Эчтәлек

Кереш
Гасырлар аша
Лашманчылар
Октябрь революциясе
Колхоз төзү
Бөек Ватан сугышы
Икътисад
Ислам дине тарихы
Авылда христиан дине
Мәгариф
Мәдәният һәм сәнгать
Сәламәтлек саклау һәм спорт
Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз
Авылыбызның күренекле шәхесләре
Акъегет мәктәбендә эшләгән укытучылар һәм директорлар
Колхоз һәм Авыл советы хезмәткәрләре

 Кушымталар

Россиядә идарә органнары
Акъегет авылында халык санының үзгәрешен күрсәтүче саннар.
З.Шәфигуллин мәдрәсә-мәктәбендә укыткан шәхесләр
Аңлатмалы сүзлек
Әһәмиятле мәгълүматлар
Төрле мәгълүматлар
Мордвалар турында
Кайбер товар бәяләре
Кайбер кулланылган чыганаклар

 Элемтә

Кунак китабы
e-mail





 
© И.Г.Тимершин, 2001.
© Р.Р.Сәләхиев, текстны нәшер итүгә әзерләү, макет, верстка, 2001.

Акъегет авылы тарихы сәхифәләре


Китап авторы Илгизәр Тимершин Гәрәй улы.

Б

у китапны нәшер итүгә әзерләүдә миңа ярдәм иткән һәм булышлык күрсәткән шәхесләргә, аеруча «Акъегет» чикләнгән җаваплылыктагы ширкәт рәисе Илгиз Мансур улы Саттаровка, Акъегет җирле үзидарә башлыгы Сәлим Рифкать улы Шәмсиевкә бик тә рәхмәтлемен. Рәфыйк Рәшит улы Сәләхиевның ярдәме аеруча зур булды, кулъязмамны китап итеп эшләүдә ул бик зур хезмәт куйды. Аңа үземнең олуг рәхмәтемне белдерәм. 

Озак елларга сузылган хезмәт нәтиҗәсе.


Б

ез, мәктәп һәм башка уку йортларында, борынгы заман, урта гасыр, СССР, Россия һәм башка тарихларны өйрәнәбез. Әмма үзебезнең төбәк, авылыбыз тарихы бер читтә кала бирә. Кайберәүләр Туган Ил тарихын белергә кирәк дип әйтсәләр дә, туган шәһәр, туган авыл тарихын өйрәнүнең кирәклегенә басым ясап әйтмиләр. Ә Туган Ил - ул синең туган йортың, синең әти-әниең, туганнарың, авылдашларың, син белем алган мәктәбең, хөрмәтле укытучыларың, якын дусларың, син уйнап, дөнья рәхәтен һәм бәхетне тоеп, бер кайгысыз үткәргән яшьлегең, синең хезмәт коллективың, барлык шатлыклы һәм .кайгылы көннәрне кичергән туган авылың. Менә ни өчен кайда гына яшәмә, кая гына барма - туган авылыңны сагынасың, һәрчак күңелеңдә синең туган авылың була, аны оныта алмыйсың.

Туган Ил ул синең туган йортыңнан башлана. Шулай булгач тарихны өйрәнү ул туган авылыңның тарихын өйрәнүдән башланырга тиеш, аны белү ул - синең бурычың, дип уйлыйм мин. Кызганычка каршы, туган авылыбызның язма тарихы безнең көннәргәчә сакланмаган.

Мин киләчәк яшь буынга авылыбызның үткән чорын, анда булып узган вакыйгаларны күрсәтеп язарга омтылыш ясадым. Авыл бик борынгы авылларның берсе, аның 700-800 еллык тарихы бар. Шуңа күрә дә минем язмамда авылда булып узган бик күп вакыйгалар күрсәтелми калулары көн кебек ачык. Авыл тарихын язу өчен мин бик күп тарихи әдәбият, тарих галимнәренең әсәрләре (Ш.Мәрҗани, Г.Гобәйдуллин, К.Насыйри, Г.Ибраһимов, Ф.Әмирхан һәм башкалар) белән танышып, укып чыктым. Көндәлек газета-журнал материалларын берөзлексез укып, авылыбызга кагылышлы һәр материалны туплап бардым.

Яшьтән үк тарихны яратучы буларак, яшь вакытларымда әти-әниләрнең һәм картларның сөйләгәннәрен хәтеремдә яңарттым. Авылымда һәм башка авылларда яшәүче карт-карчыкларның өйләренә барып, анардан авыл тарихына кагылышлы вакыйгаларны сөйләтеп язып алдым. Кайбер кешеләргә үзләренең истәлекләрен язып җибәрүләрен үтенеп, мөрәҗәгать иттем. Өлкән әдип А.Шамов ага белән хатлар алыштым. Республика архивында булып, анда авылыбыз тарихына кагылышлы шактый материаллар туплый алдым.

Гомумән, авыл тарихының мөмкин кадәр дөрес булуы өчен тырыштым. Әйе, кайбер елларның бик үк төгәл булмавы мөмкин, чөнки аларның кайберләре аерым кешеләрнең сөйләмнәреннән алына. Анысы өчен укучымнан гафу үтенәм. Авыл тарихын язу бик озакка, 30 елларга сузылды. Чөнки һәр вакыйганың дөреслеген ачыкларга кирәк иде.

Авылның борынгы тарихын язган вакытта безнең як авылларын¬дагы тормыш-көнкүреш, шул чордагы аерым вакыйгаларга тукталдым. Алар безнең авыл халкы - бабаларыбызга да бердәй булып кагылалар.

Халыкта: «Үткәннәрне белмәгәннең киләчәге юк» - дигән әйтем яши. Тарих ул әкият түгел. Аны өйрәнергә, үткәннәрдән нәтиҗә ясарга, киләчәктә ялгышлыкларны кабатламаска, уңай якларын тормышта куллана белергә кирәк.

Авыл тарихын язуда үзләренең истәлекләре белән булышкан, инде вафат булган якташыбыз өлкән әдибебез Афзал ага Шамовка, Кәрамова (Әлмиева) Хәтимә апага, Мәдыйгулов Госман, Шиһапов Габдрахман абыйларга, Борһанова Кәримә, Мәдыйгулова Галия, Сәләхиева Бәнәт, Баһавиева Нурсәйлә апаларга, Шәмсиев Гыйләҗ, Әлмиев Гомәр, Гыйззәтуллин Габбас, геология фәннәре кандидаты Шамил әфәнде Юлметовка үземнең рәхмәтемне белдерәм. Әйе, югарыда күрсәтелгәннәрнең күбесе вафат булдылар. Урыннары җәннәттә булсын. Авылдашларыма киләчәктә матур тормыш һәм бәхет телим.



Hosted by uCoz