Эчтәлек

Кереш
Гасырлар аша
Лашманчылар
Октябрь революциясе
Колхоз төзү
Бөек Ватан сугышы
Икътисад
Ислам дине тарихы
Авылда христиан дине
Мәгариф
Мәдәният һәм сәнгать
Сәламәтлек саклау һәм спорт
Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз
Авылыбызның күренекле шәхесләре
Акъегет мәктәбендә эшләгән укытучылар һәм директорлар
Колхоз һәм Авыл советы хезмәткәрләре

 Кушымталар

Россиядә идарә органнары
Акъегет авылында халык санының үзгәрешен күрсәтүче саннар.
З.Шәфигуллин мәдрәсә-мәктәбендә укыткан шәхесләр
Аңлатмалы сүзлек
Әһәмиятле мәгълүматлар
Төрле мәгълүматлар
Мордвалар турында
Кайбер товар бәяләре
Кайбер кулланылган чыганаклар

 Элемтә

Кунак китабы
e-mail





 
© И.Г.Тимершин, 2001.
© Р.Р.Сәләхиев, текстны нәшер итүгә әзерләү, макет, верстка, 2001.

Ислам дине тарихы

Б

езгә билгеле булганча, Болгар дәүләтенә кергән халыклар 922 елда мәҗүсилекне бетереп, Ислам динен кабул итәләр. Ислам дәүләт дине итеп кабул ителә. Болгар дәүләте беткәч, Казан ханлыгында яшәүче татарлар ислам динен тотып яшиләр. Безнең бабаларыбыз, Болгар якларыннан күчеп килгәч, авылда яшәгәндә Ислам динендә булып, аның язылган һәм язылмаган законнарын нык үтәп яшәгәннәр. Картларның сөйләүләре буенча, элек манаралы мәчетләр булмаган, аерым йортларда җыйналып, җомга намазы укыганнар.

Газиз Гобәйдуллин язмаларыннан күренгәнчә, 1593 елда атасы Иван үлгәч, падишаһ булган царь Федор, Казан епискобы Гермогенның доносы соңында, бөтен Казан өлкәсендә мәчетләрне яңадан җимерергә дигән әмер бирә. Бәлки булган мәчетләр (намаз уку йортлары) безнең авылда да җимерелгәндер. Хәзер аны кем белә?

Бу елларда ислам динен, аның законнарын, коръәнне яттан белүче кешеләр, авылыбызда мулла вазифасын үтәгән булганнардыр дип фикер йөртү дөрес булыр, минемчә.

1773 елда Екатерина II нең дин иреге турында указы чыга. Шиһабетдин Мәрҗанинең язмаларыннан күренгәнчә, 1778 елның 22 сентябрендә, Россия дәүләтенең Оренбург каласында бер мөфти һәм өч казыйдан торган «Мөхәммәд дине җәмгыяте идарәсе» ачыла. Бу идарәгә үзенә буйсындырылган өлкәләрдәге мөселманнарның рухани эшләрендә, ягъни дин эшләрендә дөреслек һәм ялгышлыклары турында фәтва бирү, шәригать вазифаларын үтәүче ахун, мохтәсит, мөдәррис, хатыйб, иманлык, мөәзинлек хезмәтләренә билгеләнәчәк затларның лаек һәм лаеклы булмауларына, гыйлем, гамәл һәм холыкларын тикшереп, имтихан алу, мәчетләр төзүгә һәм ремонтына рөхсәт бирү, мөселманнарның мал булу мәсьәләләрендә зурга киткән дәгъваларын, ике якта ризалык бирсә, шәригать һәм закон буенча хөкем итү йөкләтелә.

1788 елда дини идарә Уфа шәһәренә күчерелә. Һәр никах башыннан сигез ярым тиен түләү кертелеп, никах дәфтәре чыгарылып, акча җыйнала. (Дини идарә карамагында, 10 ревизия буенча 1858 елда якынча 2074182 кеше һәм 3750 мәчет, 1569 мәдрәсә барлыгы беленә), 1861 елда 57000 тәңкә акча тотылып, дини идарә бинасы «собрание» төзелә. Беренче мөфти Мөхәммәтҗан бине әл Хөсәен бине Мансур бине Габдеррәхим бине Әнәс әл Җәбәли әл Борындыкый була. (Борындык авылы кешесе.)

Алда әйтелгәнчә, безнең авылда һәм тирә-як авылларда мәчетләр төзү «Әби патшаның» 1773 елдагы дин иреге турындагы указыннан соң киң колач алган дип уйларга нигез бар. Ш.Мәрҗани үзенең «Мөстәфәдел-әкбәрфи әхвали Казан вә Болгар» исемле зур хезмәтендә күп кенә мәчетләрнең төзелү вакытларын күрсәтеп язган. Мәчетләрнең бик күбесе югарыда әйтеп үтелгән «Әби патша» указыннан соң төзелгәннәр.

Авылда өч мәхәллә була. Филология фәннәре докторы Фирдәвес Гарипованың «Авыллар һәм калалар тарихыннан» (1997 ел) исемендәге китабында язылганнардан күренгәнчә беренче (урта) мәчет 1827–1828 елларда салынган булырга тиеш. Чөнки 1830 елның 23 декабреннан мәхәллә башлыгы итеп имам Вәлит Хәлитов билгеләнә. Кече мулла итеп 1840 елның 13 ноябреннән Габделвәли Габдуллин сайлана (Гыйззәтуллин Габбас авыл аксакаллары беренче имам Вәлит Хәлитов авылга Бузай авылыннан килгән дип әйтәләр иде, дип сөйләде).

Әтисенең вафатыннан соң, 1869 елның 8 октябренда беренче мәхәлләнең имам хатибы булып, Шакирҗан Хәлитов билгеләнә. Ул бу вазыйфаны 40 еллап башкара, икенче мулла итеп 1877 елның 24 маенда Вәли Габдуллинның улы Ярулла Вәлиуллинны сайлыйлар. 1909 елның июнь аенда имам Шакирҗан Хәлитов губерна идарәсеннән картлыгы сәбәпле урыныннан җибәрелүне сорап гариза яза һәм имам-хатыйблыкка кандидат итеп Казандагы Апанаев мәдрәсәсен тәмамлаган улын тәкъдим итә. Губерна идарәсе аның улын расламый. 1910 елда Ярулла Вәлиуллинның улы Нурулла Вәлиуллин раслана.



Икенче мәхәллә мәчете. 1950 ел.


Икенче мәхәллә авылда 1889 елда оештырыла. Шул ук елның 25 июлендә авылда икенче мәчет (чат башында) төзергә ризалык бирелә. 1890 елда ул төзелеп бетә. Икенче мәчетнең имамы итеп 1891 елның 31 августында Әхмәтша Мөхәммәтфатыйх улы билгеләнә. Ул беренче мәчетнең азанчысы Мөхәммәтфатыйх Абадигулов улы була.

Әхмәтша улы Дәүләтша да икенче мәхәлләдә кече мулла булып хезмәт итә. Мәдрәсәдә укыта, динне һәм фәнне яхшы белә, Казан мәдрәсәләренең берсендә укыган һәм тәмамлаган.

Өченче мәхәллә мәчете 1899–1900 елларда салына. 1902 елның 15 мартында аның имамы итеп Габделвәкил Габделсаттаров билгеләнә. Әмма ул «яшел елан» белән дус булуы сәбәпле муллалыктан алына. Аның урынына элек муллалыкка расланмаган Шакирҗан Хәмитовның улы Гарифҗан билгеләнә.



З.Шәфигуллин йортының бер өлеше. 1986 ел



Капиталь ремонт ясалып мәчет итеп үзгәртелгәннән соң. 1993 ел.


Беренче мәчет иганә (авыл халкы акчасына) салына, икенче һәм өченче мәхәллә мәчетләрен төзүгә акчаны З.Шәфигуллин биргән дип сөйлиләр иде картлар. Беренче һәм икенче мәхәлләдә мәчетләр каршында З.Шәфигуллин салдырган мәдрәсәләр эшләгән.

1903 ел башында беренче мәхәлләдә – 154 ир-ат, икенчесендә – 217 ир-ат, өченче мәхәлләдә – 354 ир-ат исәпләнгән (Ф.Гарипова).

1860 елларда авыл уртасында зур янгын булган (төгәл елын ачыклый алмадым) һәм бу янгын вакытында беренче мәхәллә мәчете дә янып бетә. Яңадан кайчан төзелүен әйтә алмыйм. Ф.Гарипова язмасында Акъегет авылында мәчет булмаган дип кайсы елларда икәнен күрсәтмичә яза. Ул елларда картлар намаз укырга Әрә авылына барганнар дип аңлата. Бәлки шушы беренче мәчет янганнан соңдыр?

Беренче мәхәлләдә мөәзин булып Абадигулов Мөхәммәтфатыйх, ул үлгәннән соң Сәйфетдин исемле кеше эшли. Икенче мәхәлләдә мөәзин булып Фәйзуллин Нәбиулла һәм соңрак Бикмулла исемле кешенең, өченче мәхәлләдә Бикмуллин Фәйзулланың эшләве билгеле.

Авылда Сафиулла һәм Габделгани ишаннарның булулары билгеле. Миңа Шәмсиев Гыйләҗ һәм Гыйззәтуллин Габбаслар Габделгани ишанга өшкертү өчен, авыл кешеләре генә түгел, чит авыллардан, хәтта чувашлар акылларын югалткан кешеләрнең кул-аякларын бәйләп алып килүләрен сөйләделәр.

Авылда барлык эшне хөкүмәт исеменнән старосталар алып барсалар да, бер үк вакытта муллаларның фикерләре, сүзләре халыкка бик тәэсирле булган. Аларны халык бик олылаган. Алардан башка бер мәҗлес тә үткәрелмәгән, аларга мәҗлес көне, сәгате алдан әйтеп куелган. Хәзрәт килмичә, бер мәҗлес тә башланмаган. Никахлашуны, балага исем бирүне, кешенең үлемен (үз мәхәлләсендә) мулла кенәгәгә язып барган, ул шушы мәҗлесләрдә, мәетләрне җирләүдә үзе катнашкан.

Муллаларга җомга көннәрендә, дини бәйрәмнәрдә авыл халкы сәдака итеп акча, он, ярма кебек әйберләр бирә торган булганнар.

Миңа картлар кайбер муллаларның никах һәм фидия сәдакасы бәясен сатулашулары һәм башка шундый килешмәгән эшләре, кыланышлары булуы турында сөйләгәннәре хәтеремдә калган. Яшь муллалардан Нурулла һәм Дәүләтша муллаларны барысы да мактап сөйләделәр. Алар алдынгы карашлы, гыйлемле, әдәпле һәм тыйнак булганнар. Авылда мәчетләр 1930 елларның урталарына кадәр эшләп килделәр. Ураза вакытында, мин үземнең дус малайларым белән мәчеткә тәравих укуларын тыңларга бара идем.

Байларның мөлкәтләрен ала башладылар. Мәдыйгулов Әхмәтша мулла үз өеннән чыгарылып җибәрелде. Улы Дәүләтша фаҗигале, поезд астына эләгеп һәлак булды. Әхмәтша мулланың килене балалары белән Әхмәтша йортында калды. Гарифҗан мулла колхоз оештыруга каршы халыкка коткы тараткан, каршылык оештырган өчен төрмәгә ябылуга хөкем ителде, яшь хатыны баласы белән өендә калды. Нурулла мулла Яруллин үз өстенә төшкән налогны түләде, үз йортында калдырылды. Үзе колхозга керде.

Заһидулла Шәфигуллин мәктәбендә укулар алып бару мөмкин булмаганлыктан ябылды. Укулар байлардан тартып алынган йортларда алып барылды. Урта мәхәллә мәчетендә балалар укый башладылар, чат башы мәчетендә балалар бакчасы ачылды.

Картлар намазны өйләрендә укыдылар, соңрак дини бәйрәмнәрдә, җомга көннәрендә намазны зиратта укый торган булдылар.

1951 елда урта мәчет клуб итеп үзгәртелде.

1951 елда зират башы мәхәлләсе мәчете сүтелеп, Норлат урта мәктәбенә алып кителде. 1954 елда Чат башы мәчете дә Норлат мәктәбенә интернат өчен алып кителергә тиеш икәнлеген белгәннән соң, колхоз идарәсе аны сүтеп, балалар бакчасы ачабыз дигән сылтау белән, авылда калдыра алды. Бу мәчет бинасы күчереп үзгәртеп корылды һәм анда колхоз идарәсе, авыл Советы башкарма комитеты, почта бүлекчәсе урнашты. Соңыннан мәктәп интернаты итеп файдаланылды.

1961 елның июнь аенда Нурулла мулла Яруллин вафат булды. Ул шушы елга кадәр авылда барлык дини йолаларны үтәүне алып барды. Ул үлгәннән соң Әлмиев Сибгать ага, аннан соң Сибгатуллин Нәбиулла, Шәйхуллин Шәйхелислам агалар бу эшне дәвам иттеләр. Алардан соң авылда дини йолаларны үтәүне Гыйззәтуллин Габбас алып бара башлады һәм бүген дә дәвам итә.

1993 елда Заһидулла Шәфигуллинның йортына капиталь ремонт ясалды, мәчет итеп үзгәртелеп, манара куелды. Авыл картлары анда җомга намазын укыйлар, дини бәйрәмнәрне билгеләп үтәләр, хәзер аннан азан тавышы яңгырый. Ләкин әле мәчеткә йөрүче картлар аз. Җомга намазына барлыгы ундүрт карт йөри. Хәзерге мәчеттә барлык оештыру эшләрен (хуҗалык, акча һ.б.) аксакал Шәмсиев Гыйләҗ ага алып бара.




Hosted by uCoz