр. Аның беренче катында мастерской һәм «Шәйхулла һәм Заһидулла һәм уллары – бертуган Шәфигуллиннар сәүдә йорты» кибете урнаша. Өске катларында суүткәргечле квартиралар (кунакханә) була. Хәзер ул йортта кибетләр урнашкан.

Шәфигуллиннар шулай ук Чита һәм Красноярск шәһәрләрендә кибетләр тотканнар.

Шәфигуллиннар акчасына мәдрәсә һәм кызлар өчен яңа методика буенча уку мәктәбе эшләгән.

Мәчет 1897 елда ачыла. Кечкенә агач бина барлык мөселманнарны да сыйдыра алмый. Тиздән таштан яңа мәчет төзү өчен акча җыю башлана. Аның иң зур өлешен Шәфигуллиннар түли. Таш мәчет 1902 елда төзелеп бетә. Ул Иркутск мөселманнары өчен җәмәгать һәм мәгариф үзәгенә әверелә. Анда китапханә, мәктәп, ятимнәр һәм гарипләр өчен приют, мохтаҗлар өчен ашханә оештырыла.

Совет власте чорында, мәчет мөселманнарның бик бердәмлеге аркасында гына сакланып кала. Ләкин манарасы төшерелә, бинасы төрле оешмаларга тапшырыла.

Бүгенге көндә таш мәчет мөселманнар җәмгыятенә тапшырылган.

Шәйхулла Шәфигуллин. I гильдияле Иркутск сәүдәгәре. Бурычка батканнар эшләре буенча Биржа комитеты әгъзасы. Ике тапкыр шәһәр Думасы гласные булып сайлана. «Изге Георгийның 4 нче дәрәҗәле билгесе», «Рус-төрек сугышында катнашучыга», «Җәмәгать эшендә аеруча тырышлыгы өчен» медальләре белән бүләкләнә.

И

ркутск мәчете турында тагын бер мәкаләне китерәм.



...В

еди нас по дороге прямой, по дороге тех, которых Ты облагодетельствовал, – не тех, которые находятся под гнетом, и не заблудших.

Эта наиболее распространенная среди мусульман молитва теперь постоянно будет звучать в иркутской соборной мечети, построенной 100 лет назад на бывшей Соломатовской улице. Празднование юбилея намечается в последние дни февраля.

Основатели мечети – братья Шафигуллины – были очень известны в Иркутске своей предпринимательской и общественной деятельностью на рубеже 19-20 веков. Они не случайно пожертвовали для этой цели свою усадьбу, переоборудованную впоследствии в деревенскую мечеть. В конце 19 века количество жителей Иркутска и пригородов, исповедующих ислам (в переводе с арабского – «повиновение Аллаху»), постоянно возрастало. В основном это были татары и башкиры из Приуралья и Поволжья. Естественно, возникла необходимость в создании мечети – места, где по уставу веры верующие могли бы проводить свои обряды – молитвы и религиозные праздники, заниматься благотворительностью и обучением молодежи. Так и шло. В 1902 году рядом с деревянной была выложена каменная соборная мечеть. На ней был возведен деревянный минарет – башня с площадкой, откуда муэдзин пять раз в день призывал мусульман к намазам (молитвам).


Иркутск мәчетенең иске открыткада сакланган сурәте.

Но с установлением Советской власти для всех конфессий в России наступило время испытаний и гонений. Ислам не стал исключением. Минарет был снесен, по преданиям, чуть ли не пушечным залпом. И долгие 70 лет мечеть, «место поклонения», использовалась в качестве оптовых складов, где в разное время размещались то административные конторки, то хранилище кур.

Только в 80-е годы мечеть стала возвращать себе былые функции. Вновь пошел сюда верующий народ. А сегодня по пятницам – святой для мусульман день здесь собираются до пятисот человек. Но полувековая разруха не оставила от прежней мечети практически ничего, кроме крепких каменных стен. И в декабре, в трагические для Иркутска дни падения самолета, с благотворительной миссией наш город посетили Верховный муфтий Сибири и Дальнего Востока, сопредседатель Духовного Правления мусульман России Шейх Нафигулла Аширов и председатель культурного центра мусульман России Абдулшейх Ниязов. На встрече с Говориным и Якубовским было достигнуто соглашение о восстановлении мечети и праздновании ее 100-летнего юбилея.

Здесь до сих пор помнят не очень приятную историю, связанную с приездом в Иркутск короля Иордании в 1976 г. Монарх, и в поездке не отходивший от правил, попросил предоставить ему место для совершения ежедневной молитвы. Незадачливые чиновники повели короля в христианскую церковь. Изумленный таким невежеством, король пояснил, что он мусульманин и молиться ему полагается только в мечети. Попав в мечеть, монарх не меньше удивился ее убогости – ведь там даже не было ковра, необходимого для совершения обряда моления. На прощание король даровал мечети большой персидский ковер, который хранится там до сих пор как реликвия.

Но это история. А в наши дни мечеть требует своего восстановления по двум причинам. Во-первых, это уникальный памятник архитектуры, находящийся в центре города, о котором администрация города благополучно забыла. Во-вторых, в области на сегодня насчитывается порядка 120 тысяч мусульман. Это и азербайджанцы, и чеченцы, и др. И «кавказский вопрос» стоит особенно остро.

Решить его, как считает председатель Оргкомитета по празднованию юбилея мечети Борис Агаевич Агаев, поможет объединение всех местных мусульман через веру.

Всем известно, насколько строги запреты в исламе. И когда народ пойдет в мечеть, обратится к религии, правонарушений станет намного меньше. Ведь именно Коран призывает верующих к объединению: «... и да возникнет община, влекущая к добродеянию, предписывающая праведность поступков и препятствующая непристойности...»

Работы по восстановлению мечети ведутся очень интенсивно, за счет пожертвований и своими средствами. К 2000 году в подвальном помещении, имеющем очень большие, просторные площади, будет открыта медресе-школа для религиозного обучения. Здесь, по желанию, юные мусульмане, наравне с общеобразовательными науками, будут постигать ислам. Будет восстановлен минарет. Во дворе будет возведена каменная гостиница. Приглашен новый имам-хатыйб Фарид Мингалиев, за границей получивший диплом и звание.

Пока же мусульманская общественность готовится к празднованию юбилея мечети, которое по причине великого поста, связанного с празднованием Рамадана, было перенесено на месяц. 22 февраля в Иркутском музыкальном театре соберется около тысячи приглашенных, среди которых губернатор Иркутской области Б.А.Говорин (в качестве подарка оплативший аренду театра), мэр г.Иркутска В.А.Якубовский, предоставивший книги об Иркутской области. Из МОСКВЫ ожидается приезд послов Ирана и Ливии. Прибудут религиозные и общественные деятели, представители деловых кругов Восточной Сибири и других регионов России. На следующий день в Доме дружбы состоится обмен мнениями.

Сегодня в мусульманскую веру обращаются и русские. В Иркутске четыре человека обратились в мусульманство и регулярно посещают мечеть. Несколько русских фирм уже внесли свои пожертвования на восстановление мечети  (Лена ЛЕВИ).

И

шмәмәтов Закир хаҗи Заһидулла Шәфигуллин кебек ук бай булмаса да, зур байлыгы булган сәүдәгәрләрнең берсе. Аның Архангельскида һәм Вологда шәһәрендә продукт һәм мануфактура кибетләре була. Ышанычлы кешесе булып (доверенное лицо) безнең авылның Сәгыев Закир исемле кеше эшли. Ул шушы шәһәрләрдәге кибетләрдә эшләүче приказчиклар өстеннән җитәкчелек һәм күзәтчелек итә. Байга тугрылыклы һәм бик таләпчән кеше була. Бу сәүдәгәр кибетләрендә минем әти – Гәрәй Тимершин, әтинең абыйсы Дәүләтша, авылыбыздан Габитов Вафа, Мамадыш авылыннан Сабиров Шакир һәм башкалар эшлиләр. Приказчикларның эш дәвамы 14–16 сәгатькә җиткән. 1917 ел февраль революциясеннән соң приказчиклар хезмәт хакын арттыру, 8 сәгатьлек эш таләп итеп байкот белдергәннәр. Закир бай аларның таләпләрен үтәргә мәҗбүр була. Закир хаҗи Ишмәмәтов чат башында (хәзерге Мифтиева Гөлсемнәр урынында) ике йорт төзеттерә. Берсе бик матур һәм зур кунак өе. Матур төзек каралтылары булган. Арткы планда зур һәм матур алмагач, җиләк-җимеш бакчасы җәй көннәрендә үзенә җәлеп итеп торган. 1929–1930 елларда кунак йортында колхоз идарәсе урнашып торды. 1931 елда анда балалар бакчасы ачылды, ә 1932 елда йортны сүтеп, Норлат авылына алып киттеләр. Норлат районы беткәнче (1963 елга кадәр) анда Норлат районы партия комитеты урнашкан иде. Аннан соң Норлат урта мәктәбенә интернат итеп файдалануга бирделәр.

А

вылда өченче хаҗи Әхсәнов Закир – сәүдәгәр. Авылда зур һәм бай кибет тоткан, танылган һәм алдынгы карашлы кеше булган. Чуелда да зур кибет тоткан. Бу кешеләрдән башка, авылдан китеп, сәүдә белән шөгыльләнүчеләр бик күп була.

Ш

улай итеп XX йөз башында авыл зурая. Анда 1914 ел башына 500 гә якын хуҗалык була. Акъегет авылына тирә-яктагы чуваш авылларыннан кешеләр шәһәргә килгән кебек (Акъегет шәһәренә барабыз дип әйтә торган булганнар) агыла торган булганнар. Аларның күпчелеге авыл байларында, сәүдәгәрләрдә, таза тормышлы кешеләрдә (алар авылда шактый булганнар) көнлекле эштә эшләгәннәр. Авыл халкы бик байларга, дин әһелләренә (мулла, мөәзин, ишан), сәүдәгәрләргә, урта хәлле крестьяннарга һәм ярлыларга бүленгән. Авыл халкының төп азыгы булып борчак, бодай оныннан ясалган чумар һәм умач ашы, бик сирәк токмач ашы, ясмык, борчак штые (ботка), борчак оныннан пешерелгән боламык иде дип сөйлиләр картлар. Итле аш, бигрәк тә җәй көннәрендә, бик сирәк пешерелгән. Бәрәңге уңышы шактый түбән, зур уңышлы сортлар булмаган, соңга калып утыртылган (май ахыры – июнь башы).

Кием-салым бик кыйммәт. Хатын-кыз күлмәге (ситса) сатып алу өчен Кәвәл базарында бер олау иген сатарга туры килгән. Картлар: шикәр, конфет кебек товарларны кадаклап (бер кадак – 400 гр.) кына сатып ала идек, алар кыйммәт иде дип сөйлиләр. Иң яхшы чәй – такта чәй исәпләнгән, бөртекле чәйне байлар, хәлле кешеләр генә кулланганнар. Күпләр җиләк-җимештән ясалган чәй эчкәннәр.

XIX гасыр башында, патша Россиясе чорында авыл крестьяннарының тормыш һәм көнкүрешен түбәндәгечә тасвирлап булыр иде: өйләр гадәттә 15–25 квадрат метр мәйданлы булып, ике бүлмәдән: түр һәм почмактан торган. Түрдә һәм почмакта агачтан ясалган берәр сәке. Сәке йоклау урыны һәм берүк вакытта өстәл ролен дә үти. Сәке өстенә гадәттә чүпрәктән тукылган палас җәеп куела. Өйдә берничә эскәмия була. Ярлы гаиләләрдә утыргыч итеп бүкәннәр дә файдаланыла.

Иртән урын-җир әйберләрен, түшәк-ястыкларны почмак белән түр арасындагы бүлем янына бик матур итеп җыеп, өеп куела. Өйнең матчасына кагылган кадакка 3 ле, 5 ле, 7 ле (ул керосин лампаларының фителенең киңлегенә, яктырту көченә карап шулай дип атала) лампалар эленә. Ярлылар 3 ле яки 5 ле лампалар, ә яхшырак тормышлылар 7 ле, 10 лы лампалар, байлар 20 ле һәм 30 лы лампалар элеп куялар. Лампалар кичләрен өй эчен яктырту өчен кулланылалар. Почмак сәкесе өстендә җиз самовар, ә идәндә лакан урнашкан, аның янында һичшиксез комган куелган була.

Савыт-саба бик гади, күбесе балчыктан һәм агачтан ясалганнар. Фарфор савыт-саба сирәк кешеләрдә генә. Аларның күбесе почмакта стенага урнаштырылган кечкенә шкафка куела.

Бәйрәмнәрдә, кунаклар килгән вакытларда сөлге һәм чигелгән төрле әйберләр элеп өйнең стеналарын бизәгәннәр.

Кыш көннәрендә ат сбруйларын өйгә кертеп куйганнар.

Кием-салымнар күбрәк өйдә сугылган тукымалардан тегелгәннәр. Олы яшьтәге ирләр озын киндер күлмәк, ычкырлы алача ыштан, жиңсез камзул, киездән басылган эшләпә, аның эченнән түбәтәй, ә кыш көннәрендә түгәрәк тирән бүрек кигәннәр. Өске кием итеп тун, бишмәт, чикмән файдаланылган. Аякта чабата, ә хәллерәкләр киез итек кигәннәр.

Бәйрәмнәрдә хәллерәк кешеләр әреш киемнәр: киҗе-мамык тукымалардан тегелгән камзул, чалбар, резин галош кигәннәр. Эш киемнәре өстеннән ирләр дә, хатын-кызлар да алъяпкыч бәйләгәннәр. Хатын-кызлар, бәйрәмнәрдә һәм кунакка барганда, киҗе-мамык тукымадан тегелгән куштанлы күлмәк кигәннәр. Беләккә беләзек кию, чәчләренә чулпылар, колакларына колаксалар тагу ул замандагы хатын-кызлар өчен гадәти нәрсә исәпләнгән. Күпләр күкрәкләренә тәңкәләр тезелгән хәситә һәм күкрәкчә куйганнар. Кызлар су ташыганда, утырмаларга, өмәләргә барганда бигрәк тә матур итеп киенергә тырышканнар. Үзләренең яраткан киемнәрен кияләр, чәчләренә атланмай сөртеп, тарап үрәләр. Кайберләре калфаклар кияләр. Оек, пирчәткә, бияләй кебек әйберләрне үзләре бәйләгәннәр, кулъяулыклары, сөлге, җәймә, тәрәзә пәрдәләре чиккәннәр. Сугылган киндерне кызлар бик тырышып эшкәртәләр. Киндер сугу, киндер тукмаклаганда җәйге кичтә үзенә бер матур тавыш булып, авылда тирә-якка яңгырап торган. Көз көннәрендә, каз өмәләре башлангач, аулак утырганнар. Төннәрен картлар (ир-атлар) күпләп каравыл өенә җыйналып, тирә-якларда нинди хәбәрләр, авылда нинди яңалыклар булуын сөйләшеп утырганнар. Хатын-кызлар ирләр алдында, урамга чыкканда битләрен яулык белән капларга, ирләр арасында булмаска тиеш. Киленнәр кайнаталары белән сөйләшмәгәннәр – «тел яшергәннәр».

Өйләнешү ике төрле юл белән хәл ителә: кода килеп яки яучы җибәреп ярәшү юлы белән, яки кызның егет өенә яшеренеп кенә (ябышып) килен булып төшү юлы белән. Ябышып чыккан кызның туе (никах туе) егет өендә, ярәшеп бирелгәннәр – кыз өендә үткәрелгән.

Тормыш авыр булганлыктан, карт-карчыклар, ятим балалар хәер сорашу очраклары элек күп булган.

Кыш көннәрендә яшь балалар метечле (бозауның чук сөякләре белән), ә җәен кәшә таяк (кәкре таяк белән, җабагадан ясалган туп белән) уйныйлар. Кече яшьтәге балалар кыршау (обруч) тәгәрәтеп уйнаганнар. Язгы чәчү беткәч, Сабантуй уздырылган, кунакка йөрешкәннәр. Соңга таба, авыл хуҗалыгы эшеннән бушагач, яшь егетләр Имани кизләве янына җыйналып утыра башлаганнар. Җырлап күңел ачалар, җыр, гармун тавышы тирә-якка яңгырап торган, ә кызлар матур киенеп, иннек-кершән ягынып, суга – кизләүгә килә торган булганнар.

Алда мин күпчелек урта һәм уртадан түбәнрәк хәлдә яшәүче авылдашларымның көнкүреше турында яздым. Байларның, сәүдәгәрләрнең, дин әһелләренең тормышлары бөтенләй башка булган. Алар муллыкта яшәгәннәр, күбесенең йортлары алты почмаклы, түбәсе калай, такта белән ябылган, йорт яны, каралтылары да нык һәм зур итеп эшләнгән булган. Йорт җиһазлары да бөтенләй аерылып торган.

1914 елда Германия Россиягә каршы сугыш башлый. Бу сугыш авыл халкына зур кайгы китерә. Сугыш башлангач, олау-олау төялеп, ир-егетләр өяз шәһәре Чуелга (Цивильгә) комиссия торырга баралар һәм сугышка озатылалар. Кайбер хуҗалыклардан атлар да сугышка алына. Бик күпләр һәлак була, әсирлеккә төшәләр. Ярлылык, хәерчелек көннән-көн арта бара.




Hosted by uCoz