Эчтәлек

Кереш
Гасырлар аша
Лашманчылар
Октябрь революциясе
Колхоз төзү
Бөек Ватан сугышы
Икътисад
Ислам дине тарихы
Авылда христиан дине
Мәгариф
Мәдәният һәм сәнгать
Сәламәтлек саклау һәм спорт
Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз
Авылыбызның күренекле шәхесләре
Акъегет мәктәбендә эшләгән укытучылар һәм директорлар
Колхоз һәм Авыл советы хезмәткәрләре

 Кушымталар

Россиядә идарә органнары
Акъегет авылында халык санының үзгәрешен күрсәтүче саннар.
З.Шәфигуллин мәдрәсә-мәктәбендә укыткан шәхесләр
Аңлатмалы сүзлек
Әһәмиятле мәгълүматлар
Төрле мәгълүматлар
Мордвалар турында
Кайбер товар бәяләре
Кайбер кулланылган чыганаклар

 Элемтә

Кунак китабы
e-mail





 
© И.Г.Тимершин, 2001.
© Р.Р.Сәләхиев, текстны нәшер итүгә әзерләү, макет, верстка, 2001.

Октябрь революциясе

1917

елда Октябрь революциясе тормышка ашкач, авыл халкы чын ирек яулап алдык дип шатлана. Ләкин шатланырга иртә була. Илдә гражданнар сугышы башланып китә. Халыкның тормыш шартлары тагын да авырая. Шундый авыр шартларда авылда Совет властен ныгыту, ярлы халыкның хәлен яхшырту өчен төрле чаралар күрелә. Авылда фәкыйрьләргә ярдәм итү оештырыла. Бу хакта 1918 елның 17 нче октябренда «Эш» газетасында менә нинди мәкалә басыла:

«Авылларда».

Казан губернасы, Чуел өязе Акъегет авылында Сәгыев иптәшнең тырышлыгы аркасында «фәкыйрьләр комитеты» ачылып, шул ук фәкыйрьләр өчен «Ленин» исемендәге фәкыйрьләр клубы ачылды. Клубның материаль ягы бик иркен икән. Авыл кулаклары фәкыйрьләр комитетына буйсынып, комитетка контрибуцияләр түләгәннәр. Шундый иҗтиһатлы авылларга, бигрәк тә бу эшләрне тормышка ашыруда бөтен көче белән йөргән Сәгыев иптәшкә Казан коммунистлар комитеты бик күп рәхмәтләр әйтә.
(«Социалистик Татарстан» № 51. 1 март. 1988 ел. Ә.Яһудин тәрҗемәсе.)

Контрибуция түләү ничек алып барылуы турында уйлануны укучыларга калдырам. 1919 елда Совет хөкүмәте «продовольственная разверстка» игълан итә. Авыл крестьяннары үзләренең артык икмәкләрен дәүләткә промышленность товарына алыштырып һәм бер өлешен акчага бирергә тиеш булалар.

Хәрби чыгымнарны каплау өчен, хөкүмәт кәгазь акчаларны күпләп чыгарырга мәҗбүр була. Бу акчаның сатып алу сәләтен югалтуга китерә. 1919–1920 елларда авылга Германиядә әсирлектә булган кешеләр һәм гражданнар сугышында катнашкан ирләр һәм егетләр кайталар. 1921 елда Идел буенда иген уңмый. Безнең авылда да шундый ук хәл була, ачлык башлана. Азык продуктларының бәяләре бик нык күтәрелә. Авылда арышның бер поты (16 кг) сугышка кадәр 25 тиеннәр торган булса, хәзер инде бик күп мең сумнар белән бәяләнә.

Ф.Әмирхан (Әсәрләр. 4 том. 204–213 битләрдә) Казан шәһәрендә бу чорда азыкның бәясен күрсәтеп яза: икмәкнең кадагы (400 гр.) 6 мең сум, сарык итенең – 7 мең сум, хәлвәнең – 32 мең сум, 14% лы алкогольләр – 30–40 мең сумга сатылуын күрсәтә. Авыл халкына бу акчаны кайдан табарга?

Ачлыктан куркып күп кенә гаиләләр Көнбатыш Себергә: Төмән, Омск, Томск һәм башка шәһәрләргә китәләр, шушы яклардагы авылларга урнашалар.

Авыл халкы алабутадан икмәк пешереп ашый. Ачлык кешеләрне аяктан ега, өстәвенә тиф, чәчәк авыруы тарала, халык күпләп үлә башлый. Хөкүмәт Идел буе районнарына иген булган районнардан ярдәм оештыра. Татарстан 16 млн. потка якын ашлык һәм азык-төлек, бик күп кием-салым, медикаментлар ала. Америка хөкүмәте тарафыннан зур ярдәм оештырыла – аны халык «американский паек» дип атаган. 1921–1922 елларда җан башына 42 кадак кукуруз һәм бераз куертылган сөт бирелә. Бу хакта миңа Шиһапов Габдрахман абый сөйләде. Бу вакытта авыл Советы рәисе Шаһимәрдәнев Гәрәй, секретаре Шиһапов Габдрахман була. Ярдәмне авыл Советы оештыра, паекны Тимершин Гәрәй өләшә.
Искәрмә: Авыл Советлары оештырылганчы авылда дәүләт эшен старосталар алып баралар. Төрле елларда старосталар булып: Сабитов Габделгани, Мәдыйгулов Җиһанша, Бакиров Дәүләтша, Хисамов Тәхәви һәм башкалар эшлиләр.

1921 елның көзендә, чәчү өчен, халыкка арыш бирелә, 1922 елның язында да язгы чәчү өчен орлык бирелә. 1922 елда иген бик уңа. Ачлык чигенә. Халыкның күңеле күтәрелә. Тиф авыруы да бетә. Илдә яңа сәясәт – НЭП игълан ителә. Авылда сәүдә, һөнәрчелек киң җәелә.

Мәдыйгулов Госман һәм Мәдыйгулова Галияләрнең сөйләүләре буенча, 1919 ел башында коммунист Хәким Илматов  комсомол оешмасы оештыра. Ячейка рәисе итеп Госман Мәдыйгулов, ә секретаре Гарифҗан Илматов була. Комсомол билетлары көз көне бирелә. Бу вакытта Казанда татар-башкорт бюросында безнең авылдан Нәби Гыйбадуллин җитәкчелек эшендә була. Комсомол оешмасы 1920 елда тарала. 1923 елда коммунист Хәбиб Әдиятуллин яңадан комсомол оешмасын төзеп җибәрә. Беренче комсомоллар: Ольга Николаевна Тескунова, Мәрзия Әлмиева, Хәтимә Әлмиева, Галия Мәдыйгулова, Госман Мәдыйгулов, Сәкинә Сафиуллина (Мәдыйгулова), Сәет Шакиров, Хәфәзә Сәләхиева, Габдулла Әлмиев, Рәүф Сәмитов, Гали Шәяхметов, Мәннәф Кавиев һәм башкалар.

1924 елның 21 гыйнварында В.И.Ленинның үлүе авыл халкына зур кайгы китерә. Җәмәгать биналарына, кайбер хуҗалык капкаларына кара каймалы кызыл флаглар эләләр. Авылда митинг үткәрелә. Халык бик күп җыйнала һәм алар арасында елаучылар да күп була. Алар: «Юк, Ленин үлмәде, аның эше мәңге яшәячәк!» – диләр.

1924 елның декабренда Әхсәнов Хафиз кибете нигезендә кооператив төзелә. Авыл халкы пай түләп аңа әгъза булып керә. Аның рәисе Әхсәнов Хафиз, сатучы Шиһапов Габдрахман, товар кайтаручы Төхвәтуллин Хәмидулла була.

Бу чорда авыл Советы рәисе булып Бәхтияров Гарифҗан, секретаре булып Тимершин Гәрәй эшли. Соңрак сельпо рәисе булып Тимершин Гәрәй эшли башлый. 1926 елда Саттаров Вәкил җирне бергәләп эшкәртү ширкәте оештыра. Анда: Саттаров Вәкил, Мәдыйгулов Госман, Бәхтияров Шакир, Тимершин Гәрәй, Сәгыев Хикмәт, Садриев Җамал, Шакиров Сәет, Кавиев Мәннәф, Бәхтияров Гарифҗан, Хисамов Афзал һәм башкалар керәләр.



Хикмәт Сәгыев



Җамал Садриев



Нурулла Гыйбадуллин



Гарифҗан Бәхтияров


1926 елда авылда крестьян комитеты төзелә. Комитет крестьяннарга ярдәм итү максатыннан оештырыла. Сабаннар сатып алу өчен кредитка акча бирелә. Крестьком тарафыннан акча бирелеп, авылга йон тетү тегермәне кайтарыла. Буш йортлар сатып алына, тегермән шул елны эшли башлый. (Югарыдагылар Г.Мәдыйгулов сөйләвеннән алынды.)

Шул елларда коммунистлар (большевиклар) партиясенең башлангыч оешмасы оештырыла. Оешма секретаре итеп Әдиятуллин Хәбиб сайлана. Партия оешмасы составына Шакиров Сәет, Кавиев Мәннәф, Сәгыев Хикмәт, Тимершин Гәрәй, Мәдыйгулов Ярхәм, Хисамов Афзал һәм башкалар керәләр. 1928 елда булса кирәк, сельпо рәисе буларак, әтине – Тимершин Гәрәйне, бай кеше Төхвәтуллин Хәмидулланы сатучы итеп эшләтүдә гаепләп, партия сафыннан чыгаралар (Төхвәтуллин Хәмидулла соңыннан акланган кеше).




Hosted by uCoz