Эчтәлек

Кереш
Гасырлар аша
Лашманчылар
Октябрь революциясе
Колхоз төзү
Бөек Ватан сугышы
Икътисад
Ислам дине тарихы
Авылда христиан дине
Мәгариф
Мәдәният һәм сәнгать
Сәламәтлек саклау һәм спорт
Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз
Авылыбызның күренекле шәхесләре
Акъегет мәктәбендә эшләгән укытучылар һәм директорлар
Колхоз һәм Авыл советы хезмәткәрләре

 Кушымталар

Россиядә идарә органнары
Акъегет авылында халык санының үзгәрешен күрсәтүче саннар.
З.Шәфигуллин мәдрәсә-мәктәбендә укыткан шәхесләр
Аңлатмалы сүзлек
Әһәмиятле мәгълүматлар
Төрле мәгълүматлар
Мордвалар турында
Кайбер товар бәяләре
Кайбер кулланылган чыганаклар

 Элемтә

Кунак китабы
e-mail





 
© И.Г.Тимершин, 2001.
© Р.Р.Сәләхиев, текстны нәшер итүгә әзерләү, макет, верстка, 2001.

Колхоз төзү

1929

елның язында колхоз төзү башлана. Иң беренче – 14, ә язгы кыр эшләрен башлаганчы 31 хуҗалык берләшә. Колхоз төзүдә актив катнашучылар Шәрәфиев Борһан, Бәхтияров Гарифҗан, Садриев Җамал, Сәгыев Хикмәт, Тимершин Гәрәй, Мәдыйгулов Ярхәм, Кавиев Мәннәф, Шакиров Сәет һәм башкалар була.

Шул елны Норлаттан (район үзәгеннән) землемер Назыйров килә. Ул авылда җыен (гомуми җыелыш) җыеп, колхозга түбә басуы һәм кабактан җир бүлеп бирергә тәкъдим кертә. Шул хакта халыкка аңлаткач, авыл кулакларының һәм куштаннарының коткысы белән, халык моңа каршы чыга, җыелышта гауга куба.



Гәрәй Тимершин



Хәйрулла Сафиуллин



Ярхәм Мадыйгулов



Сафиулла Әлмиев


Җыелыштагы президиум членнарын Шәрәфиев Борһан, Бәхтияров Гарифҗан, Садриев Җамал, Сәгыев Хикмәт, Тимершин Гәрәй, Шакиров Сәет, Мәдыйгулов Ярхәм һәм район вәкиле Назыйровны кыйнау белән янап, җыелыштан куалар. Иң беренче Саттаров Вәкилләр йортына, аннан соң сельпо йортына кереп бикләнәләр. Халык анда да җыйналып килә, ишекләрне шакыйлар, ватарга телиләр. Халык таралмый, һаман да кыйнау белән яныйлар. Иң ахыр чиктә активлар һавага берничә мәртәбә наганнан атарга мәҗбүр булалар. Хатын-кызлар (алар иң алгы сафта булалар) куркып, өйләренә таралалар. Бу каршылыкны оештыручылар кулга алынып, суд җаваплылыгына тартылалар. Төп җитәкче сәүдәгәр Габитов Хәсән була. Аннан тыш Сәгыев Садыйк, Гыйззәтуллин Гыйният, Гарифҗан мулла, Төхвәтуллин Гыйсмәт, Талипова Әсма һәм Нигъмәтҗанова Хәкимәләр каршылыкны оештыручылар булалар. Габитов Хәсән атарга, ә калганнары төрле срокларга төрмәгә ябылуга хөкем ителәләр.


Ятканнар: (сулдан уңга) Г.Шәйхуллин, Н.Гыйбадуллин, Г.Сәмитов.
Утырганнар: Б.Шиһапов, Г.Бәхтияров, Г.Гыйбадуллин, Х.Фатыйхов.
Басканнар: Г.Сәгыев?, Д.Тимершин, Х.Биктагиров, С.Әкрәмов?.


Колхозның беренче рәисе булып Шәрәфиев Борһан, Садриев Җамал, Бәхтияров Гарифҗаннар кыска вакытларда эшләп алганнар. Беренче хисапчы булып Тимершин Гәрәй эшли. Колхоз идарәсе 1929–1930 елларда Закир Ишмәмәтов бай йортында була. Шулай итеп авылда күмәк хуҗалык кайбер каршылыклар белән оеша. Әле 1929 елның көзендә күп кенә хуҗалыклар колхозга кергән булсалар да, төрле имеш-мимешләр тәэсире белән яңадан чыгалар. 1934 елда иң күпчелек хуҗалыклар күмәк хуҗалык составында булалар.

Беренче елда ук колхозчылар мул уңыш алалар. 1933 елда хезмәт көненә 14 әр кг икмәк бирелә. Колхоз «МАРС–1» исемен йөртә. Күмәк хуҗалыкка берләшү машиналар кулланырга мөмкинлек бирә. Колхозга урак машиналары: жатка (ургыч) һәм лабогрейка (ул да ургыч), чәчкечләр, тырма, сабаннар, ат көченә көйләнгән сугу машиналары һәм башка механизмнар кайтарыла.

1932 елда чеби чыгару өчен инкубатор (станциясе) һәм тавык фермасы төзелә. Халык аны чеби комбинаты дип атап йөртә.

1933 елда Норлатта МТС (машина-трактор станциясе) оештырылды. Көпчәкле ХТЗ тракторлары һәм коммунар комбайннары, ургычлар кайтарыла. МТС колхозга хезмәт күрсәтә башлый. «МАРС–1» колхозы (Акъегет), «Кызыл алан» (Бакырчы), «Алга» (Сүнчәләй) колхозларына бер трактор бригадасы хезмәт күрсәтә. Аның карамагында дүрт көпчәкле трактор (ХТЗ), бер коммунар комбайны, бер сугу машинасы (молотилка) беркетелгән иде. МТС ның күрсәткән хезмәте өчен.төзелгән килешү нигезендә колхозлар натуралата (икмәкне дәүләткә тапшырып) түли. Колхозга МТС хезмәте күрсәтү авыл хуҗалыгы эшләрен шактый җиңеләйтә, әмма әле иң күпчелек эшләр: язгы сөрү, чәчү, тырмалау, бәрәңге утырту һәм алу, печән чабу, ашлык уру һәм сугу һәм башка шундый эшләр ат һәм кул көченә нигезләнеп алып барыла.

Авылда халык күп, сигез кырчылык һәм бер яшелчә бригадасы оештырыла. Колхозда атлар саны 230–250 башларга җитә. Шуның өстенә 80 башлап тайлар була.

1934 елда С.М.Киров үтерелгәч, колхозчыларның гомуми җыелышы күмәк хуҗалыкка С.М.Киров исемен бирергә карар чыгара. Колхозда авыл хуҗалыгы эшләре бик оешкан төстә алып барыла. Колхозчылар иртә таңнан (язгы чәчү һәм урып-җыю чорында) кичке караңгыга кадәр эшлиләр. Игеннәрне суктыру вакытында төнге сменалар оештырыла. Авылның тирә-ягындагы ындыр табакларыннан сугу машиналарының гөжләү тавышлары, колхоз амбарларына икмәк ташучы егетләрнең җырлары, төнге тынлыкны бозсалар да, ниндидер бер ямьлелек биреп тора һәм бер үк вакытта авыл хезмәтчәннәренең күңел биреп, шатлык һәм тырышлык белән эшләвен күрсәтә иде. Бу халыкта эшкә дәрт уята. Авыл халкы дәүләткә үз хуҗалыгыннан бер елга 270 литр сөт, 44 кг ит, 100 данә йомырка, йон тапшырды, акчалата налог түләде һәм заемга язылды. Бу түләүләр авыл хезмәтчәннәренең тормыш шартларын шактый авырайта төшә иде.

Авыл халкына партия һәм Совет хөкүмәте сәясәтен аңлатуны башлангыч партия оешмасы башкарды. Бу өлкәдә партия оешмасы секретаре Шакиров Сәет һәм Сәгыев Хикмәтләрнең эшчәнлеген бәяләп китәргә кирәк. Бу сәясәтне аңлатуга укытучыларны һәм башка активны тарту юлы белән алып барылды. Комсомол оешмасы да бу эшкә актив катнашты. Кыш көнендә колхозчылар өчен, агротехник укулар оештырыла, укуны агротехник Хәйруллин Хикмәт абый алып барды. Шул чор өчен ул агротехниканы яхшы үзләштергән һәм тормышта куллана белүче кеше иде.


Сулдан уңга: Хикмәт Сәгыев, Сәет Шакиров, С.Сәмитов, Гәрәй Тимершин, Нурулла Гыйбадуллин, Г.Сәмитов.


Кышын кырда кар тотыла, җирләрне ашлау өчен хуҗалыклардан тирес, кош тизәге, көл җыйнала.

Иң күпчелек мәйданда игеннәрне уру атлы ургычлар белән алып барыла. Хатын-кызлар көлтә бәйлиләр һәм чүмәләгә куялар. Һәр бригадада, кырда йоклау өчен, кыр станнары корыла. Кызлар-егетләр кыр станнарында ашап-эчеп, төн кунып, атналар буена өйләренә кайтмыйча эшлиләр. Яшь балалары булган хатын-кызлар, олы яшьтәге хатыннар авылга якын участокларда кул белән (урак белән) ашлык уралар. Ир-атлар чүмәләләрдә кипкән көлтәләрне һәм өемнәрдәге ашлыкны ат олауларына төяп, ындыр табакларына ташып, кибәннәргә куялар. Аннан ат, трактор ярдәмендә сугу машиналары белән ашлыкны суктыралар. Кул көче белән (тәпәчләр) белән сугу да әле сакланган иде. Ындыр табаклары күп урында: «Комбинат» – инкубатор янында, Түгәрәктә, Уча елгасы башында, Ташкичүдә, Зират артында, Нәзер кисәгендә, Имани кизләве өстендә һәм башка урыннарда урнаштырыла. Урак өстендә күчмә кибет эшли. Уракчыларга дефицит товарлар: ситца, чәй, аяк киемнәре һәм башка әйберләр сатыла.

Уракчыларны таң атканда дежур торучы пионерлар урта мәчет манарасыннан быргы кычкыртып уяталар. Шулай ук һәр бригадага пионер почтальон беркетелә. Алар уракчыларга хат һәм газеталар өләшәләр. Урак өстендә укучылар башак җыйнап, югалтуларга каршы көрәштеләр.

Яшелчә бригадасының үз мәшәкатьләре. Алар кәбестә, кишер, суган, помидор, кыяр үстерү белән шөгыльләнәләр. Берүк вакытта бригада яшелчә орлыгы җитештерә һәм дәүләткә сата. Колхоз яшелчәдән мул уңыш алып, Мәскәүдә һәм Казанда күргәзмәләрдә катнашты, дипломнар алды. Яшелчә бригадасын озак вакытлар Галиуллин Нәбиулла ага җитәкләде.

1934 елда колхозда сарык фермасы һәм соңрак сыер фермасы оештырыла.

Көзен колхозчыларның хезмәт көннәре санына карап (һәр төр хезмәткә карап, норма буенча, башкарылган эш өчен хезмәт көне языла) иген, салам һәм башкалар бирелә.

Һәр авыл хуҗалыгы компаниясе чорына ярышка йомгак ясала, ударниклар-алдынгылар ачыклана, бүләкләр бирелә.


Уңыш бүлү бәйрәмендә төшерелгән истәлек рәсеме.
1933 ел.


Авылда тормыш-көнкүреш шартлары чагыштырмача яхшырды, халык шат һәм күтәренке күңелле, тырышып хезмәт итә. Шулай да, әле колхозчыларның тормышы шәһәр халкы белән чагыштырганда авыр иде.

1939 елның ноябрь аенда Финляндия белән сугыш башланып китте. Авылдан кайбер кешеләр армия сафларына алынды. 1940 елның 12 мартында сугыш туктады. Авылга Таҗиев Салих абый яраланып кайтты. Хөснетдинов Кашаф абый бу сугышта күрсәткән батырлыклары өчен Сугышчан Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнде.

1921 елда ачлыктан куркып, коллективлаштыру чорында кайбер кысулар сәбәпле, авыл халкының шәһәрдәге завод-фабрикаларга эшкә урнашуы, промышленностьтагы төзелешләргә омтылуы, илебезнең көнчыгыш районнарына (Сахалин, Бурятия) күчеп китүе һәм башка сәбәпләр аркасында авылда 1941 елга 360 тан бераз гына артыграк хуҗалык калды.

1941 елның язында (март, апрель айларында) колхоз рәисе Сәләхиев Кашаф абый саеккан Җикәнсазның өч күлен дә чистартып, тирәнәйтеп бергә тоташтырырга карар бирә һәм идарәнең ризалыгын ала. Авылның барлык яшьләре шушы эшкә тартыла. Мин бу вакытта, Шиһапов Әхәт белән бергә Норлат МТСы каршындагы тракторчылар курсын бетереп ял итә идем. Авылның бөтен яше, карты шунда булгач, без дә шунда эшкә бардык. Авылдашлар зур дәрт белән, күңел биреп эшлиләр, күл өстендә халык тавышы яңгырап тора. Төшке аш урта мәчеттә оештырыла, өйгә кайту юк. Андагы күңеллелек әле миндә бер гүзәл хатирә булып саклана.

1941 елның языннан башлап «Җикәнсаз» атамасы бетеп, ул авылдашлар телендә «Водоем» дип атап йөртелә башлады.

Язгы чәчү эшләрен авылдашлар зур оешканлык белән башкарып чыктылар. Мин тракторчы булып эшләдем. Игеннәр бик матур булып үсеп килә, колхозда мул уңыш көтелә.




Hosted by uCoz